Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Мөһим сөйләшүләр- "Нәрсә ул Ватан?" 27.11.2023

Дүшәмбе көнне уздырылган “Мөһим сөйләшүләр” дәресләр циклында Ватан, туган җир турында сөйләшү алып барылды. Укучылар “Нәрсә ул Ватан?” дигән сорауга җавап эзләделәр, илебездә ясалган ачышлар, данлыклы урыннар, файдалы казылмалар турында видеоөзекләр карадылар һәм биремнәр эшләделәр.
-
"Йөрәктән- йөрәккә"- Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты 26.11.2023

«ӘНИ» сүзе сүнмәс кояш кебек,
Җылы нурын сирпи җаныма.
Яшәү көче бүләк итәр өчен
Әле дә син бар, әни, янымда!
Гимназиябездә "Йөрәктән- йөрәккә" исеме астында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Әниләргә булган рәхмәт сүзләрен, мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен җиткереп, укучыларыбыз матур чыгышлар күрсәттеләр. Әниләр һәм әбиләр тарафыннан һәр чыгыш алкышларга күмелде!
Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч матур тормыш, балаларыгыздан һәм оныкларыгыздан кадер- хөрмәт күреп яшәвегезне теләп калабыз!!! -
Әниләр көненә багышланган чаралар 25.11.2023

Атна дәвамында гимназиябездә Әниләр көненә багышланган чаралар уздырылды. Укучылар видеокотлаулар төшерделәр, открыткалар ясау буенча мастер- класста катнаштылар. Барлык үткәрелгән чараларның нәтиҗәсен гимназиянең официаль сайтында карап була: https://vk.com/club216931602.
-
Психология атналыгы 24.11.2023

20- 24 нче ноябрь көннәрендә гимназиядә психология атналыгы уздырылды. Педагог- психолог Лилия Сәлимҗановна укучылар белән төрле тренинглар, акцияләр оештырды. Әлеге атналыкның максатлары: укучыларда аралашу күнекмәләрен арттыру, сыйныфтагы татулыкны ныгыту һәм яхшы кәеф тудыру.
-
ГТО нормативларын тапшыру 24.11.2023

11 нче сыйныф укучылары озынлыкка сикерү, тартылу һәм йөзү буенча ГТО нормативларын тапшырып кайттылар. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
#ГТОМОИНРТ #ГТОРТ #ГТО
-
Профориентация юнәлеше 24.11.2023

"Россия- минем горизонтларым" дәресләр курсы кысаларында югары сыйныф укучылары Казан федераль университетының А. М. Бутлеров исемендәге Химия институты доценты Низамов Илнар Дамирович белән очраштылар. Илнар Дамирович укучыларны төрле юнәлешләр, эшләп килүче лабораторияләр, фәнни нәтиҗәләр белән таныштырды.
-
Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне 24.11.2023

Гимназиябезнең 3В һәм 4Б сыйныфы укучылары Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан «Барысын да белгән китаплар» исемле мәгълүмати чарада катнаштылар. Укучылар беренче белешмәләрнең кайчан барлыкка килгәнен, сүзлекләрнең энциклопедияләрдән нәрсә белән аерылып торуын белделәр. Балалар белешмәләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр тарихы белән таныштылар. Чара ахырында укучылар викторинада катнаштылар һәм фразеологизмнар буенча биремнәр эшләделәр.
-
"Минем җылым солдатка" акциясе 23.11.2023

"Минем җылым солдатка"- әлеге исем астында гимназиябездә Ватан геройлары көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм акциясе башлыйбыз.
Хөрмәтле гимназиябез укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр! Йөрәге белән булышасы килгәннәрдән:
- җылы киемнәр (перчатка, бияләйләр, оекбашлар, носкилар, баш киемнәре, балаклавалар);
- озак саклана торган ризыклар (тушенка, сгущенка, кәнфитләр, кофе, чәй, печенье);
- фонарьлар;
- татарча җырлар белән флешкалар;
- хатлар, рәсемнәр сорыйбыз.
Акция 28 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Барысы да батырларыбыз хакына! -
Котлыйбыз!!! 22.11.2023

Гимназиябезнең “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлек советы рәисе, 10 нчы сыйныф укучысы Галиев Нияз "Лидер и его команда" дип исемләнгән конкурста проект эшен тәкъдим итте һәм 3 нче урынны яулады. Ниязны зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!!!
-
«Күңелле маҗаралар» исемле әдәби чара 22.11.2023

Гимназиябезнең 4В сыйныфы укучылары белән балалар язучысы Николай Николаевич Носовның тууына 115 ел булуга багышланган «Күңелле маҗаралар» исемле әдәби сәгать уздырылды. Укучылар Николай Николаевичның биографиясе белән таныштылар, иҗади эшчәнлеге ничек башланганын белделәр. Язучы үз әсәрләре мисалында балаларны яшәештә кирәк булган сыйфатларга өйрәтә. Чара ахырында укучылар Николай Носов хикәясе мотивлары буенча төшерелгән «Фунтик һәм кыярлар» мультфильмын карадылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.










