Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Прием в 10 класс 05.07.2022

Набор в 10 класс (социально-экономический профиль) завершен.
Набор в 10 класс (естественно-научный профиль) продолжается.
Внимание! После подачи документов в бумажном виде, необходимо подать электронное заявление о приеме в образовательное учреждение на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru)
-
“Йолдызлар парады” 01.06.2022

Менә 2021/2022 уку елы ахырына якынлашты. Укучыларның йөзләрендә кәеф күтәренкелеге, елмаю чагыла. Бүген алар өчен бигрәк тә шатлыклы көн. Чөнки уку алдынгыларын, шәһәркүләм, республикакүләм, Рәсәйкүләм, Халыкара олимпиадаларда урын яулаган, шулай ук гимназия тормышында, төрледән – төрле конкурслар, бәйгеләр, төрле уен программаларында катнашып урын алган актив укучыларны, гимназия Укучылар Советы активистларын дипломнар белән бүләкләделәр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның һәрбер уңышның нигезендә тырышлык ятканын бәян иткән шигырьләре күп. “Тырышлык зурлык, ялкаулык хурлык” дигән мәкальнең мәгънәсен тирән аңлаучы 270 укучыга дипломнар бирелү әнә шул хакта сөйли. Күңелле чарада Ишалина Әдилә (5В сыйныфы укучысы), Имаметдинова Региналарның (6А сыйныфы укучысы) матур итеп җырлаулары, Гайниева Таңсылу (7В сыйныфы укучысы), Кашапова Зилия (4В сыйныфы укучысы), Гафиятова Луизаның (4В сыйныфы укучысы) һәр сүзне йөрәккә үтеп керерлек итеп шигырь сөйләүләре, 4а сыйныф кызларының һинд биюен нәфис итеп башкарулары, Хәкимова Лилиянең (6б сыйныфы укучысы) “Чабата” биюе “Йолдызлар парады”ндагыларга матур бүләк булды.
Гимназиядә “Ел классы – 2022” ярышында җиңүне башлангыч звенодан 3а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе - Сәгыйтова Әнисә Әмировна), урта звендан 6б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Вәлеева Суфия Васил кызы) яулады. Афәрин!
- Бүгенге чара юкка гына “Йолдызлар парады”, дип аталмады. Карагыз әле, гимназиябездә никадәр сәләтле укучылар белем ала. Аларны укыткан укытучыларга, тәрбияләгән әти - әниләргә бары тик мактау сүзләре генә җиткерәсе килә, - диде чараны алып барган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы.Ps Җәйге каникулыгыз күңелле узсын, кадерле укучылар, укытучылар!
-
Итоговое мероприятие театральной студии "Тылсым" 25.05.2022

По традиции театральная студия "Тылсым" презентовала итоги своей деятельности перед родителями на открытом мероприятии, которое состоялось 23 мая в 18.00 в ГКЦ «Эврика» (33 комплекс).
В программе было предусмотрено:
1. Выступление малышей.
2. Выступление средней группы -театральная постановка по произведению Ф.Яруллина «Ике чэчэк», по произведению М.Карима «Озын-озак балачак».
3. Выступление старшей группы по произведению К.Тинчурина «Жилкэнсезлэр», по произведению Г.Камала «Булэк очен».
4. Отчёт о проделанной работе.
5. Награждение.
6. Чаепитие.
Мероприятие прошло в теплой обстановке, участники театральной студии и их родители остались довольны.
-
Бөек Җиңү тантанасы 09.05.2022

1945 ел, 9нчы май. Бу көн илебезгә шатлыклы җиңү китергәнен барыбыз да яхшы аңлый. Тик бу җиңү бик күп корбаннар барәбәренә яуланды. Киләчәк буыннар хакына яуда башларын салган япь – яшь солдатлар, илгә мәңге үлмәс дан белән кайтып, исемнәре һәйкәлгә алтын хәрефләр белән язылды.
1941 – 1945 еллардагы канкойгыч сугыш кайтавазы әле һаман да истә.
Һәр елны 9 май алдыннан гимназия укучылары Орловка бистәсендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган обелискка чәчәк салырга киләләр. Быел бу дәрәҗәле чарага гимназиянең 7 г сыйныфы укучылары алынды (сыйныф җитәкчесе – Гыйльманова Зилә Хәйдәр кызы). Комсомол районы җитәкчелеге тарафыннан оештырылган бу чара үсеп килүче яшь буында үткәннәрнең шаһиты булган сугыш һәм тыл ветераннарына һәрвакытта кадер – хөрмәт күрсәтүне, илебезне саклап башларын салган солдатларга лаеклы алмашчы булып үсүләрен күздә тота. Әлеге чара яшь буынны патриотик яктан тәрбияли, һәйкәлләргә карата сакчыл карашта булырга өнди.
-
Җиңү тәрәзәләре 07.05.2022

