Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Онлайн дәрес 23.11.2022

8б сыйныфы белән "С деньгами на ты" дип исемләнгән, финансовая грамотность буенча онлайн дәрес.
-
Кызыл китап 23.11.2022

23 нче ноябрь көнне 2а сыйныфы укучылары әйләнә -тирә дөнья дәресендә, табигатьне саклау, аны пычратмау, чүп-чардан арындыру һәм Кызыл китап турында сүз алып барды. Ахырдан үзләре ясап килгән проект эшләрен якладылар.


-
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча викториналар, интеллектуаль уеннар 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне шулай ук 5- 11 сыйныф укучылары белән дә юл йөрү куркынычсызлыгы буенча викториналар, интеллектуаль уеннар, тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге чаралар укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, игътибарлыкларын үстерүгә юнәлтелгән иде.
-
Террорга - юл юк! 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне гимназиябездә "Террорга - юл юк!" дип исемләнгән эвакуация булып узды. Бу эвакуациядә мөһим шарт буларак, укучыларның ничек дөрес итеп үз-үзләрен саклавы, яшеренүләре күздә тотылды.
Киләчәктә дә мондый эвакуацияләр, өйрәнү өчен генә булсын иде дигән теләктә калабыз! Илләребез, көннәребез тыныч булсын! -
Юлларда, сак булыйк ! 18.11.2022

18 нче ноябрь көнне гимназиябездә, юл йөрү кагыйдәләре буенча "Юлларда, сак булыйк !" дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырылды. Конкурсның әһәмияте - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче балаларны тәрбияләүдә, аларның юлларда имгәнүләрен киметүдә һәм балалар катнашлыгында хокук бозуларны булдырмауда иде.
Бу бәйгедә барлык сыйныф укучылары да бик теләп катнаштылар. -
Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы 17.11.2022

17 нче ноябрь көнне гимназиябездә Татарстан Республикасының Конституция суды вәкилләре Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган интеллектуаль уен үткәрделәр. Әлеге чарада гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары 2 урын яуладылар. Әфарин, укучылар!

Команданы әзерләгән өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Усманова Э.Р. рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ШАЯН ТВ бездә кунакта 17.11.2022

"Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның 18 нче татар гимназиясендә үтте! Бирегә башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары җыелды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесенең хитларын башкарды. Хөрмәтле кунаклардан Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Нурсөя Нурулла кызы Шәйдуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Әсгать улы Ногаев та бар иде. Безнең яраткан персонажларыбыз да нәни дусларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде.
Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Нәни дусларыбыз һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр!"- дип яза, ШАЯН ТВ редакциясе. -
Сабантуй журналы белән берлектә 16.11.2022

16 нчы ноябрь көнне 3а, 3б, 3в сыйныфы укучылары "Сабантуй журналы"ннан килгән кунаклар белән очраштылар, мастер класста катнаштылар. Соңыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Бер китап мең кешене бәхетле итә 14.11.2022

Узган атнада гимназиябез китапханәсендә
6 б сыйныфы укучылары өчен "Бер китап мең кешене бәхетле итә"
дип исемләнгән китап белән танышу дәресе булып узды. Бу дәрестә аларга, китап белән ничек дөрес эшләргә, аның тарихын һәм бүгенге заманча дөньяда иң кыйммәтле нәрсә булып торганлыгын, нинди материалдан эшләнгәнлеге аңлатылды. -
Песнәкләр көне 11.11.2022

Гимназиябездә төрле түгәрәкләр бик уңышлы әшләп килә. "Галәм киңлекләрендә" дип аталган экология түгәрәгенә йөрүче 3Б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Гафарова И. И. белән " Песнәкләр көне" темасына проект эше башкардылар.










