Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Әйләнә- тирә дөнья фәненнән блиц- турнир 27.01.2023

Гимназиябездә фәннәр атналыгы дәвам итә. Югары сыйныф укучылары биология, география, тарих фәннәреннән төрле темаларга багышланган презентацияләр белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары белән әйләнә- тирә дөнья фәненнән блиц- турнир оештырылды.
-
"Ханбикә Сөембикә серләре" дип исемләнгән квест 27.01.2023

Бүген 6 нчы сыйныфларда туган ягыбыз тарихына багышланган "Ханбикә Сөембикә серләре" дип исемләнгән квест үткәрелде. Квестның авторы - 10 нчы сыйныф укучысы Сруров Сәид. Бу маҗаралы сәяхәтне оештыруда ярдәм иткән 10 нчы сыйныф егетләренә һәм кызларына рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Китапханәдә Равил Хәсәнович белән 5А сыйныф укучыларының әдәби очрашуы 26.01.2023

26 нчы гыйнвар көнне китапханәдә Равил Хәсәнович белән 5А сыйныф укучыларының әдәби очрашуы булып узды. Укучылар Равил Хәсәновичның иҗаты белән таныштылар, үзләренең курайда, гармунда уйнау сәләтләрен дә күрсәттеләр. Әлеге чара бик җылы атмосферада үтте.
-
«Җәмгыять белеме» фәненнән хокукый квест 25.01.2023

Тарих атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Әсхәтовна 7нче сыйныфларда «Җәмгыять белеме» фәненнән хокукый квест үткәрде. Укучылар балалар хокукы өлкәсендә белемнәрен тикшереп кенә калмады, күп яңалыклар да белде. Квест 6 этаптан торды: “Хокуклар һәм бурычлар”, “Әкияти – хокукый”, “Мәкаль җыю”, “Җырлы”, "Хокуклы", “Анаграммалар”. Квест кагыйдәләре белән танышкач укучылар үз тукталышларына юнәлделәр. Беренче станциядә хокукларны һәм бурычларны дөрес бүләргә кирәк иде. “Әкияти-хокукый " да бераз уйларга, әкиятләрне искә төшерергә һәм геройларның нинди хокуклары бозылуын атарга кирәк булды. “Мәкаль җыю" станциясе балаларны бик аптыратса да, алып баручының ярдәме белән "ерып" чыктылар. “Җырлы” станциясенә кадәр җиткәч бик җитди сораулар көтә иде: җырны тыңларга һәм анда нинди хокук турында җырлануын билгеләргә кирәк. “Анаграмма" станциясе балаларны шатландырды, һәм алар “Хокук һәм закон” дигән темага бик тиз сүзләр төзеделәр. Квестта катнашучылар барлык сынауларны да уңышлы үттеләр, зирәклек һәм тапкырлык күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә 7Б сыйныфы укучылары беренче урынны яуладылар.
Хокукый квест укучыларга хокуклар турында белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. -
Тарих, җәмгыять белеме, биология, география, химия һәм астрономия атналыгы 24.01.2023

23 нче гыйнвардан гимназиядә тарих, җәмгыять белеме, биология, география, химия һәм астрономия атналыгы башланып китте. Укучылар өчен китапханәдә күргәзмә оештырылды, тәнәфес вакытында әлеге фәннәр турында кызыклы фактлар яңгырады.
-
Равил Хәсәновичның иҗатына багышланган кичә 24.01.2023

24 нче гыйнвар көнне гимназиябездә бик зур хөрмәткә лаек булган, күп еллар директор вазыйфасын башкарган Равил Хәсәновичның иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Әлеге чара матур котлаулар, җырлар, биюләр һәм Равил Хәсәновичның үзе язган шигырьләре белән үрелеп барды. Укучылар әлеге шигырьләрне зур горурлык хисе белән залда утыручы тамашачыларга җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе Равил Хәсәнович сүзләренә язылган гимназия гимны белән тәмамланды.
Равил Хәсәнович үзенең гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган югары категорияле укытучыбыз. Аның эштәге уңышлары һәм ирешкән дәрәҗәләре санап бетергесез. Без дә үз чиратыбызда Равил Хәсәновичка гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә дигән теләктә калабыз! -
Юлда бул, гел уяу 24.01.2023

24 нче гыйнвар көнне инспекторлар Гостев М.С. һәм Ахметшина А. Р. 1-4 сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. Укучылар барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәргә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
" Мөһим сөйләшүләр" 23.01.2023

Бүгенге " Мөһим сөйләшүләр" " Медиа грамоталылык" темасына багышланган иде. Укучылар интернет челтәрләрен, санлы ресурсларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле куллану ысуллары белән таныштылар.
-
"Ленинград блокадасы" темасына багышланган чара 23.01.2023

23нче гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Зөлфия Рафаильевна белән берлектә 8А сыйныфы укучылары белән "Ленинград блокадасы" темасына багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты: Ленинград халкының батырлыгы турында укучыларның күзаллауларын киңәйтү. Укучыларга камап алынган шәһәрнең авыр сынаулары: ачлык һәм салкынлык, шәһәрне саклау һәм саклау өчен заводларда өлкәннәр белән беррәттән эшләгән балалар турында сөйләделәр . Чара презентация белән үрелеп барды. Укучылар архив документлары белән таныштылар, камалышта яшәүчеләрнең тормышы турында сөйләүче документаль видеоролик карадылар. Нәкъ менә шундый очрашулар безгә буыннарны берләштерергә һәм ленинградлыларның бөек батырлыгы турындагы истәлекне сакларга ярдәм итә.
-
Татарстан тарихы фәненнән Республика олимпиадасында җиңүче 21.01.2023

10 нчы сыйныф укучысы Сруров Сәетне Татарстан тарихы фәненнән Республика олимпиадасында җиңүче булуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Усманова Эльмира Расыховнага рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә яңадан яңа уңышлар теләп калабыз!!!










