Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум 08.12.2022

Бүген 2в сыйныфы укучысы Ибрагимова Диләрә "Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форум"ында катнашып кайтты.
"Бу форумда элеккеге президентыбыз, Минтимер Шәрип улы Шәймиевны да күрү бәхетенә ирештем бит"- дип, хис - кичерешләрен җиткерде ул. -
Әдәби сәяхәт 07.12.2022

2в сыйныфы укучылары китапханәче белән бергә А.Н. Толстой иҗаты буенча “Әдәби сәяхәттә” булдылар. Сәяхәттә балалар күп кызыклы мәгълүмат алдылар. “Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары” викторинасында да бик теләп катнаштылар.
-
"Коррупциягә каршы көрәш" 07.12.2022

Гимназиябез китапханәсендә
"Коррупциягә каршы көрәш" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. -
БДИда катнашу өчен рус әдәбиятыннан йомгаклау 07.12.2022

7 декабрь көнне 11 нче сыйныф укучылары БДИда катнашу өчен рус әдәбиятыннан йомгаклау сочинениесы яздылар.
-
Нәрсә? Кайда? Кайчан? 07.12.2022

7 нче декабрь көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Усманова Э. Р. 8 сыйныф укучылары белән антикоррупция темасына кагылышлы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип аталган интеллектуаль уен үткәрде. Әлеге чара укучыларда ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт уяту, хокук бозуга карата җаваплылык формалаштыруга юнәлтелгән иде.
-
Җиһанда кыш 06.12.2022

"Яңа елга яхшы кәеф, зур уңышлар белән керик әле" - дип, 1б сыйныфы укучылары үзләренең Җиһанга кыш килде" дип исемләнгән аппликацияләре белән сөендерделәр

-
Коррупция турында ни беләсең? 06.12.2022

6 нче декабрь көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мансурова Г. Ә. 6,7 сыйныф укучылары өчен "Коррупция турында ни беләсең?" дигән темага әңгәмәләр үткәрде.
Укучылар коррупция төшенчәсе һәм аның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, ришвәтчелек белән ничек көрәшергә кирәклеген үзләштерделәр. Укучылар әлеге темага кагылышлы язма эшләр башкардылар, рәсемнәр ясадылар. -
" Билгесез солдат" 03.12.2022

3 нче декабрь "Билгесез солдат көне" уңаеннан 5-7 сыйныфларда Хәтер дәресләре үткәрелде. Укучылар үзләренең гаиләләрендә хәбәрсез югалган бабалары турында сөйләп үттеләр. " Билгесез солдат" көне безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата булып тора.
-
Кыш бабайга открыткалар 02.12.2022

Сез, Кыш бабайга хат яздыгызмы әле? Ә менә 1 А сыйныфы укучылары бүген Кыш бабайга открыткалар ясады.
-
ЮХИДИ 30.11.2022

30 нче ноябрь көнне 5А һәм 7А сыйныфы укучылары өчен ЮХИДИнең профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Хайруллина Сагдия Салиховна юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган дәрес үткәрде. Ул урамда дөрес хәрәкәтләнүгә игътибар итәргә икәнен аңлатты, әңгәмә барышында балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.










