МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Туган көнең белән, Татарстан! 30.08.2016

30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм - Республика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яраткан Республикабыздагы һәр кешене әлеге зур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык, иминлек телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карап, газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик.
-
Бакчабыз шау чәчәктә! 04.08.2016

Укучыларның җәйге практикалары тәмам. Эш көннәре бетмәгән укучылар гына укытучылар белән бергә мәктәп участогында эшлиләр. Участогыбыз алар көче белән шау чәчәктә утыра.
-
Ремонт эшләре бара 19.07.2016

Укучыларның җәйге яллары дәвам итә, ә мәктәптә ремонт эшләре башланды. Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре сыйныф һәм кабинет ишекләрен, идәннәрне, коридор стеналарын буйыйлар, тышкы яктан спортзал тәрәзәләрен буярга җыеналар.
-
Аттестатлар тапшырдык 29.06.2016

Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 2 кыз һәм 3 егетебез, барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен район вәкиле Гаттарова Эльвира Хәсбәт кызы, район мәгариф бүлеге белгече Гарифуллина Энҗе Тәүфикъ кызы, әти-әниләре, беренче укытучылары һәм фән укытучылары килгән иде. Алар барысы да укучыларны әлеге вакыйга уңаеннан котлап, киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары исә, бәйрәмне ямьләп үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.
-
"Чишмәкәй" лагерен яптык 26.06.2016

Бүген бездә "Чишмәкәй" лагере үз эшчәнлеген төгәлләде. Лагерь тәмамлану уңаеннан зуууур сабантуй бәйрәме оештырдык. Балалар халкыбызның милли уеннарын бик яратып уйнадылар. Алар белән бергә тәрбияче апалары да ярышты хәтта. Көн ахырында укучылар Россиякүләм "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылып "Сәламәт бул" Бие!" дигән флешмобта катнаштылар. Ел буена җитәрлек хисләр белән, бер дә теләмичә генә таралыштылар балалар.
-
Юлларда иминлекне саклыйк! 25.06.2016

"Балаларның юлда иминлеге" Россиякүләм интернет- акция кысаларында "Чишмәкәй" лагеренда "Юлларда иминлекне саклыйк!" дигән чара үткәрелде. Тәрбияче апалары балаларга авыл читеннән үтүче зур трассадагы һәм авыл эчендәге юл эмблемаларын күрсәтеп аларның нәрсәне белдерүләрен сөйләделәр. Балалар үзләре дә бик күп эмблемаларның нәрсә аңлатканнарын беләләр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" 24.06.2016

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында, бүген "Чишмәкәй" лагеренда "Без наркотикларга каршы!" дигән темага асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы оештырылды.
-
"Хәтер уты" акциясе 22.06.2016

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн, ягъни сугышта һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан безнең "Чишмәкәй" лагере "Хәтер уты" ("Свеча памяти") дип аталган республикакүләм акциягә кушылды. Балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән әйләнеп кайткан авылдашларыбыз истәлегенә куелган яңа һәйкәлгә барып чәчәкләр салдылар, андагы чәчәк түтәлләренең чүпләрен утадылар. Аннан соң тыл ветераны Шәйхетдинова Хәлимә апа янына барып аның сугыш чоры турындагы истәлекләрен уртаклаштылар. Көн ахырында сугыш китергән фаҗигаләр турында әңгәмә оештырылды, презентация каралды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" 21.06.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының "О проведении республиканской антинаркотической акции "Жизнь без наркотиков"" дигән боерыгы нигезендә 21 - 24 нче июнь көннәрендә "Чишмәкәй" лагеренда "Наркотикларга юк дип әйт!" исеме астында төрле чаралар планлаштырылды. Бүген балалар белән "Тормышка "ӘЙЕ" дип әйт!" дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде, китаплардан, буклетлардан шул темага күргәзмә оештырылды.
-
Бәрәңге чүбен утадык 19.06.2016

Халкыбыз бәрәңгене яратып, хөрмәт итеп - икенче икмәк дип атый. Без дә бик яратабыз шул бәрәңгене. Шуңа аны күп итеп утыртабыз. Чүбен утарга укучыларның гына көче җитеп бетми, шуңа ярдәмгә кадерле әниләребезне чакырабыз. Менә бүген дә әниләребез көче белән бәрәңге чүбен ялт иттереп утап чыктык.








