Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз! 21.07.2016

Халыкара шахмат көне уңаеннан үткәрелгән ярышларда мәктәбебездән башлангыч сыйныф укучылары - Шәймуллин Булат, Ярмиев Рәлиф, Әхмәтова Азалия һәм җитәкчеләре – Шакирова Марсилә Мәҗит кызы катнашты. Укучылар барлык көчләрен куеп уйнап, уңышлы чыгыш ясадылар. Ә Марсилә Мәҗитовна - II призлы урынга лаек булды. Җиңүчене чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.
-
II урын - бездә! 21.07.2016

-
20 июля - Международный день шахмат 20.07.2016

-
Дару үләннәре җыябыз 20.07.2016

-
Сәләтлеләр "Сәләт"тән кайтты 19.07.2016

-
Мәктәбебезне чәчәклекләр бизәп тора 18.07.2016

-
Кышка әзерлек җәйдән башлана 15.07.2016

Мәктәбебез бакчасы-муллык чыганагы. Анда үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешекчеләребез ел буе тәмле-тәмле ризыклар әзерлиләр. Бу көннәрдә бакчабызда карлыган уңышы җыела. Җыелган карлыган, кышкы чорда үзебезгә витамин чыганагы булачак.
-
ТВОЯ-РОССИЯ.РФ 14.07.2016

Уважаемые родители, коллеги и ученики! Проголосуйте за изображение символов Казани на новых купюрах номиналом 200 и 2000 рублей на сайте ТВОЯ-РОССИЯ.РФ
-
Яшь журналистлар каләм чарлый 04.07.2016
XXI Республика “Алтын каләм” фестиваленең финал өлеше 27 июнь – 1 июль көннәрендә “Регина” кунакханәләр комплексында үтте.Яшь журналистларның осталыкларын арттыру уңаеннан төзелгән программа бик күп күренекле шәхесләр белән очрашырга һәм аларның киңәшләрен, нәсихәтләрен тыңларга мөмкинлекләр бирде. Мастер-класс һәм очрашуларда булган кешеләр исемлегендә Казан Федераль Университеты татар журналистикасы бүлеге мөдире Гарифуллин Васил Заһит улы, Лия Заһидуллина, Миләүшә Айтуганова, Айзат Шәймарданов, Эльмира Кәлимуллина, Фаил Гыймадов, Марсель Зарипов, Роман Баканов, Артур Мусин, Роман Серебряный, Леонид Толчинский һәм башкалар бар иде.Бу фестивальдә безнең мәктәбебездән VI сыйныф укучысы Галиева Гөлинә катнашты. Гөлинә үзенең тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты:- Мин бу фестивальгә барырмын дип, һич тә уйламаган идем. «Алтын каләм» бәйгесенең соңгы турына чакыру алгач, аптырап калдым. Бу елда конкурс аеруча көчле үтте, чөнки күп каләмчеләр бу фестивальдә инде икенче, өченче мәртәбә катнашып, күп тәҗрибә туплаганнар. Фестивальгә мин журналист һөнәренең нечкәлекләре белән танышу һәм үземне сынап карау максаты белән бардым. Биш көн барган бәйге каләмчеләргә үзләрен чын журналист итеп хис итәргә ярдәм итте. Фестивальдә катнашучылар татар матбугаты, рус матбугаты, телевидение, радио, дизайн, PR юнәлешләре буенча бүленеп көч сынашты. Һәр юнәлеш өчен аерым төстә футболкалар бирелгән иде. Без, ягъни татар матбугатчылары , “яшелләр” буларак танылдык. Биш көн эчендә берничә газета чыгардык, язмалар иҗат иттек, күп тәҗрибә тупладык, яңа дуслар таптык. Казан шәһәре буйлап үткәрелгән экскурсия дә бик мавыктыргыч булды.Фестивальдә катнашу миңа бик ошады. Алдагы елларда активрак катнашсак иде. Барыгызга да уңышлар телим! -
"Сәләт"тә күңелле 01.07.2016
“Кояшкай” лагеренда “Сәләт-Саба” аланы эшли башлады. Мәктәбебезнең иң тырыш, иң актив кызлары – Габделхакова Айгөл һәм Мирзагаләмова Диләрә, бу сменага бик теләп киттеләр. Хәзерге вакытта алар Биләрдә узачак халыкара форумга әзерләнәләр: сөрәннәр әйтәләр, күмәк биюләр өйрәнәләр. Шулай ук экология, математика, җәмгыять белеме, инглиз теле, немец теле һәм тарих фәннәреннән үткәрелгән дәресләрдә катнашалар. Укучыларга лагерь бик ошый. Күңелле ял итеп, күп дуслар табып, көч туплап кайтыгыз, кызлар!











