Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Халыкара мәктәп китапханәләре көне 25.10.2023

25 октябрь көнне Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Мәктәп китапханәләре белем бирү процессында мөһим роль уйныйлар. Хәзерге дөньяда гаять зур мәгълүмат массивына керү мөмкинлеген тәэмин итә торган электрон элемтә чаралары таралуга карамастан, классик кәгазь китап үзенең әһәмиятен югалтмаган. Китап - күп гасырлар дәвамында кешеләргә дөрес хезмәт итүче белем чыганагы.
Әлеге бәйрәм уңаеннан бүген безнең гимназиядә мәктәп китапханәчесе Хисамиева Рафаиль кызы һәм директорның тәрбия буенча киңәшчесе Мансурова Гөлчәчәк Әсхать кызы белән берлектә, "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясен оештырдылар. Китаплар да авырый, алар саргая, кибә, сибелә башлыйлар. 6А, 6В сыйныф укучылары китапларны «дәваладылар». Кызлар-егетләр китаплар саклана торган киштәләрдәге тузаннарны сөрртеләр, китапның битләрен ябыштырып, йомшак битләрен сыйпадылар. Укучылар барысы бергә китап белән аралашу кагыйдәләрен кабатладылар: рәсемнәр ясамаска, китаплардан бернәрсә дә язмаска, битләрне йолкып алмаска, китапларны бөкләмәскә, ашаганда китапларны укымаска, кенәгәләргә карандаш һәм кул салмаска, кыстыргычтан файдаланырга. Әлеге акция укучыларга китаплар белән ничек сак эш итәргә кирәклеген аңларга ярдәм итте.Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239064%2F0e8751894a6d8499b0
-
"Татар кызы, Татар егете - 2023" бәйгесе 24.10.2023

Татар кызы, татар уллары без,
Саклыйк, яклыйк туган илебезне.
Без көч биреп, яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган телебезне.
23 нче октябрь көнне "Татар кызы, Татар егете - 2023" шәһәр бәйгесенең район этабы уздырылды. "Татар кызы, Татар егете - 2023" конкурсының төп максаты- балаларда татар булуына горурлык хисе тәрбияләү һәм татар милли йолаларына кызыксыну уяту. Әлеге чарада уңган, зирәк, батыр, кыю егет- кызлар көч сынашты. Гимназиябезнең данын 10 сыйныф укучысы Хәкимова Сәидә һәм 9А сыйныф укучысы Сәлимҗанов Айназ яклады. Без чын күңелдән укучыларыбыз белән горурланабыз!!! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!!! -
"Мөһим сөйләшүләр" 23.10.2023

Дүшәмбе көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресе кысаларында укучылар махсус билгеләнештәге бүлекчәләр төрләре белән таныштылар. Әлеге дәреснең максатлары махсус билгеләнештәге бүлекчәләрдә (спецназда) эшләүче кешеләргә хөрмәт тәрбияләүгә, Ватаныбызның суверенитетын һәм кыйммәтләрен яклауны тәэмин итүче көч структуралары өчен горурлык хисе формалаштыруга юнәлтелгән иде.
-
"Ура, Филимон!" рәсем конкурсы 21.10.2023

Казан шәһәр зоопаркы тарафыннан "Ура, Филимон!" дигән рәсем конкурсы игълан ителгәч, 2А сыйныфы укучылары читтә кала алмады. Алар үзләренең матур - матур рәсемнәрен конкурска җибәрделәр. Сыйныфтан Нәфыйкова Нурия III урын яулады. Катнашкан барлык укучыга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр килде. Котлыйбыз, укучылар!
-
Мини - футбол ярышында 20.10.2023

20 нче октябрь көнне гимназиябез укучылары Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләре арасында үткәрелгән мини - футбол ярышында катнашып кайттылар. Укучыларыбызга киләсе этапларда уңышлар телибез!!!
-
Интеллектуаль уен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" 19.10.2023

19 нчы октябрь көнне гимназиябез укучылары "Нәрсә Кайда? Кайчан?" шәһәр турнирының беренче этабында катнашып кайттылар. Әлеге интеллектуаль уен А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) бинасында уздырылды. Барлыгы 74 команда үзара көч сынашты. Укучыларны турнирга әзерләгән өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Усманова Эльмира Расыховнага рәхмәтләребезне белдерәбез! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Футбол ярышы - без финалда! 19.10.2023

Бүген Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләре арасында югары сыйныфлар өчен футбол ярышы уздырылды. Әлеге турнирда гимназиябез укучылары зур тырышлык һәм көч куеп финалга үттеләр. Чын күңелдән котлыйбыз!!! Алдагы этапта уңышлар теләп калабыз!!! Укучыларны ярышка әзерләгән өчен физик тәрбия укытучысы Лилия Камилевнага зур рәхмәт!
-
"Россия - минем горизонтларым" 19.10.2023

Бүген “Россия - минем горизонтларым" курсының чираттагы дәресе уздырылды. Дәреснең темасы - сәнәгать һәм җитештерү өлкәсе белән танышу. Укучыларыбыз әлеге һөнәр юнәлешләре буенча презентация, видео карадылар, биремнәр эшләделәр, илебезнең казанышлары белән таныштылар. Ахырдан сәнәгать Россия икътисады үсешенең шактый зур өлешен алып тора дигән фикер ясалды.
-
«Авыл укытучысы — 2023» конкурсы 19.10.2023

19 нчы октябрь көнне гимназиябез базасында «Мәгариф» журналы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы — 2023» конкурсына йомгак ясалды. Финалга чыккан 12 конкурсантның эшен Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина җитәкчелегендәге жюри ике төркемгә бүленеп бәяләде. Катнашучылар гимназиябез укучылары белән берлектә жюрига дәрес бирделәр. Соңыннан кунакларыбыз өчен “Галәм-тур” гимназия буенча экскурсия оештырылды. Без үз чиратыбызда җиңүчеләрне, номинантларны һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз!! Конкурсантларга дәрес бирергә булышкан барлык укучыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!
-
Горурланабыз!!! 17.10.2023

Бүген гимназиябез укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үткәргән I Республика фестиваль - конкурсында "Әни килде" спектакле белән чыгыш ясадылар һәм гала - концерт этабына үттеләр. Афәрин, укучылар!!! Укучыларны югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен театр түгәрәге җитәкчеләре Фәния Наилевна һәм Гөлфия Рөстәмовнага рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!
Укучыларыбызның чыгышын күрәсе килгән барлык тамашачыны 2 нче ноябрь көнне сәгать 13:00 Кәрим Тинчурин бинасында көтеп калабыз!










