Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 29.01.2024

Дүшәмбе иртәсе гимназиябездә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Россиянең союзниклары" темасына сөйләшү алып барылды. Укучылар "союзник", "дипломат" төшенчәләре белән таныштылар һәм Ватанга хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
"Кояшлы бүләк" конкурсы 29.01.2024

Гимназиянең 2А сыйныфы укучылары Шакирова Зилә һәм Бадаев Рамазан "Кояшлы бүләк" татар җыры конкурсында катнашып кайттылар! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Өстәл теннисы ярышы 29.01.2024

Идел буе районы мәктәпләре арасында уздырылган өстәл теннисы ярышында укучыларыбыз актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Молодцы!
-
"ШАЯН ТВ"да кунакта 28.01.2024

Гимназиянең 2Б сыйныфы укучысы Замилов Вильдан "ШАЯН ТВ" каналында "Сәйлән" проектында катнашып кайтты! Молодец, Вильдан!
-
2024 ел - Гаилә елы 27.01.2024

2024 нче ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә- ул җылы учак. Учак янына якыннарыбыз һәм туганнарыбыз җыела. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.
Бүген укучылар белән гаилә, туганлык җепләре, гаилә мөнәсәбәтләре темасына сөйләшүләр алып барылды. -
"Тату сыйныф серләре" бәйгесе 27.01.2024

Бүген гимназиябез базасында "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының район этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә гимназиянең данын Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә 6А сыйныфы укучылары, әти- әниләре якладылар һәм 10 команда арасында I урынга лаек булдылар!!!
Алар "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе, “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы, “Бөек сугыш – Бөек җиңү” дип аталган иҗади номер һәм "Бердәм тәрбия мөхите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче” проект эше этапларында югары дәрәҗәдә әзерләнгән оригиналь чыгышлар тәкъдим иттеләр!
Хөрмәтле укучылар һәм әти- әниләр! Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Шәһәр этабында уңышлар теләп калабыз!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239220%2F92561c5a4755eb643d%2Fpl_wall_-216931602
-
Холокост корбаннарын искә алу көне 27.01.2024

Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдыган термин булып санала. Гимназиядә Холокост корбаннары көненә багышланган чаралар үткәрелде. Укучылар шул дәһшәтле еллар, корбаннар, әлеге лагерь тарихы белән якыннан таныштылар, фикер алыштылар.
Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239095%2Fde52466ccf1967f8b0%2Fpl_wall_-222311097
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел 27.01.2024

Бүген Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале көннәренең берсе- Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел. Шул уңайдан гимназиябездә бердәм дәресләр үтте. Укучылар видеоөзекләр карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ватандашларыбызның батырлыгын оныту мөмкин түгел!
-
Котлыйбыз!!! 26.01.2024

Гимназиябезнең 6А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Казан хәзинәләре" интеллектуаль- иҗади квестта I урынны яуладылар! Котлыйбыз!!!
-
"Һәркем белергә тиеш!" 26.01.2024

Гимназия китапханәсендә "Һәркем белергә тиеш!" дип исемләнгән куркынычсызлык сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар гадәттән тыш хәлләрдә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык формуласы белән таныштылар.










