муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әниләр көне 22.11.2013 Әниләр көне уңаеннан бакчабызда "Иң булган Әни" темасына бәйге оештырылды. Бәйгедә һәр төркемнән бер пар гаилә катнашты. Әниләр уңганлыкта, җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Әтиләр әниләргә ярдәмләшеп, көч биреп тордылар. Бәйрәм музыкаль мизгелләр белән үрелеп барды. Балалар чыгышында әниләргә карата шигырьләр, җырлар яңгырады, рус, башкорт халык биюләре, заманча биюләр башкарылды.

-
"Бердәм гаилә" рәсем күргәзмәсе 22.11.2013

Әниләр бәйрәме уңаеннан оештырылган "Бердәм гаилә" рәсем күргәзмәсендә һәр гаилә иҗади якын килеп катнашты. Рәсемнәр "Безнең гаилә", "Спорт сөюче гаилә", "Музыкаль гаилә", "Хезмәт сөюче гаилә", "Күңелле ял итәбез" темалары астында кабул ителеп әти-әниләр, балалар хозурлыгына куелды.
-
Казанга сәяхәт 17.11.2013

"Шатлык" балалар бакчасы коллективы башкалабыз Казанның тарихи истәлекле урыннарына экскурсия оештырып Кол Шәриф мәчете, музейлар да булып Казанның, Татарстанның тарихы белән танышып рухи байлык тупладылар. Галиәскәр Камал театрында "Бабайлар чуагы" комедиясен карап чын мәгънәсендә ял иттеләр.
-
Кол Шәриф мәчете 17.11.2013

-
Әдәплелек дәресләре 15.11.2013

Балаларда кеше арасында, табын артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, аралаша белү күнекмәләрен арттыру, кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү, үзеңне әдәпле тоту, бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү, дуслык хисләре тәрбияләү атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге, эшчәнлектән тыш вакытларда әңгәмәләр, уеннар, матур әдәбият белән таныштыру аша алып барылды. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары тәрбияче Сафиуллина Әлфия Камил кызы тырышлыгында "Куянда кунакта" педагогик ситуация сәхнәләштерелде. Кунакка килгән урман җәнлекләре үзләренең үрнәгендә тәртипле, итәгатьле, әдәпле булу кагыйдәләре белән иптәшләрен таныштырдылар.
-
"Җырлы балачак" бәйгесе 10.11.2013

Бәйгедә уңышларга ирешеп кайткан балаларны безнең бакчабыз администрациясе дә тәбрикләп аларга мактау грамоталары тапшырды.
-
"Җырлы балачак" бәйгесе 08.11.2013

Бүген Саба мәдәният йортында балалар җырлары һәм татар халык җырларын башкаручы балалар арасында үткән "Җырлы балачак" бәйгесенең йомгаклау өлеше- финал булды. Анда безнең балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйх кызы әзерләгән "Күңелле балачак" ансамбле уңышлы гына чыгыш ясады. Балалар башкарган җырның да исеме "Күңелле балачак". Балаларның тырышлыклары юкка булмады. Алар "Җырлы балачак" җыр конкурсының финал бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясаган өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ДИПЛОМы белән һәм балалар акчалата бүләк белән тәбрикләнделәр.
Шунысы күңелле, безнең балалар бакчасында балаларга милли уен коралларында уйнарга өйрәтү традициясе озак еллар дәвамында сакланып килә. Бу чыгышта балалар җырларын уен коралларында уйнап башкардылар. Бу үзенчәлекне "Саба дулкыннары" ТРК хезмәткәрләре дә игътибарга алып безнең нәни артистларыбыздан интервью алдылар. Сез аны "Саба дулкыннары" ТВ эфирында күрә аласыз.
-
Саба "Икмәк" заводында кунакта 05.11.2013

Бүген без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Саба "Икмәк" заводына экскурсия ясадык. Максат: икмәкнең өстәлгә килгәнче үткән юлы турында төшендерү, безнең өстәлләрдә тәмле ипикәй булсын өчен кемнәр һәм нинди хезмәт куюлары турында һәм иң кадерле әйбер ул икмәк булуын аңлату.
Биредә балаларны бик матур итеп каршы алдылар. "Икмәк" заводы хезмәткәрләре тыгыз эш вакыты булуга карамастан һәрберсе башкарган эше турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Балалар ипи пешерү пичләрен күрделәр, пироглар, өчпомаклар, тортлар пешерү цехларында булып андагы эш барышын күзәттеләр. Бу очрашу тәмле, хуш исле, кайнар ипикәйдән авыз итү белән тәмамланды.
-
"Икмәк - яшәү терәге" 05.11.2013

Эскурсиядәге мизгелләр
-
"Икмәк - яшәү терәге" 05.11.2013

"Икмәк" заводына экскурсия мизгелләре












