МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 30.05.2016

28 май көнне мәктәптә, 2015-2016 нчы уку елындагы соңгы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта уку елы йомгаклары, перспектива белән директор А.Г.Хәсәнов һәм аның урынбасарлары А.С.Галиуллина, Э.Р.Гильманова чыгыш ясадылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан "Җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" дигән темага чыгыш ясалды.Җыелышка килгән ата-аналар алдында "Кайбыч сәнгать мәктәбе"нең "Фортепиано" классында шөгыльләнүче (җитәкчеләре Хисамова Резеда Мансуровна) үзебезнең мәктәп укучылары чыгыш ясады. Аларның чыгышын укытучылар да, ата-аналар да яратып кабул иттеләр. Соңыннан ата-аналарны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирү оештырылды.
-
Хәерле юл сезгә, балалар! 27.05.2016

25 нче май көнне безнең мәктәптә 5 укучы өчен соңгы кыңгырау шалтырады. 2 кыз һәм 3 егет ул көнне «Иске Чәчкаб төп мәктәбе»ндә соңгы дәресләрен укыды. Бәйрәмгә килгән бик күп кунакларның ул көнне күзләрендә яшь тамчылары күренде. Укучыларыбызга үзләренең изге теләкләрен беренче укытучылары Гөлгенә апа, сыйныф җитәкчеләре Эльмира Галимулловна , әти-әниләре, укытучылары һәм килгән кунаклар җиткерде. Күңелле дә, моңсу да булган әлеге хушлашу кичәсе, укучыларның күңел түрендә әле озак сакланыр мөгаен. Хәерле юл сезгә, балалар!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә уку елын тәмамлау билгесе буларак соңгы кыңгырау чыңлады. 2015-2016 нчы уку елының соңгы бәйрәмендә бездә зур кунаклар- район башлыгы урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы, район мәгариф бүлегеннән Сибгатуллина Альбина Альберт кызы, ветеран укытучылар, лаеклы ялдагы мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. Алар барысы да укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котладылар. Чарада ел дәвамында төрледән-төрле конкурсларда мәктәп данын, район данын яклап катнашучы укучыларны бүләкләү тантанасы да булды.
-
А.П.Маресьевның тууына -100 ел! 21.05.2016

2016 елның 20 нче май көнендә легендар очучы, Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Маресьевның тууына 100 ел тулды. Шушы дата уңаеннан сыйныф җитәкчеләре укучыларга тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, әлеге шәхеснең биографиясе, тиңдәшсез батырлыклары белән таныштырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары исә, аның батырлыкларын рәсемгә төшерделәр.
-
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 18.05.2016

17 май- Халыкара балалар ышаныч телефоны көне. Әлеге көнне сыйныф җитәкчеләре укучылар белән тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Әлеге телефонның әһәмиятен һәм мөһимлеген укучыларга тагын бер кат искәртеп үттеләр. Әлеге телефон номеры мәктәптәге һәм сыйныф почмакларындагы стендларга эленгән, һәрдаим укучылар күз алдында.
-
Россиякүләм тикшерү эшләре 17.05.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 30 нчы мартында чыгарылган 581/16 нчы номерлы боерыгы "О проведении Всероссийских проверочных работ в 2016" году" нигезендә 4 нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре уздырыла. Бүген укучылар математикадан тикшерү эше башкардылар. Әлеге тикшерүдә район мәгариф бүлеге белгече Галиуллина Зөлфия Зөфәр кызы катнашты.
-
15 нче май-Халыкара гаилә көне 16.05.2016

15 май - Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан мәктәптә "Гаиләм - җылы оям" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларның "Минем гаиләм" дигән темага рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. 2, 4 нче сыйныф укучыларының сыйныф сәгатенә әниләре дә килгән иде.
-
Язның бер көне елны туйдыра! 10.05.2016

"Язның бер көне елны туйдыра" - без нәкъ менә шушы татар халык мәкален үзебезнең девиз итеп кабул итәбез. Бакча участогыбыз зур- эшлисе эшләр, утыртасы культуралар күп. Бүген исә, технология дәресләрендә укучыларыбыз суган һәм чөгендер культуралары утырттылар. Укучыларыбызның күңелләре күтәренке, "көзен мул уңыш җыеп алырбыз дип ышанабыз", диләр үзләре.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2016

Бүген Бөек Җиңүгә 71 ел! Шул уңайдан район үзәге Кайбычта бик зур чара үтте. Әлеге чараның бер өлеше, ул - "Бессмертный полк" ("Үлемсез полк") акциясе. Әлеге акциягә безнең мәктәптән дә 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары, барлыгы - 19 укучы кушылды. Әлеге чара укучылар һәм укытучылар күңелендә дә матур хатирә булып озак сакланыр әле.
-
Бөек Җиңүгә 71 ел! 08.05.2016

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз безгә 71 нче тапкыр бүләк итә! Әлеге бәйрәм уңаеннан, бүген, 8 май көнне, авылыбызда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган зур чара булып узды. Һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып зур колонна белән төштеләр. Әлеге бәйрәм чарасында быел Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы да катнашты. Шунысы куанычлы, авылыбызда әлеге дәһшәтле сугышны кичкән 3 сугыш ветераны яши. Аларның безнең арада булулары, бәйрәм чарасында катнаша алулары безнең өчен зур куаныч.








