Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Шәпләр арасында иң шәбе!" 27.10.2023

Гимназиябез китапханәсендә 7А һәм 7В сыйныфы укучылары өчен "Шәпләр арасында иң шәбе!" дип исемләнгән интеллектуаль мавыктыргыч һәм кызыклы уен үткәрелде



Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239323%2F3fcfbe8d9800fb74c4
-
"Кабак party- 2023" кичәсе 27.10.2023

26 нчы һәм 27 нче октябрь көннәрендә гимназиядә "Кабак party- 2023" кичәсе уздырылды. Көзге кичә барышында укучылар бию, җыр, театр осталыкларын күрсәттеләр һәм төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Шулай ук "Иң үзенчәлекле костюм" номинациясендә җиңүче укучыларыбыз да бүләкләнделәр. "Кабак party- 2023" кичәсе дискотека белән тәмамланды.
-
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу 26.10.2023

Көзге каникул алдыннан, укучылар арасында яллар куркынычсыз, файдалы үтсен өчен төрле чаралар башланып китте. ЮХИДИ инспекторы укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, юлда, транспортта үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
-
"Россия- минем горизонтларым" дәресе 26.10.2023

Бүген "Россия- минем горизонтларым" дәресе кысаларында 7 - 11 нче сыйныф укучылары белән профориентацион квест үткәрелде. Укучылар һөнәри юнәлеш буенча төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Әлеге уен форматында үткәрелгән чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
УФСИН инспекторы гимназиядә кунакта 26.10.2023

Киләчәк һөнәреңне сайлау – һәркем тормышында мөһим адым. Киләчәктә кем булырга, нинди һөнәр сайларга, мәктәптән соң укуны кайда дәвам итәргә? Әлеге сорауларга җаваплар табу максатыннан гимназиябездә һөнәри юнәлеш буенча һәрдаим эш алып барыла.
Бүген гимназиябезгә УФСИН инспекторы Музафаров Илшат Шамилевич югары сыйныф укучылары белән очрашуга килде. Илшат Шамилевич шушы юнәлештә белем бирә торган Россия югары уку йортлары белән таныштырды, хезмәте турында сөйләп китте. -
1 нче чирек нәтиҗәләре буенча линейка 26.10.2023

Гимназиябездә 1нче чиреккә йомгак ясап, тантаналы рәвештә линейкалар узды. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашкан укучылар бүләкләнделәр. Махсус чакырылган кунак, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Садыкова Рената Айратовна хокук бозулар һәм законнар турында сөйләп китте. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзаровна каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде!
-
Котлыйбыз!!! 26.10.2023

Бүген Казан шәһәренең Идел буе районы мәктәпләре буенча 2006- 2007 елгы егетләр арасында мини- футбол ярышы уздырылды. Әлеге ярышта гимназиябез укучылары 2 нче урынга лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
“Көз сылуы Сөмбелә- 2023” бәйгесе 26.10.2023

Бүген Идел буе районының 73 нче урта белем бирү мәктәбендә “Көз сылуы Сөмбелә- 2023” шәһәр бәйгесенең район этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә гимназиябез данын 6Б сыйныфы укучысы Кәримова Мәликә яклады. Конкурс 4 этаптан торды: “Костюм- көз сылуы Сөмбелә”, “Интеллектуаль бәйге”, “Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә”(визитка), “Алтын куллар” кул эшләре бәйгесе. Мәликәне уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!!! Җитәкчесе педагог- организатор Фәния Наилевнага һәм Мәликәнең әти- әнисенә рәхмәтләребезне җиткерәбез! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик- педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә 25.10.2023

25 нче октябрь көнне гимназиябезнең 8А сыйныфы укучылары «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик- педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә булып кайттылар. Укучылар әлеге юнәлеш буенча эшләү тәртибе, психолог профессиясе белән якыннанрак таныштылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 25.10.2023

24 нче һәм 25 нче октябрь көннәрендә гимназиябездә әти- әниләр җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчеләре әти- әниләрне 1 нче чирек уку күрсәткечләре белән таныштырдылар, тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.










