МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Язгы каникулларга киттек 19.03.2016

Бүгеннән укучыларыбыз язгы каникуллары башланды. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормаячак, әлбәттә. Чөнки каникулларның һәр көненә чаралар планлаштырылган. Бүген укучыларыбыз 3 нче чирек билгеләре белән танышып, сыйныф бүлмәләрен җыеп, сыйныф җитәкчеләре тарафыннан инструктажлар үтеп кайтып киттеләр. "Нәүрүз" бәйрәме каникуллар вакытына туры килү сәбәпле, язны каршылау бәйрәмен дә бүген уздырдык. Күңелле яллар сезгә, укучыларыбыз!
-
Үзебезнең йолдызлар! 17.03.2016

15 нче март көнне район мәдәният йортында 16 нчы Республикакүләм "Созвездие.Йолдызлык" фестиваленең район туры гала концерты узды. Әлеге концертта безнең укучылар да катнашты, шулар арасыннан "Вокал" номинациясендә Ралинә Адиятуллина, "Салават купере" вокаль ансамбле (җитәкчеләре Габидуллина Л.А.), Илсөя Хисамова (җитәкчесе Хисамова Р.М.), "Конферанс" номинациясендә Илгизә Хөсәенова - Баязит Хәсәнов (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Алар районыбыз данын 26-27 нче мартта Апаста узачак республика этабының зона турында яклаячаклар. Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар теләп, яңа, зур җиңүләр көтеп калабыз.
-
"Дулкыннар" дулкынында 13.03.2016

Әйе, чыннан да, 10 нчы һәм 12 нче март көннәрендә безнең укучылар Республикакүләм "Дулкыннар" фестивалендә "дулкынландылар". 11 нче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйгенең быелгысы шагыйрә Клара Булатованың 80 еллык юбилеена багышланган иде. Конкурсның таләпләре буенча катнашучылар үзләренең чыгышларын Клара Булатова иҗаты белән бәйләргә тиешләр. "Нәфис сүз" номинациясендә уртанчылар төркемендә, Хөсәенова Ләлә (җитәкчесе Э.Р.Гильманова) 200 дән артык катнашучы арасында 2 нче урынны яулады. Жюриларны - Республикабызның танылган артистларын үзенең чыгышы белән таң калдырды ул.
"Салават күпере" ансамбле кызлары исә, үз номинацияләрендә 1 нче урынга лаек булдылар. Жюри рәисе Миңгол Галиев ансамбльнең җитәкчесе Габидуллина Люция Әгъзам кызына үзенең тирән рәхмәтләрен белдерде. Композитор Риф Гатауллин да кызларыбызның чыгышын бик яратты, алардан үзенең җырларын өйрәнүләрен сорады.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2016

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне. Кадерлеләребез! Хезмәт сөючән һәм ярдәмчел булганыгыз, дөньяны тагын да матуррак һәм гүзәлрәк итү сәләтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең тормышыгызда күңелсезлекләр булмасын иде. Яз кәефе, мәхәббәт һәм иминлек сезгә!
Әлеге матур бәйрәм уңаеннан, 5 нче март көнне Иске Чәчкаб авылы мәдәният йортында мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Яз сулышы күңелләрдә" диеп исемләнгән театраль тамаша белән авыл халкын сөендерсә, 7 нче март көнне мәктәбебез директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы үзенең чыгышы белән районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлап кайтты.
-
"Созвездие.Йолдызлык" йолдызчыклары 01.03.2016

Бүген 16 нчы Республикакүләм "Созвездие. Йолдызлык" телевизион эстрада фестиваленең район туры тәмамланды. Әлеге фестивальдә безнең мәктәптән 13 бала төрле номинацияләрдә үзләренең көчләрен сынады. Шунысы куанычлы балаларыбызның һәркайсы гала-концертка узды, ягъни конкурстан урынсыз гына төшеп калучы укучыларыбыз булмады. Бәлки кайбер катнашучыларыбыз әле район данын яклап Республика турында да чыгыш ясар. Ә монысы гала - концерттан соң билгеле булачак. Димәк, нәтиҗәләрне көтәбез.
-
Фәнни-гамәли конференция
28.02.2016
Казан шәһәре Авиатөзелеш районында урнашкан 14 нче гимназиядә 27 нче февраль көнне танылган мәгърифәтче Ибраһим Хәлфинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә беренче тур җиңүчесе буларак, безнең мәктәптән 8 нче сыйыф укучысы Гаттарова Адилә һәм татар теле укытучысы Гайнетдинова Алсу Газизовна катнашты.
-
Химияне беләсеңме? 27.02.2016

26 нчы февраль көнне мәктәптә “Химияне беләсеңме?” исеме астында 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен викторина үтте. Чараны химия укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улы оештырды. Укучылар бик теләп катнашты. Мондый чараларның балаларда фәнгә кызыксыну арттыруда роле зур.
-
"Ягез әле, егетләр!" 26.02.2016

Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык буларак үтте. Әлеге айлыкка планлаштырылган чараларның күбесе тиешле дәрәҗәдә узды. Кичә исә, чираттагысы- "Ягез әле, егетләр!" дигән чара оештырылды. Әлеге ярышта 5-9 нчы сыйныфта укучы егетләребез ике командага бүленеп көчләрен сынадылар: эстафетада, интеллектуаль бәйгедә, кызларга прическа ясау, күлмәк үтүкләү, суган турау һ.б. кызыклы бәйгеләрдә ярыштылар. Кызлар исә үз көчләре белән әзерләнгән концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә 1 балл аерма белән "Дуслык" командасы җиңүче дип танылды.
-
Әлифба бәйрәме. 20.02.2016

Бездә бүген зур бәйрәм! 1 нче сыйныф укучыларының тәүге җиңүләре - Әлифбаны тәмамлау бәйрәме. Сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы әлеге чараны укучыларга, аларның әти-әниләренә күңелле булсын өчен, кызыклы итеп әзерләгән. Чарада 1 нче сыйныф укучыларына ярдәм итергә 3 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары да катнашты.
-
Кайбыч сәнгать мәктәбе бездә кунакта 18.02.2016

Кайбыч сәнгать мәктәбендә укучы балаларыбыз бүген үзләренең укытучылары белән, безнең мәктәпкә, Кайбыч районының 25 еллыгынына багышланган концерт номерлары белән килделәр. Баян, фортепиано классында укучылар уен коралларында катлаулы әсәрләр уйнап безне бик сөендерделәр. Әлеге мәктәптә шөгыльләнүче 18 укучыбызның 15-е бүген сыйныфташлары һәм мәктәп коллективы алдында чыгыш ясады.








