Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
И. С. Тургенев 29.11.2022

29 ноябрь көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Назарова Р. Б. 6 сыйныф укучылары белән И. С. Тургеневның "Бежин луг" әсәре буенча дәрес- проект уздырды.
-
Финанс грамоталылыгы нигезләре 28.11.2022

28 ноябрь көнне "Хокук мәктәбе" проекты тарафыннан гимназиядә " Финанс грамоталылыгы нигезләре" буенча очрашу узды. Әлеге чараны "Яшь юристлар берлеге" вәкилләре, "ТИСБИ" университеты студентлары Мансурова Зилә һәр Демин Глеб оештырдылар. Чара барышында укучылар гаилә бюджеты, керемнәр һәм чыгымнар турында белемнәрен ныгыттылар. Шулай ук акчага сакчыл караш, экономияләү ысулларын эзләү буенча төрле эш алымнары белән таныштылар.
-
"Мөһим сөйләшү" 28.11.2022

Гимназиябездә һәр дүшәмбе иртәсе гимн җырлаудан һәм "Мөһим сөйләшү"дән башланып китә.
Бүген укучылар белән "Дәүләт символлары" дигән темага сөйләшү алып барылды.
3В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Егорова Р. Р. белән әлеге темага карата дәүләт символларыннан күргәзмә оештырдылар. -
Ана - бөек исем 27.11.2022

Әни - җирдә иң газиз,иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы - кояшта,
Күкнең матурлыгы - йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез!
Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
-
"Әниемә бүләккә" 26.11.2022

Үз осталыкларын сынап, 1б һәм 4б сыйныфы укучылары "Әниемә бүләккә" дип исемләнгән мастер класс оештырды. Һәр бала үз открыткасын, букетын булдырды.
"Бүгенге көндә кулдан ясалган букетлар бик популяр. Мондый бүләкләрнең өстенлеге - аларны озак еллар саклап булуда"-ди, 4б сыйныф җитәкчесе, Рушания Мингазовна.
Чара балаларда әти-әниләргә рәхмәт хисләрен үстерүгә ярдәм итә" - дип өстәп куйды, 1б сыйныф җитәкчесе, Лилия Гансовна. -
"Сәламәт туклану " атналыгы 25.11.2022

21- 25 ноябрь көннәрендә гимназиябездә "Сәламәт туклану " атналыгы узды. Атна дәвамында укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану турында уен формасында сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
"Татарча диктант" 25.11.2022

Бүген, 25нче ноябрь көнне, безнең гимназия дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү акциясендә катнашты. Укучылар һәм укытучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Акциянең максаты- татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, татар теле укытучыларын тагын да популярлаштыру.
-
"Әниемнең җылы кочагы" 25.11.2022

25 нче ноябрь көнне гимназиябезнең актлар залында, әниләр көненә багышланган - "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уткәрелде. Кичә матур җыр, бию, шигъри юллары, сәхнәләштерелгән күренешләр белән бик куңелле үтте.
-
Оригиналь котлаулар 25.11.2022

Бәйрәм дәвам итә.
1а һәм 2а сыйныфы укучылары, әниләрен бәйрәм белән котлап, төрле оригиналь плакатлар ясап элгәннәр. Афәрин укучылар!

-
"Минем кече Ватаным" 24.11.2022

Бүген 1в сыйныфы укучылары "Минем кече Ватаным" темасына проект эшләрен якладылар. Һәрберсенең эше үзенчәлекле һәм кызыклы итеп эшләнгән. Афәрин балалар!










