Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Чынмы, ялганмы?" дип аталган интеллектуаль уен 20.01.2023

Бүген 8 нче сыйныф укучылары белән физика фәне буенча "Чынмы, ялганмы?" дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Әлеге уенда 8А сыйныф укучылары җиңү яуладылар.
-
"В тишине" дип аталган интерактивный музейда 19.01.2023

19 нчы гыйнвар көнне 11нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Светлана Федоровна белән "В тишине" дип аталган интерактивный музейда булып кайттылар. Шулай ук шоколад ясау буенча мастер- класста катнаштылар. Әлеге экскурсия укучыларга бик ошады.
-
"Кошлар безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән стенгазета 19.01.2023

Күптән түгел 2в сыйныфы укучылары да төркемнәргә бүленеп, "Кошлар безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән стенгазета чыгардылар. Ә ни өчен кирәк булды соң бу? - дигән сорауга, укучыларның җаваплары болайрак:
"Бездә күчмә һәм торак кошларны күзәтү, төрләрен билгеләү, алар нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген ачыклау. Кошлар турында табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр өйрәнү, рәсемнәр ясау, кош оялары ясап элү. Кошларның табигатьтәге ролен ачыклау. “Кошлар ничек очалар?”- соравына җавап эзләү, тәҗрибәләр үткәрү. Кошларга сакчыл караш уяту безнең төп максатыбыз" диделәр алар.
Сыйныф җитәкчеләре Гөлчәчәк Мансуровна да: "Балалар молодцы! Бик тырышып эшләделәр! Эшнең нәтиҗәсе шатлык бирә!" -дип үз сүзен өстәп куйды. -
Математика атналыгы дәвам итә. 18.01.2023

Бүген гимназия укучылары математика фәне буенча белемнәрен тагын да арттырдылар. 3нче сыйныф укучылары белән "Шигъри мәсьәләләр" конкурсы оештырылды. 6нчы сыйныф укучылары "Йомшак буын" уенында үзләренең белемнәрен сынадылар. Әлеге уенда җиңүче итеп 6В сыйныф укучысы Кутлеметов Аяз табылды. Шулай ук 10, 11 сыйныф укучылары белән " Минем уен" дип аталган бәйге үткәрелде. 1 урынны Сафин Алим, 2 урынны Хайретдинова Әминә, 3 урынны Валеев Хәлим яулады. Әфарин укучылар!!!
-
"Чулпан" мәдәният үзәгендә Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәре 18.01.2023

18 нче гыйнвар көнне "Апуш" балалар театр студиясенә йөрүче укучылар "Чулпан" мәдәният үзәгендә Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәрен мюзикл жанрында сәхнәләштерделәр. Әлеге чарада 4А сыйныф укучысы Насыйбуллина Нәсимә һәм 6А сыйныф укучысы Галиев Кәрим катнаштылар. Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
-
"Минем сыйныфым" проект 18.01.2023

1б сыйныфы укучыларының "Минем сыйныфым" дип исемләнгән проект эшләре.
-
"Математик парк" 17.01.2023

Бүген математика атналыгы кысаларында укучылар белән "Математик парк" уены, "Мавыктыргыч фигуралар" конкурсы үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Патриотлык рухы 16.01.2023

Гимназиябездә һәр дүшәмбе иртәсе Россия һәм Татарстан гимннарын җырлаудан, дәүләт флагларын күтәрүдән башланып китә. Патриотлык рухы тәрбияләү әлеге чараның төп максаты булып тора.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Ленинград блокадасы" 16.01.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләрнең" темасы "Ленинград блокадасы- тарихның онытылмас бите" дип аталды. Укучылар Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштылар, батырларны искә алдылар, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштылар.
-
Математика атналыгы 16.01.2023

16 нчы гыйнвардан гимназиядә математика, физика һәм информатика атналыгы башланды. Укучылар өчен китап күргәзмәсе, "Саннар кем белән дус?" дип аталган рәсем конкурсы оештырылды.










