Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Чираттагы уңышларыбыз 23.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар арасында уздырылган Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында катнашып, "4-5 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы" номинациясендә Гайрова Эльза II дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2023

22 март көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәме узды. Милли уеннар уйнадык,кайнар коймак белән сыйландык.
-
Уңышларыбыз 21.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата- аналар.тәрбиячеләр арасында Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында "6-7 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы"номинациясендә Юсупова Айназ III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Җәйгә әзерләнәбез 17.03.2023

Балалар белән тәҗрибә участогына утырту өчен савытларга баллы борыч үсентеләре утырттык. Үсентеләрне карап, тәрбияләп тору өчен җаваплы балалар билгеләдек.
-
Чираттагы уңышыбыз 16.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр арасында үткәрелгән Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында "5-6 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы" номинациясендә Маликова Елизавета II дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Агачларны күзәтәбез 14.03.2023

Балалар белән саф һавага чыккач һәрдаим күзәтүләр оештырабыз. Аларның мондый күзәтүләр кызыксынучанлыкларын, игътибарлылыкларын үстерә, күзәтүчәнлекләрен арттыра.
-
Музыка эшчәнлегендә 13.03.2023

Балалар музыка эшчәнлегендә җырлы- биюле уеннар өйрәнәләр. Әлеге уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнәләр, җырлыйлар бииләр. Аларның музыканы тоемлаулары үсә, күңелләрендә матурлык тойгысы уяна.
-
Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез 10.03.2023

Зурлар төркеме балалары белән кечкенәләргә "Куян кызы "әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек..Безнең максат- балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, коммуникатив сыйфатларын үстерү, диалогик сөйләмнәрен камилләштерү, артистлык сыйфатларын тәрбияләү, театральләштерелгән тамашалар аша иҗади сәләтләрен ачу.
-
Уйнап һич туймыйбыз 09.03.2023

Кышкы уеннар балаларда иҗади активлык, үзара ярдәмләшү, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияли. Бу уеннар балаларның кәефләрен күтәрә, физик активлыкларын формалаштыра.
-
8 Март- әниемнең бәйрәме 07.03.2023

Зурлар төркеме балалары белән "8 Март- әниемнең бәйрәме" исемле бәйрәм иртәсе узды. Балалар әниләр хөрмәтенә А. Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әниләр үз чиратында бу тәрбияви әсәрне бик җылы кабул иттеләр. Балалар узләре ясаган буләкләрен әниләренә бик сөенеп бүләк иттеләр..










