Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Буратино"ның туган көнендә 10.11.2022

Бүген китапханәдә 4а сыйныфы белән "Буратино"ның туган көненә багышланган сыйныфтан тыш чара үткәрелде.
-
Мөһим сөйләшү. Халыклар бердәмлеге көне 07.11.2022

Укучыларда толерантлык тәрбияләү максатыннан 5А сыйныфында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без - төрле, ләкин без - бергә!» дип исемләнгән дәрес үтте. Укучылар дәрестә Россия территориясендә яшәүче халыкларның киемнәренә, ризыкларына, гореф-гадәтләренә багышланган проектлар якладылар. «Укучыларны әлеге дәрестә алган җылы хисләр гел озатып йөрсен! Кешеләр шулай, дус, тату, толерантлы булып яшәсеннәр. Илебез тыныч булсын! Бердәм булыйк, бергә булыйк!» - дигән теләген белдерде укытучылары Гөлчәчәк Әсхәтовна.
-
Кидспейска сәяхәт 05.11.2022

Бик күптәнге хыялым -
Кидспейска барырга.
Хыялым тормышка ашты
Көзге каникулларда.
Каникулның соңгы көне дә якынлашты. Ләкин 1б сыйныфы укучылары бу көннәрне өйдә ятып кына үткәрми, ә киресенчә, кидспейс күңел ачу үзәгенә барып, көч җыеп кайттылар. Афәрин укучылар!
Шуның белән көзге каникул сәяхәтебез тәмам дисәк тә була!
Киләсе атнадан барыгызны да белем илендә көтеп калабыз!!! -
"Зооботаника бакчасы"на сәяхәт 03.11.2022

1 А сыйныф укучылары да көзге каникулларын бушка уздырмыйча хайваннар дөньясына сәяхәт итеп кайттылар. "Казаныбыз үзәгендә урнашкан яңа "Зооботаника бакчасы балаларда тирән эз калдырды" - дип өстәп куйды, сыйныф җитәкчеләре Гөлфия Рөстәмовна.
Ә инде зоопаркта булган күңелле мизгелләрен, сезгә дә тәкъдим итәбез. -
"Абый & Сабый" интерактив үзәк 03.11.2022

Ә менә, 2в сыйныфы укучылары, каникул вакытында үзләренең һөнәри осталыкларын сынар өчен "Абый & Сабый" дип исемләнгән иҗади интерактив үзәккә барып, кошларга оя, акча янчыклары эшләп кайттылар.
"Бу шәһәребездә иң яхшы урын, анда кеше һөнәри осталыгын күрсәтә һәм хезмәт матурлыгын күрә алачак" - ди, сыйныф җитәкчеләре Гөлчәчәк Мансуровна. -
Нәтиҗәләр билгеле! 02.11.2022

Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе ахырына якынлашты.
Акциядә гимназиябезнең 105 укучысы катнашты, алар китапханәгә 499 данә китап тапшырдылар.
Бүләк итеп тапшырылган китаплар, китап киштәләрендә үз урыннарын алу белән беррәттән, башка укучыларга да шатлык бүләк итәчәк. 
Ә иң мөһиме, күп китап тапшырган сыйныф укучылары рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
1 урын - 6б,
2 урын -5а,
3 урын - 3а сыйныфы дип табылды.
Афәрин укучылар!
-
Көзге каникулның күңелле мизгелләре 31.10.2022

Нихаять укучыларның көтеп алган көзге каникуллары да килеп китте!
Укучылар каникулны кызыклы һәм файдалы гына башлап җибәрделәр дисәк тә дөрес булыр.
Шушы көннәрдә 4б сыйныфы укучылары "Чулпан" күңел ачу мәдәният йортына барып, "Золушка" әкиятен карап кайттылар.
Ә менә 3а сыйныфы укучылары Африка саваннасы, Замбези елгасына, яңа зоопаркка сәяхәт кылдылар. Сүзне озакка сузмыйча, фотосурәтләргә күз салыйк! -
Яшь белгечләр форумы 31.10.2022

31 нче октябрь көнне безнең “18 нче гимназия” МББУ базасында яшь педагогларның “Бурычлардан - карарлардан: яшь педагогның һөнәри эшчәнлегендә төп юнәлешләр” дигән район Форумы узды.
Чарада бер елдан кимрәк эш стажы булган 66 яшь педагог һәм директорларның яңа билгеләнгән 15 урынбасары катнашты.
Очрашу интерактив-танышудан башланды һәм 5 мәйданчыкта дәвам итте, анда һәркем педагогның цифрлы компетенцияләре, аттестация үзенчәлекләре, Профсоюзлар һәм яшь педагоглар советы турында күбрәк мәгълүмат белә алды.
Модераторы булып районның яшь педагоглар советы рәисе Җамалетдинов Айнур Рәшит улы чыгыш ясады. -
Китапханәгә сәяхәт 28.10.2022

Бүген гимназиябез китапханәсендә 1а, 2б, 3а сыйныфлары өчен “Китап белән танышу” дәресе булып узды.
Китапханәдә укучылар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапларга сакчыл караш булырга тиешлеге белән таныштылар.
"Китапханә турындагы әкиятне бик игътибар белән тыңладык, табышмаклар чиштек, сорауларга җавап бирдек, китапның төрле жанрлары һәм нәрсә сөйләгәннәре белән уртаклаштык" - дип җиткерде китапханә мөдире. -
Qazan QUIZ 26.10.2022

Бүген 11 нче сыйныф укучылары республика күләм үткәрелгән Qazan QUIZ уенында катнаштылар. Командаларга бүленеп төрле конкурсларда ярыштылар. Чара бик күңелле үтте.










