МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Без ГТО га әзер! 08.04.2016

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 9 март датасы белән 09-416 нчы № лы хаты нигезендә, 7 апрель көнне Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә "Без ГТО га әзер" ( "Мы готовы к ГТО") дигән акция үткәрелде. Әлеге чарадан без дә читтә калмадык, акциягә кушылдык. Ата-аналар җыелышында "Готов к труду и обороне" (ГТО) Россиякүләм физкультура- спорт комплексының нормативлары турында сөйләштек, аның максатлары, көтелгән нәтиҗәләре турында аңлаттык. Ә 7 нче апрель көнне исә, сыйныфларда укучылар белән әлеге темага сөйләшүләр барды, бу көнне мәктәпнең барлык укучылары ГТО нормативларын тапшыру белән мәшгуль булдылар.
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 05.04.2016

31 нче март көнне мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Әлеге җыелыш "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау" дигән темага багышланды. Шуңа, әлеге җыелышка ата-аналар белән очрашу өчен, Россия ЭЭМинистрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Кәлимуллина Ф. Н. килде. Ул үзенең чыгышында бик тә аңлаешлы итеп административ һәм җинаять хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәләре турында аңлатты. Җыелышка авыл фельдшеры Сафина Л.Х. да килде, ул ата-аналар алдында "Сак булыгыз, туберкулез!" дигән темага чыгыш ясады.
-
Туберкулез авыруына каршы чаралар 04.04.2016

Бүген, авыл фельдшеры Сафина Л.Х. мәктәптәге барлык укучыларга туберкулез инфекциясен диагностикалау өчен ДИАСКИНТЕСТ препараты белән проба ясап китте. 72 сәгатьтән соң нәтиҗәсе тикшерелә торган әлеге препаратны организмга кертүнең мөһимлеге турында Люзия Хадиевна 31 март көнне үткәрелгән, мәктәпкүләм ата-аналар җыелышында, "Сак булыгыз, туберкулез!" дигән темага чыгыш ясап, ата-аналарга аңлаткан иде инде.
-
"Яңгыравык шигырь тамчылары" 04.04.2016

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Арча муниципаль районы белән берлектә үткәргән, башлангыч сыйныф укучылары өчен "Яңгыравык шигырь тамчылары" - "Капели звонкие стихов" дигән Республикакүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә актив катнашулары өчен, 1 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә (җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г.) һәм 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллина Язилә (җитәкчесе Мөхетдинова А.Н.) министрыбыз Э.Н.Фәттахов имзасы куелган сертификат белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызның киләчәктә дә актив булып калуларын телибез!
-
Конкурс чтецов "Живая классика" 03.04.2016

2 апреля на базе МБОУ " Лицей №9 им. А.С.Пушкина" г. Зеленодольска прошел региональный этап Всероссийского конкурса чтецов "Живая классика". Со всей республики более 100 участников выступали перед жюри. Члены жюри отметили высокую подготовку участников и разнообразный выбор тематики читаемых наизусть произведений. Было выбрано 1 6 финалистов, из которых 3 победителя будут представлять Татарстан в России. Из нашей школы участвовал Шамсутдинов Ильназ, ученик 7 класса (руководитель Хасанова Э.Г. - учитель русского языка и литературы). Он прекрасно выступил с рассказом "История про маму и сына" Романа Золотухина. Награжден Грамотой участника конкурса.
-
Яшь шахматчы үсеп килә! 01.04.2016

Язгы каникулларда ял вакытын күңелле һәм файдалы үткәрү- укучыларыбызның кызыксынуларын арттыра. Нәкъ шушы каникуллар вакытында, 5 сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит Казан шәһәрендә "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды уздырган шахмат турнирында катнашып кайтты. Ул төрле яшьтәге һәм төрле разрядтагы 7 шахмат уенчысы белән көч сынашып, шулардан 4 уенчыны җиңеп "II нче Әдип Әлмир кубогына "Атлант" шахмат клубы турниры"нда катнашу таныклыгы белән бүләкләнде. Баязитка киләчәктә зур уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
-
"Йолдызлык-2016" йолдызлары 30.03.2016

"Йолдызлык 2016" республикакүләм телевизион конкурсның зона туры быел 27 -28 март көннәрендә Апаста узды. Быелгы елны да безнең укучыларыбыз сынатмады, үзләренең бик тә сәләтле балалар икәнлекләрен жюрига да, әлеге конкурсны күзәткән күпсанлы тамашачыларга да дәлилләп күрсәттеләр. "Конферанс" номинациясендә Илгизә Хөсәенова-Баязит Хәсәнов дуэты (җитәкчеләре Э.Р.Гильманова) үз төркемнәрендә - 3 нче урынга, ә "Вокал" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчеләре Л.Ә.Габидуллина) үз төркемнәрендә -1 нче урынга лаек булдылар. Афәрин балалар, афәрин җитәкчеләр! Без сезне котлыйбыз, сезнең белән горурланабыз. Ә инде, 11- 15 нче апрель көннәрендә Казанда узачак суперфиналдан яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Математикадан имтихан 26.03.2016

Бүген бездә математикадан сынаулык имтиханы.
-
Сынаулык имтиханнары дәвам итә 24.03.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән сынаулык имтиханы тапшырдылар.
-
Рус теленнән сынаулык имтиханы 22.03.2016

Язгы каникуллар чорына каралган чаралар планы нигезендә 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән кабат имтихан тапшырып карадылар.








