муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Хайваннар дөньясында 01.11.2013

Балаларның тышкы билгеләре, үзенчәлекле яшәү рәвешләренә карап кыргый һәм йорт хайваннарын аера һәм күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, алган белемнәрен системалаштыру, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән җәнлекләр төрләре белән таныштыру, хайваннарга карата сак караш, миһербанлык тәрбияләү атналыгында балалар белән берлектә "Урманга сәяхәт", "Кышка әзерлек", "Күпкатлы урман" темаларына эшчәнлекләр оештырылды. Кыргый хайваннарның тормышы чагылдырылган призентацияләр, "Теремкәй" рус халык әкиятенә мультфильм күрсәтелде. Балалар алган белемнәрен үстерешле дидактик, хәрәкәтле уеннар аша ныгытып, кул хезмәте эшчәнлегендә киң чагылдырдылар.
-
Яшь артистлар 25.10.2013 "Рус халкының милли бизәкләре" түгәрәгенә йөрүче балалар җитәкчесе Лилия Ильфировна тырышлыгында "Шалкан" әкияте яңача" исеме астына театральләштергән чара әзерләделәр. Әкият нәни тамашачылар күңеленә хуш килде һәм өлкән яшьтәге әби,бабайларга һәрдаим ярдәмләшеп, булышып торырга кирәклегенә, дус, тату, бердәм булган очракта гына авыр һәм катлаулы эшләрне башкарып чыгып булуына төшенделәр.

-
Йорт хайваннары һәм кошлары 24.10.2013 Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турында күзаллауларны системалаштыру, тышкы билгеләренә, үз-үзләрен тотышына, тавышларына карап таный һәм аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән "Йорт хайваннары һәм кошлары" атналыгында балалар кызыксынып үзләренең нәни дуслары турында хикәя төзеп сөйләделәр, кисеп-ябыштыру, әвәләү, рәсемләүдә иҗади якын килеп, чын күңелдән эшләнгән кул эшләрен әти-әниләргә тәкъдим иттеләр.

-
Яшь мөдирләр семинары 22.10.2013

Бүген Сабаның №1 "Шатлык" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учреҗденияләрендә яңа вазыйфада эшли башлаган мөдирләр өчен семинар-практикум үтте. Аның барышында мөдирләр бакчабыз балалары белән логопед, рус теле тәрбиячесе, инглиз теле түгәрәге җитәкчесе әзерләгән көз темасына багышланган театральләштерелгән, музыкаль, бәйрәм чарасын карадылар.
Семинарда бакчабызның өлкән шәфкать туташы Ә.М. Хабибрахманова "СанПиН" нормаларының үтәлеше турында" дип аталган темага чыгыш ясады.
Соңыннан "Шатлык" балалар бакчасы эшчәнлеге турында мөдиребез Исрафилова М.К. бәйнә-бәйнә сөйләде, эш номенклатурасыбелән таныштырды, эш барышында булган һәр мәсәләгә тукталып мөдирләргә киңәшләрен, теләкләрен җиткерде.
Семинарда катнашкан мәктәпкәчә тәрбия буенча әйдәп баручы белгеч Хасанова Алсу Адгамовна яшь мөдирләргә алар алдында куелган максатлар, таләпләр турында аңлатты һәм эшне бик җаваплы башкарырга кирәклеген ассызыклап үтте.
-
"Минем авылым, минем илем" 18.10.2013

"Минем авылым, минем илем" атналыгында без - уртанчылар төркеме балалары белән үзләре яшәгән авыл, район исемен өйрәндек. Үзләре яши торган урам исемнәрен, ничәнче йортта яшәүләре турында һәрбер бала белән индивидуаль шөгыльләнеп кабатладык.Нинди республикада яшәвебез турында балаларга мәгълүмат бирдек. Картина буенча Татарстанның башкаласы - Казан турында сөйләргә өйрәндек. Рәсем шөгылендә "Авылым өе" темасына рәсем ясадык. "Казан башкалам" дигән альбом ясау өчен рәсемнәр тупладык. Авыл турында шигырьләр өйрәндек.
Рәсемдә: уртанчылар төркеме балалары "Авылым өе" темасына рәсем ясыйлар
-
"Җырлы балачак" бәйгесе 18.10.2013

Район күләмендә үтүче "Җырлы балачак" дип исемләнгән татар халык җырларын һәм балалар җырларын башкаручылар бәйгесендә безнең бакча балалры да катнашты. Бу атнада безгә Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре килеп, музыка җитәкчесе Мустафина Дилбәр Фатыйховна туплаган "Күңелле балачак" ансабле чыгышын карадылар. Ансабль мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылды. Жюрига балалар "Күңелле балачак" дигән балалар җырын башкардылар.
-
Корбан бәйрәме 18.10.2013

Бүген бакчабызда исламда иң олы бәйрәм - Корбан бәйрәме үткәрелде. Балалар барысы да түбәтәй киеп, яулыклар ябып залга җыйналды. Бәйрәм кунагы итеп абыстай Сәкинә апа чакырылды. Ул балаларга әдәп-әхлак турында сөйләде, динебездәге әлеге бәйрәмнең әхәмиятен аңлатты. Соңыннан Сәкинә абыстай илебезгә тынычлык, балаларга, аларның әти-әниләренә исәнлек-саулык, җитәкчеләргә уңышлар теләп догалар кылды. Аңа җавап итеп балалар үзләре белгән догаларны сөйләп күрсәттеләр.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 11.10.2013

10 октябрь көнне бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә белгечләрнең бердәм эшчәнлеге " темасы астында гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта логопед Вәлиева Гөлнара Ринатовна, рус телен өйрәтүче Вафина Лилия Ильфировна, инглиз телен өйрәтүче Аубакирова Гөлназ Альфредовна зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әти-әниләргә күңелле эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Җыелышта махсус чакырылган Сабаның социаль яклау хезмәткәрләре дә катнашты. Алар әти-әниләргә яңача түләү тәртибе турында тәфсилләп аңлаттылар. Бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бакчабызның эшчәнлеге турында әти-әниләрне тирәнтен таныштырды.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 10.10.2013

Гомуми әти-әниләр җыелышында иң элек логопед Вәлиева Гөлнара Ринатовна мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Балаларның сөйләм теле кимчелекләрен бетерү өстендә эшләү алымнары" темасы астында телгә гимнастика ясау алымнарын күрсәттеләр. Шулай ук логопед баланың сөйләме дөрес үсеш алсын өчен нинди күнегүләр һәм бала белән нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйләде.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 10.10.2013

Җыелышта рус телен өйрәтүче Вафина Лилия Ильфировна җитәкчелегендә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Шалкан" әкиятен русча яңачалаштырып әти-әниләр игътибарына тәкъдим иттеләр. Әкият тавыклар биюе, шигырьләр, рус такмаклары белән үрелеп барды.












