муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Китап киңәшчен синең" 13.12.2013

Китапка багышланган атна китап, аның ничек барлыкка килүе, нәрсәдән эшләнүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтүгә багышланды. Атна дәвамында балаларда китап карау, укуга, белемгә омтылыш тәрбияләү, китапларга карата сак караш, хөрмәтләү күздә тотып эшләнде. Китапханәче хезмәте белән тирәнтен таныштыру, китаплар турында белмнәрен киңәйтү йөзеннән Әбрар Каримуллин исемендәге Саба китапханәсенә экскурсияләр даими оештырылып килә. Балалар төрле журналлар, энцеклопедияләр, китаплар белән танышып, китаплар белән эш итү тәртипләренә төшенәләр.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 13.12.2013

Кыш айлары җитү белән олысы-кечесе чаңгы, чаналарын алып урамга чыга, традицияне дәвам итеп, быел да, безнең бакча балалары чаңгы белән шуарга чыктылар. Саф һавада спорт белән шөгыльләнү үз чиратында иң элек сәламәтлекне чыныктыру өчен кирәк. Балалар чаңгы белән шуарга бик яраталар, һәрберсе урамга чыгарга омтылып тора.
-
"Ат елын каршылаганда" 13.12.2013 Кыш быел бик сагындырып, "ялындырып" кына килде. Кар катламы арту белән безнең коллектив җыелышп кар сыннары ясарга чыкты. Балаларга, ата-аналарга күңелле булсын өчен, яңа елны каршылау рухы күңелләрне тагы да күтәрсен өчен кызлар тырышып төрле әкият геройларын ясарга омтылалар.

-
"Кызыл калфак" яңача 13.12.2013 "Кызыл калфак" әкиятен барыбыз да күптән белсәк тә инглиз телендә әле ишеткәнебез юк иде. Мондый мөмкинлекне безгә сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатыннан килгән балалар һәм педагоглар бирде. Алар безнең бакчага килеп "Кызыл калфак" әкиятен инглизчә уйнап күрсәттеләр. Артистларның образга кереп уйнаулары балаларның игътибарын җәлеп итте, балалар әкиятне яратып кабул иттеләр. Укытучыларга, балаларга рәхмәтебезне җиткереп, киләчәктә аларга яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

-
"Папа, мам и я - спортивная семья" 05.12.2013

"Мы команда хоть куда!
В спорте все мы мастера.
Будем бегать, мяч гонять,
За победу воевать"
-
"Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" 05.12.2013

Үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру,әти-әниләр һәм балаларның аралашуы өчен шартлар тудыру,спорт төрләре белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында бик күркәм чара үткәрелде. "Шатлык" балалар бакчасы данын Энҗе, Сафира, Ильнар Файзутдиновлар, Фәридә, Камил, Илшат Вильдановлар гаиләләре яклап катнаштылар. һәрбер гаилә үзләре турында стенгазета әзерләп алып килде. Файзутдиновлар, Вильдановлар гаиләләре төрле спорт, интеллектуаль ярышларда актив катнаштылар. Вильдановлар гаиләсе "Иң көчле гаилә", Файзутдиновлар гаиләсе "Иң җитез гаилә" номинацияләрендә җиңү яулап истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бакчабызның данын яклап катнашкан Файзутдиновлар, Вильдановлар гаиләләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә аларга тыныч-тигез тормыш, саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык, куанычлар, балаларының игелеген күреп яшәүләрен теләп калабыз.
-
"Ак ефәктәй - кыш килде" 02.12.2013

Беренче яуган кар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә сөендерә. Карның әз булуына карамастан балалар берсеннән-берсе уздырып кар бабай әвәләделәр. Җепшек, сыланучан кардан гына әвәләп булуына төшенделәр.
-
"Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" 29.11.2013 "Урман-җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналыгында балаларның бердәм эшчәнлекләре урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату, балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү, кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белү максаты астында үткәрелде. Балалар атна дәвымында алган белемнәрен иҗади сәнгать, кул хезмәте эшчәнлекләрендә киң чагылдырдылар. Зурлар төркеме балалары тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камил кызы белән берлектә "Күп катлы урман" коллектив рәсем ясап, "Урман җәнлекләре" әвәләделәр.

-
Регионара РостОК турниры 27.11.2013 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен ачу, белем дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында оештырылган "РостОК" регионара дистанцион турнир үткәрелде. Турнир биремнәре кызыклы, мавыктырыгыч булды. Балалар биремнәрне игътибар белән тыңлап,тырышып, дөрес итеп эшләделәр.

-
Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне. 22.11.2013

Балаларга җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары, аларның яшәү урыннарына бәйле булуын, һәрбер торак йортта бер гаилә яшәвен аңлату, гаилә әгъзаларына хөрмәт, ихтирамлы мөнәсәбәт, ярату хисләре тәрбияләү. Әниләрнең иң якын, кадерле кешеләр булуына төшендерү, әниләргә карата ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү, игътибарлылыкларын үстреү. Балаларның йорт җиһазлары турында белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомүмиләштереп фикерләү сәләтен үстерү максатыннан "Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары. Әниләр көне" атналыгы үткәрелде. Балаларның бердәм эшчәнлегендә атналык тема киң чагылды. Уртанчылар төркемендә "Иң кадерле, иң сөйкемле син ул - Әнием", "Өч аюда кунакта", зурлар төркемендә "Дәү әнием", мәктәпкә әзерлек төркемендә "Минем гаиләм" темаларына багышланды. Балалар тырышлыгында Әниләргә берсеннән-берсе матур бүләкләр әзерләнде.












