Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Таяну ноктасы 09.10.2022

Күптән түгел гимназиябез укытучылары Резедә Фатыховна ( башлангыч сыйныф укытучысы) һәм Лилия Газинуровна ( инглиз теле укытучысы) "Таяну ноктасы"(Точко опоры) дип исемләнгән телевизион тапшыруда булып кайттылар. Тапшыруның әлеге чыгарылышы "Хәзерге заман укытучысы нинди ул?" дигән темага багышланган иде.
-
Кырлай - Тукай музеена сәяхәт 09.10.2022

8 октябрьдә гимназиябезнең 5А сыйныфы укучылары һәм укучыларның әниләре Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына көзге экскурсиягә бардылар
Комплекс составына кертелгән Габдулла Тукай музеен, Сәгъди абзый йортын һәм Әхмәт хан бай йортын күреп, бик күп мәгълүмат алдылар. Сәяхәттән экскурсантлар бик канәгать булып кайттылар
-
"Школьный кубок чистоты" 08.10.2022

8 нче октябрь көнне 6а сыйныфы укучылары "Школьный кубок чистоты" дип исемләнгән бәйгедә катнашып кайттылар. Укучылар мастер класслар карадылар, интеллектуаль һәм физик юнәлештә үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Союзмультпарк 05.10.2022

Бүген 2а сыйныфы укучылары укудан бераз арынып, союзмультпаркка барып, күңелле генә ял итеп кайттылар.
-
Бер күрешү, үзе бер гомер 03.10.2022

Бүген гимназиябездә күптән көтеп алынган өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче, укытучылар көненә багышланган зур чара булып узды. Бу бәйрәмгә гимназиябездә элек укытып , лаеклы ялга киткән укытучылар чакырулы иде. Кунакларыбыз иң элек сәгать ярымлык концерт карадылар, ә аннан соң чәй табынына озатылдылар.
Ә инде бәйрәм концертын башлап җибәрүче җырлы -моңлы гаилә Рәмилә һәм Рамил Хәйретдиновларга аерым зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә!
Шулай ук бәйрәмнең иң зур кунагы буларак мәгариф идарәсенең баш белгече, Рәйхана Әминовна да катнашты. Бәйрәм чарасы барлык кунакларның да күңеленә хуш килгәндер дисәк тә була. -
Өлкәннәр көне 01.10.2022

Көзге календарьда бер үзенчәлекле көн бар, ул кешеләрнең йөрәкләрен тирән рәхмәт хисләре белән тулыландыра.
Бу 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.
Өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, аларга рәхмәт сүзләрен әйтергә һәм күңелле сюрпризлар ясау өчен иң изге һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе.
3а сыйныфы нәкъ шулай эшләгән дә, үзләренең әби - бабаларының портретларын ак кәгазьгә төшереп, бәйрәм көненә олы сюрприз ясаганнар. -
Озынайтылган көн группасы 28.09.2022

- Апа, безгә артыбыздан
Шыбыр- шыбыр кем дәшә?
- Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә!
Бүгенге һава торышына карап, озынайтылган көн группасына йөрүче (гпд) 1а сыйныфы укучылары кулчатырлар ясарга булдылар. -
Галәм киңлекләре 26.09.2022

Бүген 1в сыйныфы укучылары әйләнә-тирә дәресендә "Безнең баш өстебездә нәрсәләр бар?" дип исемләнгән темага карата проект эшләрен якладылар.
-
Шаяннарча тапкыр уңган булыйк! 26.09.2022

Бездә бүген кунакта ШАЯН тв телеканалы булды. Алар үзләренең телеканалларында, алып баручыларның сайлап алу турын үткәрделәр.
-
Шаян тв 26.09.2022

Бездә бүген кунакта ШАЯН тв телеканалы булды. Алар үзләренең телеканалларында, алып баручыларның сайлап алу турын үткәрделәр.