Шәһәребездә ел әйләнәсе төрледән – төрле акцияләр, конкурслар оештырыла. Әлеге чараларда Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укытучылары, укучылары һәрдаим катнашып килә. Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган “Окна Победы “ – “Җиңү тәрәзәләре” акциясендә быел да укучылар бик теләп катнашты. Бөек Җиңү тематикасын үз эченә алган кәгазьдән кисеп алынган рәсемнәр: тынычлык кошлары булган ак күгәрченнәр, ак торналар, мәңгелек ут янындагы солдат монументлары, “Ватан – ана” силуэты, “9 Май – Бөек Җиңү көне белән!” дигән лозунглар, кызыл канәфер чәчәкләре һәм башка атрибутлар - үсеп килүче буында патриотик хис тәрбияли, үз илеңнең лаеклы гражданнары булырга кирәклегенә басым ясый. Бөек Ватан сугышында башларын салган солдатлар кебек илнең батыр сакчылары булып үсәргә өйрәтә.
-
ЕНИ-2022 нәрсә ул? 07.05.2022

Бердәм иммунизация атналыгы (Единая неделя иммунизации) кысаларында гимназиядә эчтәлекле чаралар узды. Иң беренче чиратта әлеге атналыкның планы төзелде. Чараны уздыру өчен методик күрсәтмәләрнең мәктәпләргә җибәрелүе эшне күпкә җиңеләйтте.
Башлангыч сыйныф укучылары, рәхәтләнеп, «Прививкадан курыккан су сыеры (бегемот)» турында мультфильм карадылар. Гимназия фельдшеры Файзрахманова Айгөл Гаязовна прививкаларның әһәмияте хакында сөйләде. Язын бигрәк тә урманнарда, паркларда урман бете тешләү очрагына тукталды, саклык чараларын искәртте.
9-11 сыйныфларда укучы кыз бала укучылар өчен җенси юл белән күчәргә мөмкин чирләр турында фильм карау оештырылды. Заман афәте – СПИДтан саклану, кисүтү, әхлакый тәрбия хакында мәгълүмат бирелде.
Гимназия рекреацияләрендә прививка ясатуның асылы турында информацион стенд ясалды, башлангыч сыйныф укучылары тематик рәсем конкурсында катнаштылар.
Прививка ясату күп чирләрне кисәтә, шуңа күрә сәламәтлекне һәркем кайгыртса, үзебез дә һәм янәшәдәге башка кешеләргә дә авыру куркынычы янамас. -
Дуслык күпере. 04.05.2022

2022 нче ел- Россиядә "Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау" елы. Аның максаты- илдә яшәүче халыкларның гореф- гадәтләрен,тарихи мирасын,этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу.
Халыклар дуслыгы-шәһәребезнең иң зур байлыгы. КамАЗ төзелеше елларыннан ук бу дуслык дәвам итә. Яр Чаллыда яшәүче 86 милләт бердәм, матур гомер кичерә.
Гимназиябездә үткән “Халыклар дуслыгы”на багышланган ачык чара күңелләребездә дуслык хисләрен тагын да ныгытты. Телләребез, көйләребез төрле булса да,без барыбыз да дус, кунакчыл халык Халыклар дуслыгы йортыннан кергән башка милләт вәкилләренең чыгышлары аша үзара хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт күңелләрдә матур хисләр уятты. Даими оештырылган шундый чаралар аша киләчәктә дә укучыларыбызда толерантлык, дуслык, бердәмлек хисе тәрбияләү - безнең төп максатыбыз.
Яшәсен халыклар дуслыгы, яшәсен бөтен җир шарында тынычлык!
8 В сыйныфының сыйныф җитәкчесе: Фатихова Нәзлия Гаян кызы.
-
Урок Цифры 27.04.2022

В гимназии 26 апреля 2022 года был проведен Республиканский Урок Цифры по теме "Искусственный интеллект". В мероприятии были задействованы учащиеся 1-11 классов.
-
Җиңү хатлары 16.04.2022

Тиздән 9 Май - Бөек Җиңүнең 77 еллыгы җитә. Шушы уңайдан шәһәребездә төрле акцияләр, чаралар үтә. Һәр елны үткәрелә торган “Җиңү хаты” – “Письмо Победы» дигән акциядә безнең гимназия укучылары бик теләп катнаша. Укучылар Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән ветераннарга хөрмәт йөзеннән җылы эчтәлекле хат юллыйлар. Патриотик рухта язылган әлеге хатларда Ватанны саклап башларын салган яшь гомерләргә дан җырлана. Киләчәк буын, әби - бабаларыбызның фидакарь батырлыкларын истә тотып геройлар үрнәгендә тәрбияләнсә, безнең илебезгә бернинди куркыныч янамас!
фото1 фото2 фото3 фото4 фото5 -
Видеоматериалы
15.04.2022
В соответствии с письмом Управления Федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых телекоммуникаций по Республике Татарстан от 25.03.2022 № 5151-04/16, Министерство образования и науки Республики Татарстан (далее – Министерство), размещает видеоматериалы Роскомнадзора, разработанные для несовершеннолетних https://disk.yandex.ru/i/QNzEL4ySP7Z0fw














