МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Милләтләр кроссы- 2016 26.09.2016

Шимбә көнне, 24 нче сентябрьдә безнең мәктәп Россиякүләм "Милләтләр кроссы-2016" акциясенә кушылды. Әлеге кросста укучыларыбыз ике төркемгә бүленеп йөгерде. Башлангыч сыйныф укучылары аерым,ә 5 -9 нчы сыйныфлар аерым ярыштылар. Өстәвенә кызлар да малайлардан аерым сыналды. Нәтиҗәдә башлангыч сыйныфлар арасында Садыков Камиль (4 нче сыйныф) белән Сөнгатуллина Әлфинә (3 нче сыйныф), ә 5- 9 нчы сыйныфлар арасында Сөнгатуллин Ранил (9 нчы сыйныф) белән Хәсәнова Язилә (8 нче сыйныф) беренче урынны яуладылар. Бүген мәктәпкүләм линейкада җиңүчеләрне һәм призлы урын яулаган укучыларны билгеләп үттек.
-
Россиякүләм экологик өмә 17.09.2016

Бүген безнең мәктәп Россиякүләм "Минем хыялдагы илем" ("Страна моей мечты") исеме астындагы экологик өмәгә кушылды. Укучыларыбыз мәктәп ишегалдын чүп-чардан, чәчәклекләрне кипкән чәчәкләрдә арындырдылар. Мәктәп укучыларына Иске Чәчкаб балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да ярдәм иттеләр.
-
Бердәм мәдәни дәрес 16.09.2016

Бүген безнең мәктәптә "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды. Мәдәни көндәлекне укучыларга авыл китапханәчесе Кәлимуллина Лилия Фәритовна тапшырды. Ул балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты. Дәресләрдән соң укучылар авыл китапханәсенә төшеп яңа китаплар белән таныштылар, укырга әдәби китаплар алдылар һәм мәдәни көндәлеккә беренче тамгаларын салдырдылар.
-
Гриппка каршы прививка ясалды 14.09.2016

Кичә, 13 нче сентябрь көнне авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һадиевна укучыларга, укытучыларга һәм калган хезмәткәрләргә гриппка каршы прививка ясарга килде. "Ультрикс" дип аталучы вакцина әти-әнисе рөхсәт биргән барлык укучыларга да ясалды, ә укытучыларга һәм калган мәктәп хезмәткәрләренә "Совигрипп" дигән вакцина ясалды.
-
Ата-аналар җыелышы узды 11.09.2016

9 сентябрь, җомга көнне бездә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш уздыруның максаты уку елы башындагы оештыру эшләренә багышланган иде. Җыелышта авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы да катнашты. Ул ата-аналар алдында "Укучыларда йогышлы авырулар - грипп һәм ОРВИны кисәтү" дигән темага чыгыш ясады. Үз чыгышында ул, йогышлы авыруларны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк икәнен, әлеге авыруларны профилактикалау максатыннан прививка ясатуның мөһимлеген аңлатты.
-
Мини- футбол ярышындагы уңышыбыз 10.09.2016

Бүген, Кайбыч муниципаль районы Беренчелегенә 5 - 9 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән мини футбол ярышында безнең укучылар, "Олы Кайбыч урта мәктәбе" командасыннан 1 очкога гына калышып 2 нче урынны яулап кайттылар. Укучыларыбызга, команданың тренеры Хәсәнов Илнур Рафаил улына зур рәхмәтебезне белдереп яңа, зур җиңүләр теләп калабыз!
-
Беренче җиңүебез! 09.09.2016

Әле уку елы башланып кына килә, ә безнең инде беренче җиңүебез дә бар! Республикакүләм "Свежий ветер - 20116" асоциаль куренешләрне профилактикалау агитбригадалары фестиваленең муниципаль этабында "кечкенәләр төркеме"ндә 1 нче урынны яуладык. Укучылар һәм әлеге укучыларны әзерләгән укытучылар командасына зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңадан - яңа җиңүләр, зур уңышлар теләп калабыз!
-
Карбыз үстерәбез! 07.09.2016

Инде 4 нче ел рәттән мәктәп участогында карбыз үстерү белән шөгыльләнәбез. Уңышны ел саен мулдан алабыз. Быелгы уку елында 23 карбыз үстердек. Укучыларыбыз һәр көн саен үзләре су сибеп, тәрбияләп үстергән экологик яктан чиста карбыз белән сыйланалар.
-
3 сентябрь - Терроризмга каршы көрәштә бердәмләшү көне 03.09.2016

Бүген, 3 нче сентябрь - Террерозимга каршы көрәштә бердәмләшү көне. Әлеге дата турыдан - туры 2004 нче елда Беслан шәһәренең 1 нче № лы мәктәбендә террористлар тарафыннан тоткынлыкка алынган 334 бала, аларның ата-аналары, укытучыларның һәлак булуына бәйле. Мәктәбебездә шушы дата уңаеннан бүген 2-9 нчы сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре тарафыннан укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, дәресләрдән соң укучылар "Беслан! Без сине онытмадык" дигән видеофильм карадылар.
-
Белем бәйрәме котлы булсын! 01.09.2016

Бүген зур бәйрәм - 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә, хөрмәтле хезмәттәшләребезне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сөенеп, шатланып, зур өметләр баглап быел безнең мәктәпнең 1 нче сыйныфына 4 укучы керде. Ралинә, Рамазан, Ясминә, Камилләрене беренче укытучылары Мөхетдинова Алсу Назым кызы каршы алды. Нәниләребезне котларга Кайбыч муниципаль районы башлыгының экономик мәсьәләләр буенча урынбасары Заһидуллина Эльвира Хәсбәт кызы, "Ак барс Кайбыч. 3 нче № лы филиал" идарәчесе Миңнуллин Радик Равил улы, ветеран укытучыларыбыз да килгәннәр иде.








