Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69;+7(843)-590-13-18 |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 771, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 38 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Якынлашып килүче Яңа ел белән 29.12.2022

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп!!!


-
5- 11 сыйныфлар белән беренче яртыеллыкка нәтиҗә 26.12.2022

26 декабрь көнне 5- 11 сыйныфлар белән беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясап линейка уздырылды. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда катнашкан укучылар бүләкләнде.
-
Беренче яртыеллыкка нәтиҗә 23.12.2022

23 нче декабрь көнне, башлангыч сыйныфлар буенча беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясап, линейка уздырылды. Линейка барышында укучылар истәлекле бүләкләр һәм әлбәттә инде грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 22.12.2022

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә – тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
Бүген гимназиябездә 1-4 сыйныф укучылары өчен, яңа елга багышланган зур чара булып узды.


-
" Акыл Батл" тапшыруында 22.12.2022

Бүген 5А сыйныфыннан Хасанова Ләйсән, 6Адан Галиев Әмир, Юсупова Камилә, 6Бдан Валеева Алимә Шаян ТВда " Акыл Батл" тапшыруында катнашып кайттылар.
-
Өстәл теннисы ярышы 22.12.2022

22 нче декабрь көнне гимназиябездә 5-11 сыйныфлар арасында өстәл теннисы ярышы уздырылды. Әлеге чарада укучылар бик актив катнаштылар. Җиңүчеләр грамота һәм тәм- томнар белән бүләкләнделәр.
-
"Күңелле старт"лар дәвам итә 21.12.2022

"Күңелле старт"лар дәвам итә. Бүген инде 3 нче һәм 4 нче сыйныфлар үзара көч сынаштылар. Тик, бәйге булгач, җиңүчеләре дә һәм җиңелүчеләре дә була.
Ә бу юлы,
1 урынны - 3б, 4а сыйныфы укучылары,
2 урынны - 3а, 4в сыйныфы укучылары,
3 урынны - 3в, 4б сыйныфы укучылары үзара бүлештеләр.
"Афәрин!!!
Бигрәк уңган да инде безнең укучылар!!! Укучыларны әзерләгән сыйныф житәкчеләренә, турнирны оештырган hәркемгә зур рәхмәт!!! Молодцы

" -дип, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде, гимназиябез директоры, Гөлшат Әбүзаровна.
Алга таба да, бары тик алга



-
"Аладдин" спектаклендә 21.12.2022

Күптән түгел генә , 1б һәм 1в, 1г сыйныфы укучылары, "Чулпан" мәдәният йортына барып, "Аладдин" дип исемләнгән спектакль карап, күңелле генә ял итеп кайттылар.
-
Кыш бабай кем ул? 21.12.2022

21 нче декабрь көнне, Үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре 4В сыйныфы укучылары белән "Кыш бабай кем ул?» дип аталган әдәби чара үткәрделәр. Китапханәче укучыларны Кыш бабайның ничек барлыкка килүе һәм Яңа ел традицияләре белән таныштырды, кызыклы викторина үткәрде.
-
Җимлекләр ясау 20.12.2022

1 в сыйныфы укучылары нәни дусларыбыз - кошларга ярдәм итү йөзеннән җимлекләр ясаганнар
Афәрин , укучылар!










