Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Рәсәй киносы көне 16.10.2023

Дүшәмбе иртәсе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте. Укучылар Рәсәй һәм Татарстан гимннарын горурлык белән башкардылар. Линейкадан соң “Мөһим сөйләшүләр” дәресләр циклы дәвам итте. Укучылар Россия киносына 115 ел тулуга багышланган “Экранның икенче ягында” дип аталган тема белән таныштылар. Дәрес барышында Ватан кинематографиясе тарихы сөйләнелде, илебездә төшерелгән фильмнар һәм мультфильмнар искә алынды. Шулай ук укучылар викторинада көчләрен сынадылар, биремнәр эшләделәр һәм эмблемалар ясадылар.
-
Әтиләр көне белән!!! 15.10.2023

Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.
Без бәхетле җирдә син булганга,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт!
Әтиләребез- гаилә тоткасы, балаларның, илнең ныклы терәге. Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне әтиләр көне белән тәбрик итәбез!Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239321%2Fa3a627d5187a409f2a%2Fpl_wall_715397316
-
Планетарийда кунакта 14.10.2023

14 нче октябрь көнне 4А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рәмзия Рәлифовна белән берлектә планетарийда булып кайттылар. Укучылар әлеге экскурцияне бик ошаттылар!
-
“Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлек советы рәисен сайлау 14.10.2023

БУ КӨН КИЛЕП ТӘ ҖИТТЕ, САЙЛАУЛАР ҮТЕП ТӘ КИТТЕ

Гимназиябездә тарихи вакыйга - “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлек советы рәисен сайлау узды. 370 сайлаучының тавышлары түбәндәгечә бирелгән:
1. Сөнгатуллина Җәннәт - 56;
2. Мәхмүтова Камилә - 76;
3. Аминова Марьям - 82;
4. Галеев Нияз - 156.
Шулай итеп сайлауда күпчелек тавыш белән 10 сыйныф укучысы Галиев Нияз җиңде! Нияз Маратовичны котлыйбыз! Җаваплы вазифасында уңышлар телибез!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239320%2F6b31501c60eb189117
-
"Кәҗүл читек" спектакле 14.10.2023

Бүген 6А сыйныф укучылары Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында "Кәҗүл читек" спектаклен карап кайттылар. Милли бәйрәмебез булган Корбан гаете алдыннан кечкенә Әхмәдулла үзе өчен берничә дәрес ала. Аларны узып, ул үсә, үзгәрә, тормышта иң зур бәхет - ул читекләрдә түгел, ә туганнары, дуслары белән бергә булуда икәнен аңлый.
-
"Татарча диктант" белем тикшерү акциясе 14.10.2023

Гимназиябездә "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе уздырылды. Акциядә укучылар һәм әти- әниләр актив катнаштылар. Әлеге чараны оештырган өчен татар теле укытучысы Гөлназ Мәҗитовнага рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
"Белем алу. Карьера" выставкасы 13.10.2023

Бүген 9Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Индира Рифкатовна белән берлектә "Белем алу. Карьера" выставкасында булып кайттылар. Укучылар төрле кызыклы һәм мавыктыргыч мастер- класслар карадылар, экспозицияләр белән таныштылар.
-
Дәрестән тыш чара 13.10.2023

8А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Лиана Александровна белән кинотеатрда булып кайттылар. Төп максат: укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
-
Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан 13.10.2023

Гимназиябездә шагыйрь, публицист, тәрҗемәче Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан 8Б сыйныфы укучылары белән Әдәби кичә ("Литературный дворик") уздырылды. Кичә барышында шагыйрьнең иҗаты турында сөйләнелде, иң күренекле шигырьләре укылды. Чараны оештырган өчен рус теле укытучысы Светлана Фёдоровнага һәм китапханәче Зөлфия Рафаильевнага зур рәхмәт!
Видеога сылтама: https://vk.com/id715397316?z=video715397316_456239319%2F0735903a7455ce4aa4
-
Открыткалар ясау буенча мастер- класс 13.10.2023

Гимназиябезнең активистлары озайтылган көн төркемнәренә йөрүче укучылар белән открытка ясау буенча мастер - класс оештырдылар. Укучылар яңа төрле ысуллар кулланып, әти- әниләренә открыткалар ясадылар













