Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Кошлар ашханәсе" акциясе 20.12.2023

Гимназиябездә канатлы дусларыбыз өчен "Кошлар ашханәсе" акциясе башланып китте. Әлеге экологик акциядә 2А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна белән актив катнашып киләләр



Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти- әниләр! Әлеге чарадан читтә калмыйк! Кошларга җимлекләр элик, җимнәр салыйк!Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239090%2Fb83b7d0ccda99ae859
-
Яңа ел чарасы 20.12.2023

20 нче декабрь көнне 4А һәм 5В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рәмзия Рәлифовна, Эльмира Илдаровна белән берлектә "Пирамида" мәдәни- күңел ачу комплексында дискотека форматында уздырылган чарада булып кайттылар.
-
"Яңа ел хыяллары" рәсем күргәзмәсе 20.12.2023

Гимназиябездә сынлы сәнгать укытучысы Равилә Хәйдаровна җитәкчелегендә "Яңа ел хыяллары" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә бәйрәм атмосферасы һәм кәеф тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде.
-
“Барысын да белем хәл итә: белгеч белән тикшерик!“ акциясе 19.12.2023

Бүген 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары “Барысын да белем хәл итә: белгеч белән тикшерик!“ региональ акциясендә катнаштылар. Укучылар математика фәненнән имтихан яздылар. Әлеге акциянең максаты: имтиханнарга әзерлекнең сыйфатын бәяләү, укучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
Сегодня в гимназии прошла региональная акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» для обучающихся 9-х и 11-х классов. Учащиеся написали экзамен по математике. Цель данной акции: предоставление возможности получения объективной информации о качестве подготовки обучающихся, анализ типичных ошибок, допущенных участниками акции.
-
«Бер минутта өлгер» яңа ел челленджы 19.12.2023

6А сыйныфы укучылары «Бер минутта өлгер» дип исемләнгән яңа ел челленджын узып кайттылар. Әлеге уенда балалар арасында тизлеккә реакция, юмор хисе буенча ярышлар үткәрелде. «Бик тә күңелле, файдалы, логик фикерләүне, тизлекне үстерә, балаларны берләштерә торган челлендж булды», - дип сөйләде сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Әсхатовна.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239211%2Fbc098658f8506baa0c
-
Мөһим сөйләшүләр 18.12.2023

18 нче декабрь көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" циклының темасы “Безнең заман геройлары”на багышланган иде. Укучылар укытучылар белән берлектә Ватаныбыз геройлары, ватанпәрвәрлек һәм батырлык сүзләренең мәгънәләре турында сөйләштеләр, видеоөзекләр карадылар, биремнәр эшләделәр.
-
Яңа ел тамашасы 17.12.2023

Гимназиябезнең 1А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Резедә Фатыховна белән берлектә "Әкият" курчак театрында "Морозко" исемле яңа ел тамашасын карап кайттылар. Әлеге тамаша укучыларга бик ошады!
-
Котлыйбыз!!! 16.12.2023

Гимназиябезнең 3В сыйныфы укучысы Йылмаз Самира «Айтматов укулары» исемендәге IX Халыкара фәнни- гамәли конференциядә катнашып III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды!!! Самираны һәм җитәкчесе Гөлчәчәк Мансуровнаны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!!!
-
Коррупция атналыгы 16.12.2023

Коррупция атналыгы кысаларында укучылар белән "Бергә коррупциягә каршы" исеме астында тренинг үткәрелде. Әңгәмә барышында корруциянең төрләре һәм аның белән көрәшү алымнары каралды. Шулай ук укучыларга тормыштан алынган вакыйгалар тәкъдим ителде.
-
Дөрес туклану атналыгы 15.12.2023

11 - 15 нче декабрь көннәрендә гимназиябездә "Дөрес туклану" атналыгы уздырылды. Укучылар белән "Дөрес туклану нәрсә ул?", "Яшелчә, җиләк- җимешнең файдасы", "Ни өчен организмга су кирәк?", "Ашаганда үз- үзеңне ничек тотарга?" дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Сөйләшү ахырында дөрес туклану физик һәм рухи активлыкны ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора дигән нәтиҗәләр ясалды.










