Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Билгесез солдат көне" 04.12.2023

Гимназиябездә "Билгесез солдат көне" уңаеннан 6 сыйныфларда Хәтер дәресләре үткәрелде. Укучылар үзләренең гаиләләрендә хәбәрсез югалган бабалары турында сөйләп үттеләр. "Билгесез солдат" дип исемләнгән документаль фильм карадылар. "Билгесез солдат көне" безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата булып тора.
-
Татарстанның “Беренчеләр советы” рәисен сайлау 02.12.2023

Гимназиябез укучылары "Чулпан" мәдәният үзәгендә уздырылган Татарстанның “Беренчеләр советы” рәисен сайлауда актив катнаштылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-222311097_456239081%2Fd6c85c534bdd91d5ce
-
Халыкара "Россия" күргәзмә- форумы 02.12.2023

Гимназиябезнең 7А сыйныфы укучысы Галиев Кәрим "ШАЯН ТВ" каналы командасы белән берлектә Мәскәүдә үткәрелгән Халыкара "Россия" күргәзмә- форумы кысаларында уза торган Татарстан көнендә катнашып кайтты



-
Интеллектуаль уен- квиз 01.12.2023

Бүген гимназиябез базасында психологик- педагогик юнәлештәге профилле мәктәпләр өчен интеллектуаль уен- квиз үткәрелде. Укучылар төрле фәннәр буенча көчләрен сынадылар.
-
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен 01.12.2023

Бүген антикоррупция темасына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенның район этабы уздырылды. Чарада укучыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр!
Уенның максаты– балаларда ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт уяту, хокук бозуга карата җаваплылык формалаштыру. -
Мәдәниятара багланышлар институтында 01.12.2023

Гимназиябезнең 10 нчы, 11 нче сыйныф укучылары Казан федераль университетының мәдәниятара багланышлар институтында булып кайттылар. Әлеге очрашу профориентация максатыннан үткәрелде.
-
"Театр һәм балалар" - тематик чара 30.11.2023

Гимназиябез китапханәсендә "Театр һәм балалар" дип аталган тематик дәрес уздырылды. Чараның максаты- балаларны гүзәл сәнгать төренә җәлеп итү һәм күренекле театр эшлеклеләренең исемнәре белән таныштыру.
-
Иннополис шәһәрендә экскурсиядә 29.11.2023

4В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рамилә Рифатовна белән берлектә Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар яңа IT- технологияләр белән таныштылар, заманча төзелгән комплексны бик ошаттылар!
-
Котлыйбыз!!! 28.11.2023

Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Минем шәһәр" экологик конференциядә укучыларыбыз актив катнаштылар. "Иҗади проект" номинациясендә гимназиябезнең 3А сыйныфы укучысы Валеев Рамазан 2 нче урын (җитәкчесе Билалова Дания Габдулловна), 4В сыйныфы укучысы Аглиуллин Эдгар 3 нче урын (җитәкчесе Егорова Рамилә Рифатовна) яуладылар!!! Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Безнең җинүләр!!! 28.11.2023

К. Д. Ушинский исемендәге XIV фәнни- гамәли конференциясендә катнашып, укучыларыбыз җиңүле урыннар яуладылар:
- 3В сыйныфы укучысы Сәяфетдинов Кәрим 2 нче дәрәҗәле диплом (җитәкчесе Сәбирова Гөлчәчәк Мансуровна);
- 4А сыйныфы укучылары Хәкимова Айсылу һәм Шәрәфиева Нәргизә 2 нче, Зиганшина Әлфия 3 нче дәрәҗәле диплом (җитәкчеләре Хәмзина Рәмзия Рәлифовна);
- 8Б сыйныфы укучысы Мәхмутова Камилә 3 нче дәрәҗәле диплом (җитәкчесе Пашкова Светлана Фёдоровна).
Котлыйбыз!!!










