Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Студентлар көне 25.01.2024

25 нче гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн- төрле уку йортларында белем алучыларның һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Ә балалар студентлар турында нинди фикердә? Укучылар белән төшерелгән әңгәмәне карап китик!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239217%2F8f06a95194dd030cb3%2Fpl_wall_-216931602
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 25.01.2024

“Россия - минем горизонтларым” дәрестән тыш эшчәнлек курсында “Сәламәт Россия: илебезнең медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсе һөнәрләре” темасына сөйләшү уздырылды. Укучылар медицина, дару ясау өлкәсе белән бәйле һөнәрләр турында фикер алыштылар.
-
"Пушкин картасы" белән эш 23.01.2024

Гимназия укучылары Лиана Александровна һәм Эльмира Вагизовна җитәкчелегендә "Мир" кинотеатрында "Судьба человека" фильмын карап кайттылар.
-
Бердәмлектә- көч 22.01.2024

Хөрмәтле әти- әниләр һәм укучылар! Гимназия коллективы исеменнән кар чистарту өмәсендә катнашканыгыз өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм гаиләгездә иминлек теләп калабыз!
-
«Гәүһәр» проекты 22.01.2024

Бүген гимназиядә «Гәүһәр» проектының йомгаклау тантанасына номерлар сайлап алу чарасы булып узды. Жюри әгъзалары «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова җитәкчелегендә барлык номерларны карап, аларга бәя бирделәр. Әлеге проектның төп максаты- татар биюе, сөйләм осталыгы, вокал һәм халык музыка уен коралларында уйнау дәресләре аша татар телен популярлаштыру.
-
"ШАЯН Яңалыклар" рубрикасы 21.01.2024

Гимназиябез китапханәсендә танылган шагыйрьләр Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов һәм Рифат Сәлах белән үткәрелгән әдәби очрашу "ШАЯН Яңалыклар" рубрикасында. Рәхим итеп карыйбыз!
Видеога сылтама: https://rutube.ru/video/98a855b20153b03d2d061325c3055f83/
-
Котлыйбыз! 20.01.2024

16 нчы һәм 17 нче гыйнвар көннәрендә "Ел укытучысы- 2024" конкурсының шәһәр этабы уздырылды. Ике көн дәверендә районыбызның, гимназиябезнең данын яклап, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Индира Рифкатовна жюри әгъзаларына югары дәрәҗәдә сыйныф сәгате һәм мастер- класс күрсәтте. Нәтиҗәләр сөенерлек! Индира Рифкатовнаны зона этабына үтүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
"Индира Рифкатовна, сезнең тирән эчтәлекле, мәгънәле чыгышларыгыз укучыларга, жюрига бик ошады! Без сезнең белән горурланабыз! Киләсе этапта уңышлар теләп калабыз!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзаровна. -
«Авыл эте Акбай» мюзиклы 19.01.2024

"Апуш" балалар театр студиясенә йөрүче укучылар "Чулпан" мәдәният үзәгендә «Авыл эте Акбай» мюзиклын сәхнәләштерделәр. Әлеге чарада гимназиябез укучылары Насыйбуллина Нәсимә, Әминова Мәрьям һәм Галиев Кәрим катнаштылар. Укучыларыбызны чын күңелдән премьералары белән котлыйбыз, алга таба иҗади уңышлар теләп калабыз!!! Горурланабыз!
-
Китапханә эшчәнлеге 19.01.2024

1А сыйныфы укучылары гимназиябез китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Зөлфия Рафаильевна балаларны үзенең эшчәнлеге белән таныштырды һәм "Буратинога кунакка" исемле әдәби уен үткәрде.
-
Агитацион - профилактик чара 18.01.2024

ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Михаил Сергеевич Гостев һәм профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Хәйруллина Сәгдия Салиховна башлангыч сыйныф укучылары белән агитацион- профилактик чара уздырдылар. Укучылар барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.










