Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Армрестлинг 05.11.2022

Физкультура укытучысы Хәбибуллин Илнур Рафаэл улы гимназия укучыларын армрестлинг спорт төре белән кызыксындырып кына калмады, ә инде берничә ел рәттән шәһәр турнирында жиңүчеләр тәрбияләде. Гибадуллин Адель, Муллаяров Нияз, Гайнуллин Адель, Нуруллин Газиз, Хәсәнова Ләйлә быел да әлеге спорт төре буенча шәhәр турнирында жиңүчеләр булдылар. Афәрин, сез булдырасыз!
-
"Экология hәм табигатьне саклау"музее 04.11.2022

7б сыйныфы укучылары "Экология hәм табигатьне саклау"музеенда булдылар. Әлеге музейда барлыгы 4 бүлек эшләп килә: "Татарстанның үсемлекләр дөньясы" Татарстанның файдалы казылмалары", " Экология", "Хайваннар дөньясы" Музейда 11387 экспонат теркәлгән. Укучылар табигать залында ,төрле төрдәге кошлар, бөҗәкләр, кыргый җәнлекләрне күрделәр. Музей буенча сәяхәт барлык укучыларга белемнәрен ныгытырга, яңалыклар тупларга ярдәм итте.
Фотогалерея
-
"Замба" 03.11.2022

Гимназиянең "Замба" ("Замана балалары") командасы кызлары: Нотфуллина Мәликә, Акмалетдинова Румия, Җамалиева Зәлинә "ШаяРТ" шаяннар hәм тапкырлар клубы бәйгесендә катнаштылар. Команда бик матур чыгыш ясады. Гимназия командасы сәхнэдә үзен иркен тотуы, узләренә юмор хисе белән карый белүлэре белән гаҗәеп матур уен курсәттеләр. "Елның иң кызык мәзәге" номинациясендә чыгышлары югары бәя алды. Тамашачы мәхәббәте казанган команда буларак та буләкләнделәр. Гимназиянең күп еллык казанышы буларак билгеле ,,Замба" командасы эшен дәвам итүче әлеге актив, гүзәл кызларга уңышлар телибез. Афәрин!
-
Казанга экскурсия 02.11.2022

10 класс укучылары башкалабыз Казанга экскурсиягә бардылар. Казанның океанариумына кереп, төрле-төрле балыклар һәм су җәнлекләренең яшәу үзенчәлекләре белән танышып чыктылар. Әлбәттә, Колшәриф мәчетенә керергэ, Казанның Бауман урамы буйлап тамаша кылып йөрергэ дә вакытлары булды. Бик кызык сәяхәттэн укучылар канәгать калды.
Фотогалерея
-
Танцевальный бум 01.11.2022

Бүген гимназиябезнең 7-8 нче сыйныф кызларыннан торган "13+бер легенда төркеме "Танцевальный бум" шәhәркүләм бәйгесендә катнаштылар. Искиткеч матур кызлардан торган бию төркеме белән гимназия горурлана. Биюне кызлар сәхнәгә үзләре әзерләделәр. Иҗади дәрт, сыгылмалы гәүдә, тигез ритмда хәрәкәт, үзара дуслык, бердәм тырышлык матур нәтиҗәләр бирер, дип ышанабыз. Афәрин, кызлар!
-
"Экология. Шәһәр hәм без" 31.10.2022

10 сыйныф укучысы Ишалина Айсылу укучылар өчен ,,Экология. Шәһәр hәм без" дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция призеры булды. Айсылуны hэм аның фәнни җитәкчесе Сахбутдинова Раушания Роберт кызын унышлары белән котлыйбыз !
-
Котлыйбыз! 31.10.2022

1 нче сыйныфлар юл иминлеге кагыйдэлэрен кызыклы итеп ойрэнэлэр. Зебра Пешеходовнанын мода йорты очен эскизлар эзерлилэр, киемнэр тегэлэр. Ышанмасагыз, 1б сыйныф укучылары Шериев Кэрим белэн Зарипов Арсланнан сорагыз, алар элеге бэйгедэ 2 урын алганнар! Афэрин!
-
Казанга экскурсия 31.10.2022

9-11 сыйныф укучылары, Казандагы уку йортлары белэн танышырга ниятлэп, башкалага юл тоттылар! Яна планнар, яна максатлар белэн кайтачакларына ышанабыз.
-
Күңел радиосында кунакта 31.10.2022

Күңел радиосында 2нче гимназиялелэр кунакта. Шәп очрашу, күтәренке кэеф , кызыклы каникул мизгеләреннән фотосурәтләр.
-
"Көзге бал" 29.10.2022

Беренче чирекнең соңгы көннэрендә гимназиядә,,Көзге бал" бәйрәмнәре гөрлэп узды. Укучыларның иҗади сәләтләрен, логик фикерләуләрен тикшеругә корылган бәйгеләрдән сон Көзге бал хуҗалары сайланды. Бәйрәм куңелле узды, укучылар канәгать калды. Узидарә командасы сайлаучыларга биргэн сузләрендә тордылар: менә дигән бәйрәм-тамаша булды!














