муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап 27.09.2013

Иртә белән үк бәйрәм рухын тәрбияче Кадрия Рафаэловна белән бакчабызның икенче кечкенәләр төркеме нәниләре кузгалтты. Алар бакчабызның һәр бүлмәсенә кереп эшчеләргә чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Сабыйларның апаларга карап "Сезгә саулык телибез, уңышлыр Сезгә!" - диюләре әлбәттә кабул булыр дип ышанып калабыз.
-
Тәрбияче апаларны котлап 27.09.2013

Бүген бакчабыз чын мәгънәдә гөрләде. Балалар көн дәвамында тәрбиячеләргә багышлап теләкләрен әйттеләр, музыка залына җыйналып һәрберсе бакчада хезмәт куючы апаларга шигырьләр сөйләделәр, биюләрен башкардылар.
-
Һөнәри бәйрәм белән котлап 26.09.2013

Бүген безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы чираттагы җыелышка җыйналды. Сәбәбе бик җитди иртәгә - тәрбиячеләр көне. Шул уңайдан бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бакчада эшләүче хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрикләде: "Тәрбияче бик җаваплы, шул ук вакытта бик кызыклы һөнәр.Тәрбияче булу өчен артист, төзүче, бакчачы һәм башка күп төрле һөнәрләрне белергә кирәк. Чөнки тәрбияче беренчеләрдән булып дөнья турында балаларның күзаллауларын киңәйтә башлый. Ул күңелендәге ихласлыгын кызганмыйча көнозын сабый янында бурычын үти. Тәрбияче ул үзе дә балалар белән янәшә булып бала күңелле кешегә әверелә. Шул сабыйлар белән бергәләп төрле яңалыклар ача, тирә-юньне өйрәнә, кызыклы маҗаралар оештыра. Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Авыр хезмәтебездә зурдан-зур уңышлар телим, балаларыбыз исән-имин булып, эшләребездән тәм һәм ямь алып яшәргә язсын иде, гаилә бәхетен татып яшәргә язсын" - дип тәмамлады котлау сүзләрен Миләүшә Корбангалиевна.
-
С днем ВОСПИТАТЕЛЯ! 26.09.2013

Осенний день, солнце дарит последнее тепло, деревья одеты в огненно-желтый убор… Прекрасный час для вашего праздника, Дня воспитателя, с которым мы поздравляем вас! Детский сад – самый первый коллектив маленького человека, а вы со всей душой помогаете ему расти большим и сильным, смелым и умным… И он, поверьте, запомнит ваш урок и вырастет хорошим гражданином! А вы не уставайте присматривать за молодой сменой и будьте счастливы! Здоровья вам, большой удачи и большой любви!
Детей вам наших доверяем.
Спешим спокойно по делам.
Лишь потому что твердо знаем,
Наш воспитатель – заменитель мам.
В этот день мы искренне желаем
Солнца, радости и доброты,
Терпения к нашим шалопаям,
Домашней к детям теплоты.
Здоровы будьте и счастливы.
Пусть дома ждет всегда уют.
Свои пусть дети не болеют.
Любимые пусть дома ждут.
-
Без җиңүчеләр рәтендә 23.09.2013

Якшәмбе, 22 нче сентябрь көнне республика күләмендә "Кросс Татарстана" исеме астында өйгерү буенча ярышлар үтте. Әлеге матур спорт чарасында безнең балалар бакчасыннан 18 бала катнашты һәм аларның тырышлыклары юкка булмады. Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учрежденияләре арасында бездән йөгерүчеләр призлы урыннарга лаек булдылар.
-
Безнең җиңүчеләр 23.09.2013

Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учрежденияләреннән катнашучы балалар арасында бездән Багавиева Диана кызлар йөгерүендә 1 нче урынны алды.
Шулай ук, малайлар йөгерүендә Хузин Рифат 3 нче урынны яулады. Без, "Шатлык" балалар бакчасы коллективы һәр катнашучы балаларга, аларның әти-әниләренә олы рәхмәтләрне җиткерәбез һәм җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык - сәламәтлек, зурдан-зур уңышлар телибез!
-
"Исәнме, Алтын көз!" 20.09.2013

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Әхмәт Ерикәй
"Алтын-көз" бәйрәмен нәниләр башлап җибәрде. Алар бердән тезелеп иң элек тәрбияче апалары белән өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Һәрберсе матур һәм дөрес итеп сөйләргә тырышты. Нәниләр бәйрәм һөрмәтенә "Яфраклар" биюен өйрәнгәннәр,аны бик теләп башкардылар алар.
-
Көз балалар рәсемнәрендә 20.09.2013

Көзге тема балалар иҗатында да чагылыш тапты. Алар бик теләп табигатьтәге үзгәрешләрне, аның матурлыгын, төсләр уйнавын ак битләргә төшерделәр. Балалар иҗаты махсус әзерләнгән стендка, әти-әниләр хозурына куелды.
-
"Алтын көз бәйрәме" 20.09.2013

"Исәнме. Алтын көз!" темасының максаты булып: балаларда көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү,балаларның ел фасыллары турында белемнәрен киңәйтү, көзнең үзенчәлекләре, хайваннар , кошлар тормышы, кешеләр эшчәнлеге турында белемнәрне арттыру булып тора.
-
"Исәнме, Алтын көз!" 20.09.2013

Бәйрәмдә балалар татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләрен тиешенчә интонация белән матур, сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Күңелле бәйрәмнән соң истәлеккә фотога төшү.












