Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Язгы игелек атналыгы - 2 көн. 13.03.2018

Бүген мәктәбебезнең 3 сыйныф укучылары белән берлектә мәктәбебез китапханәсенә сәяхәт кылдык, төрле әдәбия китаплардан өзекләр укылды, шигъри тәлгәшләр оештырылды. Шулай ук укучылар белән игелеклелек кояшы ясалды. Бу кояш аларга һәрвакытта да игелек эшләргә этәргеч булачак. Әлеге очрашу укучылар өчен бик файдалы һәм мәгълүмати булды. Очрашуны Габдулла Тукайның “И, туган тел” җыры белән тәмамладык.#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#МЫВМЕСТЕ#БЕЗБЕРГӘ
-
Язгы игелек атналыгы - 1 көн. 12.03.2018

Мәктәбебездә “Дустың ярдәменнән ташламас” дигән исем астында дуслык дәресләре үткәрелде. Дәрес барышында укучылар дуслыкның 5 сере белән таныштылар, алар: елмаю, ихласлык, тугрылык, кайгыртучанлык һәм кешегә яхшылык теләү, шулай ук дуслык турында мәкаль-әйтемнәр, китапларны да барладык. Кеше тормышында дуслык мөһим роль уйный, нәкъ менә дуслык җепләре кешегә авры вакытында нык булырга ярдәм итә.
-
Бәйрәм белән! 09.03.2018

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр өчен бәйрәм кичәсе булып узды. Чарада биюләр, җырлар, уен-көлке, шигырьләр, берсеннән берсе матур теләкләр яңгырады.
Хөрмәтле Хатын-кызлар!
Сезнең барыгызны да янәдән бәйрәм белән! Кичләчәгегез бүгенгедәй якты, аяз, тормышыгыз бәрәкәтле, гаиләгездә тигезлек, балалар куанычы күреп яшәргә насыйп булсын! -
"Живая классика" 06.03.2018

Бүген районыбызның Балалар иҗат йортында Л.Н.Толстой иҗаты буенча "Живая классика" дип исемләнгән конкурс булып үтте. Чарада 6 сыйныф укучысы - Йосыпова Динә(Укытучысы:Хисаметдиовна Э.Н.), 7 сыйныф укучысы - Мөдәрисова Сөмбелә (Укытучысы: Касыймова Ә.Н.) уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Кызларга алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз.
-
Волейбол ярышы 28.02.2018

Бүген мәктәбебездә 9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы булып узды. 9 сыйныф командасы җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Волейбол - 2 урын! 24.02.2018

Бүген мәктәбебезнең кызлар командасы Килдебәк урта мәктәбендә волейбол буенча зона ярышында катнаштылар. Матур уен күрсәтеп, 2нче урынны яуладылар. Җитәкчесе: Мөхәммәтгалиев И.Ф. Кызлар командасын әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләсе ярышларда да уңышлар телибез!
-
Сүнмәс йолдыз(Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел) 23.02.2018

23 нче февраль көнне драматург, прозаик, публицист, журналист, тәрҗемәче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булды. Бу уңайдан мәктәбебездә күргәзмә оештырылды.
-
Хоккей ярышы. 21.02.2018

Бүген мәктәбебездә түбән сыйныф укучылары арасында хоккей ярышы булып үтте. Бәйгедә 3 команда көч сынашты. Укучылар сынатмадылар, бердәм, тату булып, матур уен күрсәттеләр.
-
«И туган тел!» 21.02.2018

Туган тел көне уңаеннан, мәктәбебездә “И туган тел!” темасына радиотапшыру оештырылды. 6нчы сыйныф укучылары бу көн турында бай мәгълүмат җиткерделәр, тел турында шигырьләр, мәкальләр укыдылар. Тапшыру “Туган тел” җыры һәм түбәндәге шигъри юллар белән тәмамланды.
...Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә, ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
(С. Әхмәтҗанова)
-
"Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы" 20.02.2018

Мәктәбебездә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар дәвам итә. Бүген 7-8 сыйныфлар арасында "Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы" дип исемләнгән грамматик КВН булып узды. "Ак җилкән" һәм "Бердәмлек" командалары үзара көч сынаштылар. КВН дуслык җиңүе белән тәмамланды.












