Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 27 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Әниемә бүләк 06.03.2023

Кечкенәләр төркемендә 8 нче Март бәйрәменә багышланган "Әниемә бүләк" дип аталган бәйрәм иртәсе узды. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Соңыннан балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнән әниләр дә, әбиләр дә, балалар да бик канәгать калдылар.
-
Уңышларыбыз 03.03.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы кысаларында уздырылган балалар иҗатының бөтенрәсәй "Мин бит татар малае" дигән конкурста катнашып, Шайхетдинов Әмир "Иң кыю малай" номинациясендә II дәрәҗә дипломат булды. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез.
-
Кышкы уеннар 01.03.2023

Физик активлыкларын арттыру максатыннан, зурлар төркемендә "Кышкы уеннар" дигән күңел ачу чарасы узды. Бу уеннар балаларның кәефләрен күтәреп кенә калмый,. ә хәрәкәт итү, спорт белән шөгыльләнү, уен аша физик сыйфатларын үстерү теләге дә уята.
-
Диплом алдык 28.02.2023

МББУ тәрбиячеләре арасында уздырылган "Туган ягым- туган төбәгем" дигән зонаара туган якны өйрәнү-эзләнү проект эшләре нәтиҗәләре буенча тәрбиячеләр: ТимеркаеваГ.Т., Шайхайдарова. Г.Д. 1нче урын алдылар.
-
Семинарда катнаштык 27.02.2023

"Миләшкәй" балалар бакчасында бакча мөдирләренең районара семинары узды. Семинарда мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкьдим итү, педагогларның чыгышлары, мастер -класслар күрсәтү, эш тәҗрибәсе буенча фикер алышу булды.
-
Әтиләрне котладык. 22.02.2023

Кечкенәләребез Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләргә бүләкләр ясадылар һәм видео котлау җибәрделәр.
-
Уңышларыбыз 21.02.2023

Муса Җәлил иҗатына багышланган IРеспубликакүләм "Кызыл ромашка" конкурсында катнашып Санникова Альбина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2023

21 февраль-Халыкара туган тел көне!
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
(Р. Вәлиев)
-
Самолетлар аэродромда 20.02.2023

Кечкенәләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан самолетлар әвәләделәр. Соңыннан үзләренең очкычлары беләнуйнадылар. Балалар үз эшләреннән канәгать калдылар.
-
Конкурста катнаштык 17.02.2023

Татар халкының герой - шагыйре Муса Җәлилнең иҗатына багышланган балалар арасында уздырылган I Республиикакүләм "Кызыл ромашка" конкурсында катнашып, Маликова Елизавета "Нәфис сүз" номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.










