Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Батырлык дәресе" 15.02.2023

Шулай ук Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан, гимназиябез китапханәсендә "Батырлык дәресе" темасы астында 6Б сыйныфы укучылары белән тарихи сәгать үткәрелде. Тарихи сәгатьне үзәк балалар китапханәсеннән килгән Энҗе Мөхәммәтгалиевна үткәрде. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында Муса Җәлил турында билгеле булмаган фактларны презентация ярдәмендә сөйләде, тормышы турында видеообзор ясады. Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр. Чараны уздырган өчен Зөлфия Рафаильевнага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ШаянТВда "Бергәләп өйрәник" тапшыруында 15.02.2023

1 нче А сыйныфы укучысы Бадаев Рамазан ШаянТВда "Бергәләп өйрәник" тапшыруында булып кайтты. Тиздән аны ШаянТВ экраннарында күрербез.
-
Тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе 14.02.2023

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге. Шушы матур сүзләр белән башланып китте 14 нче февраль, атналыкның 2 нче көнебез. Бүген 5-7 нче сыйныфлар “Туган телем-иркә гөлем” дигән темага иншаларын тәкъдим иттеләр. Иншалар бай эчтәлекле, тулы, күңелләргә үтеп керерлек итеп язылган.
-
14 февраль – халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2023

14 февраль – халыкара китап бүләк итү көне буларак билгелэп үтелде. Ә сез шундый күркәм бәйрәм бар икәнен белә идегезме? Шушы бәйрәм хөрмәтенә безнең гимназиядә “Китапны яратып бүләк ит!” дигән бөтенроссия акциясе булып узды. Акциянең максаты - бер – береңә, китапханәгэ китап бүләк итү

-
Мөһим сөйләшүләр 13.02.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләрнең" темасы хәзерге дөньяда Россиянең әһәмиятен һәм ролен ачыкларга юнәлтелгән иде. Укучылар илебезнең төрле сфералары буенча дөньякүләм казанышлары белән таныштылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел. 13.02.2023

Бүген күренекле опера җырчысы Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел. Бөек җырчының иҗаты һәм мирасы белән танышу максатыннан, музыка укытучысы Фәридә Гайнетдиновна укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгын башлап җибәрәбез 13.02.2023

Бүген, 13 нче февраль көнне, гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. 1-4 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар, фикерләр белән алышындылар. Габдулла Тукай турында күп кенә яңа мәгълүмат үзләштерделәр.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклап 11.02.2023

Рус теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклап, 1 нче сыйныф укучылары А.С.Пушкин әкиятләрен һәм төп геройларның исемнәрен искә төшереп, иллюстрацияләр ясадылар. Шул иллюстрация буенча, үзләренең Пушкин шигъриятен яхшы белүләрен күрсәтеп, сүзләр һәм фразаларны дәвам иттеләр.
Мондый чаралар балаларда шигърият белән кызыксынуны көчәйтә һәм рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли. -
"Лыжня России - 2023" 11.02.2023

Бүген бөтен Рәсәй күләмендә "Лыжня России - 2023" булып узды
.
Мәккәбез Казан шәһәрендә дә бу массакүләм чарада сәламәт һәм актив ял итүгә битараф булмаган йөзләрчә мең кеше старт алды.
Шул исәптән бу чарада безнең укучыларыбыз да катнашып кайттылар!
"Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" -ди халык.
Сәламәт булыйк!
-
*Сәйлән* телевизион бәйгедә 10.02.2023

1 нче А сыйныфы укучысы Бадаев Рамазан ШаянТВ тарафыннан уздырылучы *Сәйлән* дип исемләнгән телевизион бәйгедә катнашып кайтты.
Афәрин, Рамазан! Булдырасың да инде үзең














