Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2018

Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Соңгы дәрестән, 6 чыгарылыш сыйныф укучысын олы тормыш юлына чакырып, кыңгырау чыңлады. Мәктәбебез директоры Рамил Гыйлемханович, мәгариф бүлеге белгече Гүзәл Талиповна, "Сабагаз" идарәсе җитәкчесе Исмәгыйл Ибраевич, укытучылар ихлас теләкләрен җиткерделәр. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм ул. Һәркемне балачагына, мәктәп елларына алып кайта торган дулкынландыргыч бәйрәм. Алда зур сынаулар көтә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, хыялларны чынга ашырырга язсын. Хәерле юл, укучылар!
-
19 май - Пионерия туган көн! 22.05.2018

Шул уңайдан Язлы Арташ аланында актив укучылар катнашында пионерлар слеты үткәрелде. Чарада мәктәбебездән 5 актив бала катнашты. Укучылар өчен концерт номерлары, бүләкләү өлеше һәм квест уены оештырылды. Пионерия туган көнгә открытка ясау номинациясендә мәктәбебезнең "Таң балалар оешмасы - II урын, презентация буенча - II урын һәм пионерлар җыры номинациясе буенча - III урынга лаек булдылар, җитәкчеләре: Файзуллина А.М.. Афәрин, укучылар! Алга таба да сезгә уңышлар.
-
Түгәрәк уен 12.05.2018

Иске Казан түгәрәк уены Республика татар фольклоры фестивалендә "Наза" фольклор коллективы I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.Җитәкчеләре Рабгетдинова Гөлсем Әхәтовна.
-
Татар кызы-2018 11.05.2018

-
Җиңү көне 09.05.2018

-
Флорбол түгәрәге 03.05.2018

Көннәр җылыткач флорбол түгәрәге мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында үткәрелде.
-
"Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Куңелләрдә Тукай сүзләре!" 26.04.2018

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Куңелләрдә Тукай сүзләре!" темасына радиотапшыру оештырылды. 9 нчы сыйныф укучылары шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар. Әйе, Габдулла Тукай гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбызның тарихында иң якты, иң изге сәхифәләренең берсе.
-
"Тукайның әкият дөньясында" 25.04.2018

Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан "Тукайның әкият дөньясында" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. 25 нче апрель көнне жюри әгъзалары эшләргә нәтиҗә ясады, җиңүчеләрне ачыклады. Бүләкләү туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгының йомгаклау кичәсендә булачак.
-
"Тамчы шоу" 24.04.2018

Туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы кысаларында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән темага "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрелде. Бәйгедә "Бердәмлек" һәм "Ак җилкән" командалары катнашты. Алар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үзара көч сынаштылар. "Бердәмлек" командасы иң күп балл туплап җиңүче исеменә лаек булды.
-
"Син Тукайны беләсеңме?" 23.04.2018

Мәктәбебездә туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы дәвам итә. Бүген исә Г.Тукайның тормыш юлы, иҗатын искә төшерү, ныгыту максатыннан "Син Тукайны беләсеңме?" темасына әдәби викторина үткәрелде. Чарада укучылар актив катнаштылар. Тукай иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук бик күп мәгълүмат тупладылар. Шагыйрь иҗатын ярату, хөрмәт итү хисләрен тагын бер кат расладылар.












