Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Сәламәт булыйк! 22.09.2022

21-22 нче сентябрь көннәрендә җиңел йөгерү буенча Үзәк стадионында ярыш узды. Ярышның шарты 1 км араны йөгереп узу иде. Шул чарада безнең гимназия укучылары
да катнаштылар. Афәрин укучылар!


-
Көзге муллык 21.09.2022

Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айларда үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат белән!
Без дә гимназиябезне алтын сары төсләргә күмергә булдык. Укучыларның табигый материаллардан ясаган композицияләреннән күргәзмә оештырдык. -
Хәйрия ярминкәсе 10.09.2022

"Хәерле көн, хөрмәтле әти – әниләр, укучылар һәм коллегаларым! Ике көн дәвамында гимназиядә зур чара – Хәйрия ярминкәсе узды. Бу акциядә катнашкан һәрбер балага, әти – әнигә һәм укытучыга зур рәхмәтемне белдерәсем килә!!! Бу ел безнең өчен уникаль!!! Хәйрия ярминкәсе нәтиҗәләрен кургәч, аның шулай икәненә тагын да инанасың. Көзге Хәйрия ярминкәсендә без 72890 сум акча җыйганбыз!!! Җыйган акча авыру балаларга барып ирешсен һәм ярдәме тисен иде дигән теләктә калам!!! Бу акцияне оештырган 4А һәм 8А сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчеләренә, педагог – оештыручыбыз – Фәния Наилевнага , тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Флюзә Рузалевнага зур рәхмәт!!! Эшләгән яхшылыкларның рәхәтен тоеп, балаларыбызның шатлык – куанычларына сөенеп, сәламәт, бердәм булып яшәргә язсын!!! " - дип зур рәхмәт сүзләрен белдерде гимназиябез директоры Гөлшат Әбүзәровна

-
Әти-әниләр җыелышы 07.09.2022

Гимназиябездә ике көн рәттән әти-әниләр җыелышы булып узды. Уку елы дәверендә нинди планнар күздә тотылачагы һәм Идел буе районының сәнгать мәктәбе тарафыннан безнең гимназиядә уткәреләчәк түгәрәкләр белән гимназиябезнең яңа директоры, Гөлшат Әбүзәровна таныштырды.
Шулай ук әлбәттә, бу көнне әти-әниләр дә яңа бина буенча, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашмыйча кала алмадылар. -
Юлда һәрчак бул уяу! 06.09.2022

Испектор Ямалов М. юл йөрү куркынычсызлыгында яңа кагыйдәләр, знаклар барлыкка килү белән 6б, 9а, 6а сыйныфы укучыларын, ә башлангыч сыйныф укучыларын инспектор Гиниатуллина М. П. таныштырды. Фотосурәттә 4а сыйныфы укучылары. Үз гомеребезне куркыныч астына куймыйча, юлларда сак булсак иде

-
Дүшәмбе иртәсе 05.09.2022

Бүгенге "Галәм" иртәсе 1 нче сыйныфка тәүге тапкыр аяк баскан укучыларыбыз белән берлектә Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарып башланып китте.
-
Белем бәйрәме. Ачылыш. 01.09.2022

Гимназиям минем гимназиям,
Яшьлегемнең нурлы почмагы.
Син илтәсең безне киләчәккә,
Ышанычның кайнар кочагын!
Менә ниһаять күптән көтелгән яңартылган бинага тәүге аяк бастык. Аякларыбыз җиңел, укуларыбыз нәтиҗәле, бинабыз якты белем учагы булсын дигән теләктә калабыз! -
Таныклык алу кичәсе. 28.06.2022

Кадерле 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар! Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы бәйрәм - аттестатлар тапшыру белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бу ел сезнең һәрберегез өчен үзенчәлекле булды. Сез үз тормышыгыздагы иң мөһим этапларның берсен үттегез - гимназияне тәмамладыгыз. Әмма алда-һөнәр сайлау һәм үз тормыш юлын билгеләү. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген һәркем үз алдына куелган максатларга ирешә, үз потенциалын тулысынча ача алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә уңыш бары тик шәхси инициативага, үз көчеңә ышанычка, алга бару теләгенә генә бәйле. Сез – Татарстаныбызның, Россиябезнең киләчәге һәм өмете. Үз көчегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга амбициоз максатлар куегыз һәм теләгегезгә ирешегез – ул чакта сезне, һичшиксез, уңыш көтәр!” дип үз теләкләрен җиткерде гимназиябез директоры Равил Хасанович. -
Соңгы кыңгырау 24.05.2022

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Бүген гимназиябездә тантаналы рәвештә "Соңгы кыңгырау" кичәсе булып узды.
Укытучыларны да, бәйрәмгә килгән кунакларны да, күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Вакыт сиздерми генә үтеп киткән. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләп, аларга дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәүләрен теләп калабыз!



-
Игелекле булыйк! 21.05.2022

Җиребезгә якты кояш нуры
Килгән кебек ерак-ерактан,
Изге эш тә җан җылыта ала,
Чыкса әгәр кайнар йөрәктән.
1Б сыйныфы укучысы Галиева Ясминә игелекле эшләр акциясендә.










