Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Авылымның күренекле шәхесләре 21.04.2018

Туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы кысаларында “Авылымның күренекле шәхесләре” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гарипов А.М. “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” стенды белән таныштырды. Соңыннан укучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дәвам итте. Алар бу чарадан бай мәгълүмат алдылар. Ул укучыларда горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм итәр
-
Табышмаклар кичәсе 20.04.2018

Мәктәбебездә туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы дәвам итә. Бу уңайдан “Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк” темасына табышмаклар кичәсе үткәрелде. Чараның беренче өлешендә укытучы Мөхәммәтова С.М. табышмаклар турында чыгыш ясады, бай мәгълүмат җиткерде. Соңыннан 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары , ике командага бүленеп, зирәклектә , тапкырлыкта көч сынаштылар (“ Тукай оныклары “ һәм “Балачак” командалары). “Табышмакларны иң күп белүче” исеменә “ Тукай оныклары “ командасы лаек булды.
-
Шигърият илендә 19.04.2018

Бүген укучылар “Шигърият илендә” дип исемләнгән радиотапшыру белән чыгыш ясадылар. Алар шагыйрьләрнең күркәм холыклар турында язылган шигырьләрен укыдылар. Әйе, шәфкатьлелек , киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү, гаделлек, тырышлык, сабырлык – кешедәге иң уңай сыйфатлар. Укучылар үзләренең чыгышларында моны исбатладылар. Тапшыру түбәндәге шигъри юллар белән тәмамланды.
Яхшылык – үзе дога!
Бар кеше изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья.
Изгелек ул – беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт,
Ул үзе изге дога! -
Туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы 18.04.2018
Бүген мәктәбебездә туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы башланып китте. Халкыбызның киләчәге әхлаклылыкка, мәгърифәтлелеккә,ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын ни дәрәҗәдә белүебезгә һәм саклый алуыбызга бәйле. Атналыкның планы шуларны күздә тотып төзелде. Беренче көнне укучылар “Мәкальдә ялган юк, яхшыда яман юк” темасына оештырылган бай күргәзмә белән таныштылар. -
Знатоки химии. 14.04.2018

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 10-11 сыйныф укучылары арасында "Знатоки химии" исеме астында КВН үтте. Укучылар органик химия буенча белемнәрне ныгыттылар, "химик сәгать" ясадылар.
-
Карта буйлап дөнья гиздем... 11.04.2018

География атналыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Карта буйлап дөнья гиздем, ару-талу белмәдем" дип аталган интеллектуаль бәйге булып үтте. 7,8 нче сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Бәйге дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
"Без табигать баласы" 10.04.2018

Эковесна-2018 акциясе һәм биология атналыгы кысаларында тәнәфес вакытында "Без табигать баласы" дип исемләнгән ачык чарада Шәрифуллин Рәдис һәм Гыльметдинов Илшат чыгыш ясадылар.
-
Эковесна-2018 07.04.2018

Эковесна-2018 конкурсы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары технология укытучысы Фәнзир Якубович белән берлектә сыерчык оялары ясадылар. Молодцы,егетләр!
-
Прием в 1 класс 30.03.2018

Вниманию родителей будущих первоклассников!
С 1 февраля начался прием заявлений в 1 класс на 2018-2019 учебный год. С документами можно ознакомиться на сайте школы во вкладке "Прием в школу".
-
Азалия - беренче! 29.03.2018

27-29 март көннәрендә, Мамадыш районында 2003-2004 елгы укучы кызлар, егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Чарада мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Семенова Азалия 66 кг үлчәү авырлыгында катнашып, I урынны яулады. Җитәкчесе: Нәбиуллин Илфат Нәҗипович. Азалияне һәм җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.












