Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Халык бердәмлеге ул - җиңелмәс көч! 10.02.2023

Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул!
Гомуми белем бирү оешмаларында төрле милләт балалары белем ала. Аларның дус, тату, бердәм булып яшәвендә сыйныфтан тыш чараларның әһәмияте зур. Гомумән, әлеге чаралар укучыларга күпмилләтле һәм күптөрле мәдәниятле җәмгыятьтә яшәвебезне һәм бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә, сабыр, ихтирамлы булырга тиешлегебезне тагын бер кат искәртергә ярдәм итә.
Фотосурәттә, 9 нчы сыйныф укучылары. "Милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек" дип исемләнгән дәрестән тыш чарада. -
Әдәби әсәрләрнең геройларына багышланган викторина 09.02.2023

6 нчы сыйныфлар белән уздырылган әдәби әсәрләрнең геройларына багышланган викторинадан берничә фотосурәт.
-
Рус теле hәм әдәбияты атналыгы дәвам итә 09.02.2023

6 нчы февральдән 10 нчы февральгә кадәр гимназиябездә рус теле hәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. Атналыкның максаты—рус теле hәм әдәбияты дәресләренә карата кызыксыну уяту; укучыларның интеллектуаль hәм иҗади потенциалын арттыру; төрле яшьтәге укучылар арасында коммуникатив күнекмәләрне үстерү; китапка hәм укуга мәхәббәт тәрбияләү. Атналыкта 1- 11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Атналык кысаларында төрле конкурслар, кызыклы дәресләр hәм язучыларның әсәрләренә карата иллюстрацияләр дә каралган.
-
"Китапханәгә китап бүләк ит!" акциясе дәвам итә 08.02.2023

Гимназиябез китапханәсендә "Китапханәгә китап бүләк ит!" акциясе дәвам итә!

Әгәр дә өегездә укылган китаплар – дәреслекләр, мәктәп программалары буенча төрле әдәби китаплар, энциклопедияләр бар икән, сез аны гимназиябез китапханәсенә бүләк итә аласыз! Китапханәчебез сезнең китапларыгызны бик рәхәтләнеп кабул итәр. Киләчәктә сезнең игелекле эшегез уку- укыту процесын нәтиҗәле оештыруда укытучыларга һәм укучыларга зур ярдәм булыр! -
"Россия фәне" көне 07.02.2023

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" Россия фәне көненә" багышланды. Укучылар фән өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләр белән таныштылар, видеофрагментлар карадылар, интерактив биремнәр эшләделәр.
-
«Гәүһәр» балалар фестивале 07.02.2023

Бүген «Гәүһәр» балалар фестивалендә «Хәрәкәттә - бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясадылар. Хисап концерты “Чулпан” мәдәни үзәгендә узды. Анда мәктәп һәм балалар бакчасы укучылары татар биюе һәм сөйләм сәнгате дәресләрендә алган осталыкларын күрсәттеләр. Бу фестивальдә безнең гимназия укучылары да чыгыш ясадылар.
"Без укучыларыбыз белән бик горурланабыз, киләчәктә дә аларны зур сәхнәләрдә күрергә язсын" дип, үз теләкләрен җиткерде гимназиябез директоры, Гөлшат Әбүзаровна
-
Сәнгать атналыгын йомгаклап... 04.02.2023

Сәнгать атналыгын йомгаклап, һәр 1 нче сыйныф үз классында *Кышкы уеннар* дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырды. Кыш көне таудан чана, чаңгы шуу, кар бабай әвәләү, тимераякта ярышу һәр баланың иң яраткан шөгыле.
-
Мастер класс 03.02.2023

1б сыйныфы укучылары технология дәресендә мастер класс уздырды. Төрле ысуллар кулланып, бик кызыклы, оригиналь һәм шул ук вакытта иң кирәкле булган китап кыстыргычы ясадылар.
"Ул иң җиңел һәм мавыктыргыч эш, кыстыргычны бала үзе яки өлкәннәр ярдәме белән дә эшли ала. Ә үзебезнең осталык булганда ни өчен сатып алырга соң?!" - ди сыйныф җитәкчеләре, Лилия Гансовна. -
"Казан сандугачы - 2023" 03.02.2023

3 нче февраль көнне гимназиябездә "Казан сандугачы - 2023" җыр бәйгесенең шәһәр этабы булып узды. 130 дан артык катнашучы төрле номинациядә үзләрен сынадылар.Бу бәйгедә катнашкан барлык укучыларга да алга таба уңышлар теләп калабыз!
-
КВН - ВИКТОРИНА 02.02.2023

Буген гимназиябездә 6 нчы сыйныфлар арасында сынлы сәнгать буенча КВН - ВИКТОРИНА уткәрелде. Бу чарада укучылар рәссам осталыкларын да сынадылар, шулай ук төрле сорауларга да җавап эзләделәр.
Нәтиҗәдә, 6А сыйныфы - 32 балл, 6В сыйныфы укучылары 33 балл җыйдылар.
Чараны оештырган укытучыбыз, Равилә Хәйдәровнага зур рәхмәт!










