Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Габдулла тукай тууына 136 ел 26.04.2022

26 нчы апрель - Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.
Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес.
Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак хэтеребездә мәңгегә сакланып калачак.
Шушы уңайдан гимназиябездә "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә укучылар торле образларга кереп, Тукай шигырьләре, әкиятләре белән таныштырдылар. Кичә бик күңелле үтте. -
Флаг күтәрү 25.04.2022

-
Субботник 23.04.2022

23 апрель - Бөтенроссия чистарту, җыештыру көне дип игълан ителде. Шул уңайдан чисталык икеайлыгы кысаларында "Субботник" акциясенә безнең гимназия дә кушылды.
-
Пушкин картасы 22.04.2022

Өлкән сыйныф укучылары дәресләрдән соң вакытларын бер дә бушка уздырмыйлар. "ЧУЛПАН" мәдәният үзәгенә барып концерт карап кайттылар


-
Рәхмәт сезгә ветераннар! 21.04.2022

Рәхмәт сезгә ветераннар.
Буыннардан буыннарга...
Күчә барыр сезнең даннар...
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
7а сыйныфы укучылары ветераннарны бәйрәм алдыннан бүләкләп кайттылар. -
Балалар оешмасы утырышы 20.04.2022

Бүген ЦВРда "Балалар оешмасының координация советы" утырышы булып узды. Бу чарада Гимназиябездән 8 нче сыйныф укучысы Юнысов Таһир һәм 7 нче сыйныф укучысы Егорова Азалия дә катнашып кайттылар.
-
Хайваннарны яклау атналыгы 19.04.2022

18 нче апрельдән Гимназиябездә хайваннарны яклау атналыгы башланып китте.Хайваннарның табигатьтә әһәмияте искиткеч зур.
Шул уңайдан, укучыларыбыз катнашында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә, укучылар үзләренең йорт хайваннарына багышлап ясалган рәсем, плакатларын алып килделәр.
Әйдәгез, әле, бырыбыз да бу акциягә кушылыйк! Йортсыз калган кечкенә дусларыбызга ярдәм итик! Аларны саклыйк, яклыйк! -
Җиңел атлетика 18.04.2022

18 апрель көнне Гимназиябезнең малайлары һәм кызлары Үзәк Стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узган, җиңел атлетика йөгерешендә катнаштылар. Алар 200 м, 300 м, 400 м, 500 м кебек дистанцияләр булган эстафетаны йөгереп үттеләр. Афәрин укучылар!
-
Космик хыяллар 12.04.2022

Космонавтика көненә карата өлкән сыйныф укучылары "Космик хыяллар" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырды.
-
Космонавтика көне 12.04.2022

Башлангыч сыйныф укучылары күргәзмәгә үзләренең кулдан ясалган поделкаларын тәкъдим иттеләр.










