Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Террорга - юк!" эвакуация 15.11.2023

15 нче ноябрь көнне гимназиябездә "Террорга - юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Әлеге чараның төп максаты – гадәттән тыш ситуацияләр булганда практик күнекмәләрне эштә тикшереп карау. Киләчәктә дә мондый эвакуацияләр өйрәнү өчен генә булсын иде дигән теләктә калабыз!
-
"Пушкин картасы" проекты кысаларында театрга сәяхәт 15.11.2023

11 нче сыйныф укучылары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры артистлары башкаруында "Эзләдем, бәгърем, сине..." спектаклен карап кайттылар. "Укучыларга әлеге спектакль бик ошады. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнелгән иде", - дип теләкләрен җиткерде сыйныф җитәкчесе Рушания Бәдретдиновна.
-
"Яшь юл йөрүче" түгәрәге эшчәнлеге 14.11.2023

Гимназиябездә "Яшь юл йөрүче" (ЮИД) түгәрәге актив эшләп килә. Түгәрәккә йөрүче укучылар җитәкчеләре Рәмзия Рәлифовна белән берлектә 1 нче сыйныфларга юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм үз- үзеңне дөрес тоту культурасы турында проект эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
"Россия: Киләчәккә караш" 13.11.2023

Дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Россия: Киләчәккә караш" темасына сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары: укучыларны «технологик суверенитет» төшенчәсе белән таныштыру; "цифрлы һөнәрләр" һәм IT-технологияләр өлкәсе буенча кызыксыну уяту. Укучылар киләчәк һөнәрләренең үзенчәлекләре һәм алар белән бәйле кеше компетенцияләре турында белемнәр тупладылар.
-
"Халыклар дуслыгы" темасына интерактив дәрес 13.11.2023

Бүген гимназиябездә "Халыклар дуслыгы" темасына багышланган интерактив дәрес уздырылды. Китапханәче Зөлфия Рафаильевна төрле милләтләр турында мәгълүмат почмагы әзерләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мәҗитовна укучыларның белемнәрен 3 этапта сынады: сорауларга җавап, көйне таны, милли ризыклар. Әлеге уен форматы укучыларга бик ошады!
-
Укучыларыбыз "Алдынгылар хәрәкәте" сафларында! 11.11.2023

Гимназиябезнең беренчел бүлек советы рәисе Галиев Нияз, рәис урынбасары Әминова Мәрьям, хезмәт һәм волонтёрлык министры Кәримова Диләрә тантаналы рәвештә "Алдынгылар хәрәкәте" сафларына кабул ителделәр. Укучыларыбызның күкрәкләренә хәрәкәтнең билгесе- түштамгалар беркетелде һәм берләштерүче беләзекләр тагылды. Активистларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Яңа планнар, идеяләр белән эшчәнлекне башлыйбыз!
-
"Песнәкләр көне" уңаеннан экологик чара 10.11.2023

Гимназиябезнең "Яшь экологлар" түгәрәгенә йөрүче 4Б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Илсияр Илгизовна белән берлектә 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучыларына якынлашып килүче "Песнәкләр көне" уңаеннан проект эшен тәкъдим иттеләр. Укучылар песнәкләр турында белемнәрен арттырдылар, плакатлар ясадылар. Балаларда табигатькә карата игътибарлы, сакчыл булуны кечкенәдән тәрбияләү бик әһәмиятле.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239191%2Ffc52c5318d94b8f96c
-
"Киләчәк лабораториясе" күргәзмәсендә 10.11.2023

Бүген 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары "Киләчәккә билет" Бөтенроссия һөнәри юнәлеш проекты кысаларында "Киләчәк лабораториясе" күргәзмәсендә булып кайттылар



-
Укучыларыбыз "Россия бөркетләре" сафларында! 10.11.2023

«ГАЛӘМ» УКУЧЫЛАРЫ «РОССИЯ БӨРКЕТЛӘРЕ» САФЛАРЫНДА!
Бүген безнең гимназиядә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре»нә багышлау тантанасы узды. Барлыгы 382 бала иптәшләре һәм укытучылары алдында әлеге хәрәкәт сафларына кабул ителделәр. Укучыларны «Россия бөркетләре» сафларына алу тантанасы Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннарын башкарудан башланып китте. Гимназиябез директоры Фәсхетдинова Гөлшат Әбүзәровна укучыларны шушы тантаналы көн белән котлап теләкләрен җиткерде. Аннары укучылар Бөркет турында матур легенда тыңладылар.
Легенда белән танышкач һәр укучыга тантаналы рәвештә хәрәкәтнең символлары булган тамгалар, рәсми таныклыклар һәм махсус эмблемалы капчыклар тапшырылды. Укучылар чара барышында «Россия бөркетләре»нең девизын һәм гимнын башкардылар. Тантаналы матур бәйрәм флешмоб белән тәмамланды.
Безнең «Россия бөркетләре» әлеге исемне лаеклы йөртәчәк, киләчәктә безнең гимназиянең һәм илебезнең горурлыгы булачак дип өметләнәбез. Укучыларга уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239192%2F352028abebd566cbe8
-
«Россия– минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү курсы 09.11.2023

Бүген «Россия– минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү курсының чираттагы дәресе уздырылды. Укучылар цифрлы технологияләр өлкәсе, аның үзенчәлекләре белән таныштылар


Хәзерге заманда әлеге һөнәрнең никадәр перспектив һәм мөһим булуы турында нәтиҗә ясалды. Шулай ук укучылар профориентация буенча әзерләгән проект эшләрен дә тәкъдим иттеләр.










