Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Фотозона 13.12.2022

Игътибар! Игътибар! Барыгызны да гимназиябезнең 4 нче катында урнашкан атриумда , фотозона янында көтеп калабыз!
Кышкы фотозоналарны үз кулларың белән бизәү - очрашуның иң истәлекле, иң кызыклы мизгелләрен фотога төшерү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлбәттә, матур җиһазланган фонда фото яки видеода төшү һәм фото яхшырак килеп чыга. Рәхим итегез!
-
“Россия – минем тарихым” 13.12.2022

13 нче декабрь көнне 7Б сыйныфы укучылары тарих укытучысы Гөлчәчәк Әсхәтовна белән Казан ярминкәсенең “Россия – минем тарихым” мультимедиа паркында Петр I 350 еллыгына багышланган «А о Петре ведайте…» дип исемләнгән күргәзмәгә бардылар. Укучыларга илебез тарихы буенча дәрестән тыш өстәмә яңа кызыклы мәгълүмат зур кызыксыну уятты.
-
Сандугач теле кирәк! 12.12.2022

"Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк!" - дип өздереп җырлаучы 2б сыйныфында белем алучы егетебез Замилов Вильдан "Рождественское сияние" дип исемләнгән конкурста катнашып, район турында 1 нче дәрәҗәле лауреат булды һәм шәһәргә үтте . Афәрин Вильдан
Алга таба да зур уңышлар сиңа

-
Имтиханнар 12.12.2022

Бүген гимназиябездә 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан тотты.
-
"Татар кызы -2022" 11.12.2022

Татар кызы нинди була диләр,
Татар кызы ул - үзенчәлек.
Тәрбияле дә ул , оялчан да,
Шул вакытта тулы серлелек.
Милләт анасы исемен йөртәчәк татар кызы иң матур, иң саф, иң әдәпле, иң тырыш, иң акыллы, иң белемле, һәм иң миһербанлы булырга тиеш.
Ә менә безнең Сиринәбезгә килгәндә, шушы татар кызына булган хас сыйфатларны ул, үз эченә ала. Әле шулай гына да түгел, авыр чакта иң беренче булып ярдәмгә килүче дә - ул. Гимназиябез ишеген ачып керүгә үк "Хәерле иртә барчабызга да" - дип елмаеп, нур чәчеп керүе генә ни тора аның.
Каендай төз, нәфис гәүдә, өзелеп чыгардай нәзек билле бу сылу кызыбызның янып торган, зәңгәрсу күзләрендә ниндидер серлелек тә бар әле аның.
11 нче декабрь көнне Пирамида күңел ачу үзәгендә "Татар кызы -2022" бәйгесенең финалы булып узды. Бу бәйгедә 1в сыйныфы җитәкчесе Насибуллина Сиринә Ринатовна да катнашты һәм "Иң кыю кыз" номинациясендә җиңү яулады.

Афәрин Сиринә Ринатовна!
Йомгаклап, шуны әйтәсебез килә , Сиринә Ринатовна ул беркем белән дә алыштыргысыз, табигать тарафыннан тәрбияләнгән чын татар, авыл кызы.
Без анарга үз чиратыбызда киләчәктә дә уңышлар телибез! Киләчәгегез якты, өметле булсын дигән теләктә калабыз! -
Халыкара фәнни-гамәли конференция 10.12.2022

10 нчы декабрь көнне 4а сыйныфы укучысы Сабитова Дилия Ч.Т.Айтматов исемендәге 8 нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә "И.А.Крылов иҗаты" буенча төзелгән проекты белән "Виртуаль экскурсия" секциясендә катнашты.


-
"Ватан Геройлары" көне 09.12.2022

9 нче декабрь көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мансурова Г.Ә. 5-7 сыйныфларда "Ватан Геройлары көне"нә багышланган батырлык сәгатьләре үткәрде. Дәресләрдә илебез каһарманнары турында документаль фильмнар күрсәтелде. Укучылар герой шагыйрь Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" күренешен карадылар, "Батырлык турында", "Егет юлы" шигырьләрен укыдылар. Ватан Геройларының батырлыклары турында таныштылар. Укучылар "Бородино" әсәреннән өзекләр дә сөйләп үттеләр.
-
Коррупциягә каршы көрәш 09.12.2022

9 нчы декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Гимназиябездә атна дәвамында ришвәтчелек буенча сыйныф сәгатьләре, интеллектуаль уеннар үткәрелде. Бүген югары сыйныфлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Укучылар кызыксындырган сорауларга җавап таптылар, үз фикерләре белән бүлештеләр.
-
Халыкара инвалидлар көне 08.12.2022

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен декабрьнең беренче ункөнендә Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Шул уңайдан 5А сыйныфы әти-әниләре һәм укучылары да “Без төрле, әмма без бергә” дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрделәр. Казан шәһәренең «Апрель» реабилитация үзәгендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга бизиборд һәм уку-язык өчен кирәк-яраклар бүләк иттеләр. Бүген көтмәгән җирдән шалтыратып үзәктән безгә рәхмәт хаты тапшырдылар. Адәм баласына һәрчак нидер җитми, ашыга, тормыштан зарлана. Янәшәдә генә ярдәмгә мохтаҗларның моң-зарларын ишетми. Язмыш кимсеткән бу кешеләрнең яшәүләре зур батырлык. Аларны җылы караштан, җылы сүздән мәхрүм итмик. Сәламәтлекнең кадерен белеп, түземле, шәфкатьле булырга өйрәник
-
Солдатка хат яз» акциясе 08.12.2022

Шушы көннәрдә гимназиябездә "Солдатка хат яз» акциясе үткәрелде. 2в сыйныфы укучылары Билгесез солдатка хат язды.
Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар стандарт формадагы өчпочмаклы хатлар язганнар. Хатлар ярдәмендә, фронтта сугышкан солдатлар һәм аларның туганнары арасында элемтә булган. Өчпочмаклы хатлар солдатларның исән-сау булуын яки яу кырында ятып калуы турында хәбәр иткән.
Хәзерге буын өчпочмаклы хатларны күргәндә, еш кына аларның гадәти булмаган формасына гаҗәпләнә. Тик 75 ел элек хатның мондый формасы беркемне дә гаҗәпләндермәгән — нәкъ менә алар һәр йортта көтеп алынган иң кыйммәтле әйбер булган.










