Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Семинарда катнаштык 27.04.2023

Салуз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамчылыгы - булачак укучылар әзерләүдә хезмәттәшлек һәм партнерлык нигезе" дигән темага багышланган башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышында катнаштык.
-
Тукай көне 26.04.2023

26 нчы апрель- Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан мәдәният йортында "Тукай безнең күңелләрдә!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Балалар Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләре буенча иҗат ителгән җырлар җырладылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Эколяталар көне 25.04.2023

25 нче апрель эколяталар көне уңаеннан зурлар төркемендә "Эколята" темасына рәсем конкурсы үтте. Балаларның элементар экологик белемнәрен формалаштыру, балаларга урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү.
-
Безнең йолдызлар 24.04.2023

Талантлы балаларның "Яшь бөреләр -2023" районкүләм фестивалендә Гайрова Эльза "Җиңүгә омтылыш" номинациясенә лаек булды.
-
Уңышларыбыз 20.04.2023

"Ватан белән горурланабыз! Тукай белән горурланабыз" республика конкурсында катнашып зурлар төркемедә тәрбияләнүче Аглиева Әминә "Сәнгатьле иҗат" номинациясендә 3 урынга лаек булды.
-
Исем-күңел көзгесе 18.04.2023

Татарстанда "Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы" уңаеннан бакчада "Исем- күңел көзгесе" дигән күңел ачу кичәсе узды. Кичә " Театр һәм балалар" проекты кысаларында балаларга халкыбызның сәнгате, гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре, милли әдәбияте белән таныштыру максатыннан уздырылды.
-
Яшь бөре конкурсы 17.04.2023

Талантлы балаларның "Яшь Бөреләр" район фестиваленең икенче сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гайрова Эльза финалга үтте. Ул гала концертта чыгыш ясаячак.
-
Чисталык айлыгы 14.04.2023

Чисталык икеайлагы кысаларында бакчада җыештыру эшләре дәвам итә. Хезмәткәрләребез урам территориясен тәртипкә китерделәр.
-
12 апрель - Космонавтлар көне 12.04.2023

Зурлар төркемендә 12 апрель- космонавтика көне билгеләп үтелде. Балалар космос, беренче космонавт Юрий Гагарин турындагы белемнәрен ныгыттылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Яшь бөреләр - 2023 11.04.2023

Иске Карамалы мәдәният йортында "Яшь бөреләр-2023" район конкурсының зона сайлап алу туры узды .Анда "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.










