Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Күңелле стартлар 20.12.2022

Бүген гимназиябездә 1, 2 сыйныфлар катнашында, киләчәк яңа еллар алдыннан "Күңелле стартлар" булып узды. Һәр сыйныф укучысы үзләренең иң җитез һәм көчле булуларын исбатларга тырыштылар һәм барлык ярышларда да бик теләп катнаштылар. Аларны плакатлар тоткан җанатарлар кычкырып хуплап торды. Чара бик күңелле узды.
Шулай итеп исәп:
1 урын - 1а, 2в сыйныфы укучылары;
2 урын- 1б, 1в, , 2а сыйныфы укучылары;
3 урынны - 1г, 2б сыйныфы укучылары үзара бүлештеләр.
Афәрин




-
«СалаваTik лар белэн Яна ел» 19.12.2022

"Бүген укучыларым белән IT-паркта сәяхәттә булдык. «СалаваTik лар белэн Яна ел»да бик күңелле һәм бик матур булды. Укучылар да рәхәтләнеп ял итте" - дип, куанып сөйләде 3в сыйныфы җитәкчесе Рәмилә Рифатовна.
-
"Карамель фабрикасы"на сәяхәт 19.12.2022

Бүген 2а сыйныфы укучылары "Карамель фабрикасы"на сәяхәт кылдылар. Сүзне озакка сузмыйча үзләре җиткергән хис кичерешләрен укып китәргә һәм фотосурәтләргә дә күз салырга тәкъдим итәбез. "Без сыйныф белән Кыш Бабайның "Карамель фабрика"сына бардык!
Башта убырлы карчык урлаган карамель рецептын эзләдек, тапканнан соң, Кыш Бабайга кунакка киттек, аннары гномнар белән карамелькалар ясадык! Ул карамельнең ничек тәмле икәнен белсәгез икән, телеңне йотарлык булды ул.
Әле бит безнең өчен дип, күләгәдәге театрны да әзерләгәннәр иде.
Ахырдан гномнар белән тәмле итеп чәй эчтек һәм Кыш Бабай белән фотосессия булды! Анда безгә барыбызга да бик ошады. Калган сыйныфларга да бу фабрикага барырга киңәш итәр идем!" - дип җиткерделәр алар. -
"Белем җәүһәрләре" 18.12.2022

Бүген, ягъни 18 нче декабрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татнетны үстерү фонды тарафыннан уздырылган , XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашып, "Иң яхшы видеоролик" номинациясендә 1 урынны, " Танылган шагыйрьнең лирик әсәрен иң яхшы башкаручы" номинациясендә 3 урынны яулаган, 6б сыйныфы укучысы Валеева Алимәне зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Җитәкчесе: Вәлиәхмәтова Гөлназ Мәҗит кызы.
Афәрин

Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Сәламәт булыйк! 15.12.2022

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен - хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру мөһим. -
Сак булыгыз: грипп! 15.12.2022

-
Татарстан Республикасы Конституция судында экскурсиядә 15.12.2022

15 нче декабрь көнне 10 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Конституция судында экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар әлеге юнәлешнең барлыкка килүе, эш барышы, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары белән таныштылар.
-
"Что? Где? Когда?" 14.12.2022

Бүген 10-11 нче сыйныф укучылары "Что? Где? Когда?" дип исемләнгән шәһәр туры бәйгесендә катнашып, Республика күләменә уздылар. Афәрин, укучылар!

Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!

-
Э. Н. Успенскийга багышланган әдәби уен 14.12.2022

14 нче декабрь көнне Үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре 3б һәм 3в сыйныф укучылары өчен танылган язучы Э. Н. Успенскийга багышланган әдәби уен үткәрделәр. Укучылар Эдуард Николаевичның биографиясе белән таныштылар, әсәрләре буенча сәяхәт кылдылар, Крокодил Гена һәм Чебурашка, Простоквашино геройларын искә төшерделәр, «Про Сидорова Вова» мультфильмын карадылар. Әлеге чара укучыларга бик ошады.
-
"Сихри кыш" 13.12.2022

Кыш – һәрберебезгә могҗизалар, шатлыклар китерә торган ел фасылы. Тәрәзәләрдәге бизәкләр дә, тимераякта шуу да һәм, әлбәттә, кышкы табигать күренешләре: чиксез ак киңлекләр, кар белән капланган агачлар, кар көртләре – барысы да шатланырга сәбәп була ала. Бары тик тирә-ягыбыздагы матурлыкны күрә белергә генә кирәк!
Нәкъ менә шуның өчен без дә, үзебезнең гимназиябездә "Сихри кыш" дип исемләнгән бәйге уздырырга булдык. Бу бәйгенең үзенчәлеге шунда, һәрбер сыйныф үзенең кулдан эшләнгән композициясен тәкъдим итәргә тиеш була, әлбәттә инде ул кышкы тематикага кагылышлы булырга тиеш. Әле бит бәйге ахырында призлы урыннар да каралган.
Сез әзерме? Әзер булсак, әйдәгез киттек...!










