Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Волейбол лигасы" ярышы 02.02.2023

Спортка килгәндә, бүген 10-11нче сыйныф укучылары арасында "Волейбол лигасы" ярышы булып узды. Ярыш бик кызыклы формада үтте. Уен ике этаптан торды. Беренче этапта, укучылар спортка кагылышлы тест биремнәрен үтәделәр, икенче этап иң мөһим этап, ул да булса волейболны барлык кагыйдәләргә дә таянып уйнау иде.
Барлык төркемнәр дә бик нык тырыштылар. Уен булгач, аның җиңүчесе дә һәм җиңелүчесе дә була.
Нәтиҗәдә, 11 нче сыйныф укучылары иң күп очко җыеп, җиңүче дип табылды.
Афәрин, укучылар! Алга таба да көчле һәм җитез булыгыз!
Ә без ,үз чиратыбызда, ярышны оештырган өчен, укытучыларыбыз, Лилия Камилевнага һәм Айзат Рифатовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Көйне уйлап тап" - җырлы викторина 02.02.2023

Сәнгать атналыгы кысаларында, җыр дәресе укытучысы, Фәридә Гайнетдиновна да үзенең дәресләрендә, атна дәвамында, һәрбер сыйныф белән "Көйне уйлап тап"(Угадай мелодию) дип исемләнгән җырлы викториналар уздыра. Укучыларга да мондый төрдәге уенлы дәресләр бик ошый. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары аның дәресләренә бик теләп йөриләр.
-
Сәнгать атналыгы дәвам итә 01.02.2023

Сәнгать атналыгы кысаларында укучылар белән мәгълүмати стендлар әзерләнде.
-
"Иң акыллы сыйныф" дип исемләнгән брейн - ринг 31.01.2023

Бүген 9-11 сыйныфлар арасында "Иң акыллы сыйныф" дип исемләнгән брейн - ринг уздырылды. Уен җылы һәм дустанә атмосферада үтте, укучылар бик актив катнаштылар. Әлеге чарада 9А сыйныф укучылары җиңү яулады. Уенны үткәргән өчен Гөлназ Мәҗитовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!!
-
Минем яраткан сыйныфым 30.01.2023

1А сыйныф укучылары "Минем яраткан сыйныфым" темасы буенча проект эшләре башкардылар. Һәр укучы үз сыйныфын, дусларын яратуы турында сөйләде.
-
"Сәламәтлек" көне 30.01.2023

3Б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Илсияр Илгизовна белән сәламәтлек көне оештырдылар. Укучылар саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар, кышкы табигатьне күзәттеләр, төрле уеннар уйнадылар.
-
Күңел бизәкләре 30.01.2023

Бүгеннән гимназиябездә сәнгать фәннәре атналыгы башланып китте. "Күңел бизәкләре" дип аталган выставка оештырылды.
Җитәкчеләре , Равилә Хәйдәровна. -
"Сабантуй" журналының гыйнвар ае 28.01.2023

Гимназиябез укучылары барлык конкурсларда да актив катнашып баралар. Укучыларның рәсемнәре "Сабантуй" журналының гыйнвар ае санында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Имин йөр" бәйгесендә басылып чыкты. Афәрин, укучылар!
-
"Ленинград блокадасы" азат ителгән көнгә карата ачык дәрес 28.01.2023

Гимназиябезнең 6-7 сыйныфларында «Без срока давности: Ленинград – непокоренный город» Бөтенроссия ачык дәресләре үткәрелде. Укучылар «Блокада карлыгачы» символы, Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары, блокада укытучыларының язмышы, тарихи фактлар белән таныштылар.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды. -
Тарих вакыты 27.01.2023

Фәннәр атналыгы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары «Тарих вакыты» дип исемләнгән туристлык агентлыгы тарафыннан «Борынгы заман тарихы» илләренә бару өчен самолеттагы бизнес-класска билетлар, сәяхәтләргә юлламалар уйнатуда катнаштылар. Нәтиҗәдә, әлбәттә, дуслык җиңде.










