муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Универсиада - 2013 башлануга 4 көн калды 03.07.2013

Универсиада - 2013 барлык татарстанлыларны гына түгел, ә җир шарыбызның күпчелек милләт халкын дулкынландырып килә. Якынча 160 тан артык илдән төрле спорт төре спортчылары һәм гомүмән туристлар киләчәк дип көтелә. Башкалабыз Казанда үтәчәк бу истәлекле чарага ( ышанабыз соңгысы түгелдер) без һич тә битараф кала алмыйбыз. "Шатлык" балалар бакчасы биләмәсендәге бер урынны да әлеге тантанага багышларга уйладык. Кызлар олимпия боҗралары ясап, анда чәчәкләр утырттылар, ә төрле ташлардан матур гына ләлә чәчәге формасында җәймә ясадылар. Бакчабыз янныннан үтсәгез күз төшерми китмәгез)).
-
Әкият геройлары сезне көтә 03.07.2013

Бу почмак балаларны бик җәлеп итә. Бакчабызда мондый әкияти персонажлар булу педагогик күзлектән караганда уңай күренеш булса, икенче яктан сабыйларның һәркөн алар белән "күрешеп" китүләре кызыклы вакыйга. Тиздән кызларыбыз утырткан чәчәкләр дә бу урынны каплап алыр дип көтәбез.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыйк 03.07.2013

Балалар бакчаларында эшчәнлек бу атнада юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп, белгәннәрне ныгытуга багышланды. "Шатлык" балалар бакчасы үзенең атналык эшен бик тәфсилләп төзеде. Иң элек әңгәмәләр үткәрелде, "Юл йөрү кагыйдәсен беләсеңме?", "Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек викториналар оештырылды. Әлеге теманы өйрәнүдә бакчабызда оештырылган ПДД га багышланган махсус бәлмә ярдәмгә килә. Анда стендлар, макетлар, әсбаплар кулланып балалрга һәрдаим юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелеп һәм ныгытылып барыла. Бүген исә, бакча биләмәсендәге юл йөрү мәйданчыгында уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән белемнәр практик яктан өйрәнелеп, тагын бер кат искә төшерелде. Балалар үзләре юл билгеләренә таянып юлны төрле транспорт чаралары белән чыктылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Шул ук вакытта балаларны коры җир, су һәм һава транспорт чараларын аера белергә, аларны чагыштырырга, һәр төр транспорт турында күзаллауларын өйрәтүне дәвам итү әмиятле булып кала. Атна ахырында балалар белән юлны күзәтеп ял паркына экскурсиягә бару планлаштырыла.
-
Универсиада безнең күңелләрдә 28.06.2013

"Универсиада - 2013" башланырга 10 көннән азрак вакыт калып бара. Бүген Саба халкы тарихи вакыйгада катнашып Универсиада утын - төп символны безнең район аша үтүен күзәттеләр . Бу чарада безнең коллектив та зәнгәр төскә киенеп катнашты.
-
Шарлар бәйрәме 28.06.2013

Бүген безнең бакчада шарлар бәйрәме булды. Әлеге чара җәйге план нигезендә "Һәрвакыт тынычлык" атналыгы кысаларында үткәрелде. Шарлар белән төрле уеннар, рәсем ясаулар, шарларны төрле елмаюлы итеп йөзләр ясап буяулар, аларның үзенчәлекләрен өйрәнеп үтте бу көн. Соңыннан һәр шарга илебезгә тынычлык теләп, матур сүзләр языпып, шарлар һавага очырылды. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Безнең ЮНИ 28.06.2013

Безнең бакча биләмәсендә хәзер әти-әниләрне, кунакларны Юни каршы ала! Универсиадага багышланган чәчәк аллеясы олимпиада боҗралары белән бизәлгән, алар барысы да Универсиада символы - ләлә чәчәге җәймәсендә урнашкан. Бу күренешләр барлык килгән кешеләрнең дә, балаларның да күңелләренә ятышлы, барыбызны да рухландырып тора. Әлеге матурлыкны ясый башлаганнан бирле ата- аналар: "Һәркөн сездә яңалык күреп китәбез, кәефләрне күтәрәсез"- дип рәхмәтләрен әйтәләр. Узып баручылар да битараф калмый, фотоларга төшерәләр, бик матур дип эшебезгә бәя бирәләр. Игътибар итеп шуны әйтәсебез килә, безнең кояшның хәзер туганнары да барлыкка килгән, аны ничек эшлиләр дип бездән сорашып китәләр, тизрәк без дә ясыйбыз дип ашыгалар. Безнең бу фантазияләребез кемне дә булса шулай рухландырган икән без бик шатбыз! Бу иҗатны барлыкка китерүдә катнашкан һәрбер хезмәткәргә олы рәхмәт! Шулай матурлыкка күмелеп, исән-имин яшәргә язсын!
-
Планетабызны чәчәкләргә төрик! 27.06.2013

"Һәрвакыт тынычлык" атналыгы планы нигезендә бүген бакчабыз балалары чәчәкләр турында сөйләштеләр. Максаты: балаларның чәчәкләр турында белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сойләргә өйрәтү. Чәчәкләр тынычлыкны, матурлыкны билгеләүче символлар булуын аңлату. Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү.Әлеге рәсемдә зурлар төркеме балалары иҗади күмәк эш белән мәшгуль, алар аппликация ысулы белән чәчәкләр болыны ясыйлар.
-
Планетабызны чәчәкләргә төрик! 27.06.2013

Иҗади эшебезнең нәтиҗәсе
-
Бездә әкият дөньясы 26.06.2013

Төрле-төрле әкияти образлар барлыкка килде күмәк эш нәтиҗәсендә. Аккошлар капкадан ук каршы ала.
-
Бездә әкият дөньясы 26.06.2013

Маша һәм аю и балаларның иң яраткан персонажлары, бу урын иң җәлеп иткәне. Әйтерсең лә: "Без мәктәпкә инде әзер" - ди алар.












