муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Экология атналыгы 22.08.2013

Экскурсия вакытында балаларга агачлар тормышы яме турында сөйләнде. Балаларның агачлар, чишмәләр, сулыклар, яр буе турындагы белемнәрен баету, табигатьтәге күренешләрне тасвирлап сөйләргә өйрәтү максатыннан тәрбиячеләр әңгәмәләр үткәрделәр.
-
Ямьле безнең бакчабыз 15.08.2013

Яз һәм җәй айларында куйган хезмәтләрнең нәтиҗәләрен күреп бүген бик куанабыз. Бакчабыз биләмәсенең яшелчә түтәлләрендә кишер, чөгендер җитешә, ә бинабызның алгы өлешендә чәчкәләр шау-гөр атып күңеллләрне җылыта. Бу безнең коллективның күмәк эш нәтиҗәләре. Чәчәкләрнең һәр төре аерым ансамбль итеп үсетерелергә тырышылды, бу исәптән кул эшләнмәләре бик ярдәмгә килде. Мәсәлән "Универсиада-2013" аллеясын олимпиада символикаларындагы төсле чәчәкләр утыртылды, "Әкият аланы" яран гөлләрнең 8 төренә һәм питуниянең 5 төрле төсенә күмелделде.
-
Сәламәтлек беренче планда 07.08.2013

Җәй айлары нинди килүенә карамастан без спорт чараларын, күнегүләрен даими рәвештә үткәреп барырга тыршабыз. Бакча биләмәсендә спорт майданчыгында шөгыльләнүдән иртәнге якта һәм көн дәвамында сулыш гимнастикасы, физик күнегүләр башкарудан тыш без Саба гимназиясенең стадионына еш барабыз. Аның безгә якын булуы бик уңайлы һәм уртанчылар, зурларлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары анда баруны бик яраталар һәм көтеп алалар. Әлеге чаралар үзе бер экскурсиягә әверелә, ял паркын узып табигатьне күзәтәләр, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, юл йөрү хәрәкәтен дә кзүтәләр. Ә инде стадионда әлбәттә рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйлар.
-
29 июль - Хәрби диңгез флоты көне. 29.07.2013

Атналыкның максаты итеп балаларның Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү. Күкне, җирне саклаучылар булган кебек диңгезне саклаучылар барлыгы турында белемнәрен үстерү. Балаларда кыю, батыр диңгезче булу теләге уяту, хезмәт итеп кайткан өлкәннәргә, ветераннарга карата горурлану хисе тәрбияләү алынды. Төркемнәрдә план нигезендә күп кырлы эш алып барылды: төркемнәрдә балалар әлеге темега кагылышлы рәсемнәр ясадылар, пластилиннан кораб әвәләделәр, күмәк иҗади эш башкарып "Диңгез байлыклары" дип аталган панно эшләделәр. Атна дәвамында балалар белән хәрби диңгез флоты хакында әнгәмәләр үткәрелеп, фикер алышулар булды. Шуның нәтиҗәсендә балалар, аеруча малайлар диңгез сакчылары һөнәренә кызыксынып: "Киләчәктә без дә диңгезчеләр булачакбыз!" - дип тәрбияче апаларын куандырдылар.
-
8 июль - Россия почтасы көне 16.07.2013

Әлеге атналыкта төп тема итеп ПОЧТА бүлекчәсе эшчәнлеге алынды. Балалар һәм тәрбиячеләр бик теләп Байлар Сабасының почта бүлекчәсенә барып, андыгы эшчәнлекне күзәттеләр. Мондый экскурсиянең төп максаты: хат ташучы һөнәре хакында күзаллауны арттыру, кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, логик фикерләүне үстерү. Тыгыз эш көне һәм җаваплы вазыйфада булуына карамастан почта бүлекчәсе начальнигы Фәнил Ильясов балаларга вакыт табып бик теләп почта хезмәте һәм андагы хезмәткәрләр турында сөйләде. Бу көнне балалар тәрбиячеләр беләнкөн дәвамында хат эчтәлеген төзергә, аны кемнәргә юлларга булуы турында фикер алыштылар.
-
Казанда Универсиада 11.07.2013

Универсиада дулкыны Татарстанны күкләргә чөя. Аның шаукымы беребезне дә битараф калдырмый. Дөнья сулышы белән бер адымда булу максатыннан мәктәпкәчә белем учрежденияләрендә "Казанда Универсиада" атналыгы дәвам итә. Шул нияттән, атналык "Универсиада тарихы", " Универсиада - яшьләрнең спорт ярышлары" темасы астында әңгәмәләр үткәрү белән башланып китте. Һәр төркем арасында "Без иң җитезләре", "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" дип исемләнгән уеннар һәм спорт эстафеталары оештырылды. "Юни - Универсиада талисманы" темасы балаларга аеруча кызыклы булды. Алар нәни барсны бик яратып пластелиннан әвәләделәр, кайбер төркемнәр ясады, ә кайсы берләре аппликация ябыштырды.
Бүген исә, уртатнчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары махсус әзерләнгән "Казанда Универсиада" дип исемләнгән презентация карадылар. Шул уңайдан Универсиадага багышланган ролик күрсәтелде, җырлар тыңланылды.
-
Казанда Универсиада 11.07.2013

Презентация карау мизгелләре
-
Ял паркын чиста итеп күрәсе килә 09.07.2013

Никадәр генә матур дип әйтсәк тә ял паркына килеп кергәч күңелсез булып китте. Халык өчен ял урыннары да - утыргычлар да оештырылган, атынгычлар да бар, ләкин чүп савытлары буш булса да шешә савытлары, чүп-чар аларга салынмаган, чүп төрле урында таралып ята. Ял итәргә килүчеләр безнең табигатебезгә битараф булмасыннар иде, кеше хезмәтен һәм матурлыкны бергәләп саклыйк , дуслар.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк 07.07.2013

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм аларны һәрвакыт истә тоту максатыннан планга кертелгән атналык экскурсияләр белән төгәлләнде. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары белән без тәрбияче апалары Байлар Сабасының үзәк ял паркына бардык. Әлеге экскурсия балалар белән юл билгеләренә таянып, аларны күзәтеп кайту максатыннан оештырылды.
-
Файдалы һәм кызыклы 07.07.2013

Ял паркына оештырылган сәяхәт файдалы гына түгел, ә бик кызыклы да үтте. Юлыбыз юл билгеләрен күзәтүдән башланды: Саба гимназиясе янындагы юл чатын бик кызыксынып карадылар балалар, белгәннәрен тагын бер кат искәртеп, кайгыйдәләрне әйттеләр. Соңрак исә, сәяхәт ял паркында дәвам итте. Анда балалар рәхәтләнеп скакалкалар белән сикереп, ә туп белән футбол һәм төрле күмәк уеннар уйнадылар. Бу эссе көннәрдә торган һава ял паркында аеруча шифалы һәм сихәтле тоелды. Күләгәле урын булгангамы балалар яңа сулышлар белән ял итеп кайттылар бу көнне.












