Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Без - Тукайлы балачактан" 27.05.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Без – Тукайлы балачактан” дип исемләнгән районкүләм рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Галимҗанов Ризат бу бәйгедә III нче призлы урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде. Молодец, Ризат!
-
"Без - Тукайлы балачактан" 27.05.2016

“Без – Тукайлы балачактан” дип исемләнгән рәсем конкурсында актив катнашып, сертификатка ия булган 4 нче сыйныф укучысы – Шәймуллин Булат.
-
Сынауларда сынатмыйк! 27.05.2016
9 нчы сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башланды. 26 нчы май көнне алар информатика, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белеме фәннәреннән имтихан тапшырдылар. -
Соңгы кыңгырау 26.05.2016
Тәүге звонок белем ачкычларынБалаларның бирә кулына.Соңгы звонок башлап алып чыгаҺәр яшьлекне тормыш юлына.25 нче май көнне, Саба районы Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бәйрәмебезнең күрке булып саналган 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары мөсткәкыйль тормышка, олы юлга аяк басалар. Йөзләрендәге елмаю, тик шул ук вакытта күз яшьләрен күрү – йөрәкне әрнетә. Һәммәсе дә хәтерлидер, әле кайчан гына алар шушы белем йортына беренче адымнарын ясаганнар иде. Ә бүген алар хәтерләрен яңартып, ихлас күңелдән яраткан укытучыларына рәхмәт әйтеп, җылы сүзләрен, мәхәббәтләрен белдерергә җыелганнар. Күзләреннән күренә: китәселәре килми. Ниндидер сихри көч аларны кире мәктәпкә тартып тора. Балалары өчен төннәрен йокламыйча, янып – көеп, сөенеп яшәгән әти - әниләр дә тоя бу көчне.Бәйрәмне мәктәбебез директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоат улы ачып җибәргәч, сүз 9 нчы сыйныф укучыларына бирелде. Алар чыгышларында мәктәп коллективына эчкерсез рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәмебезне 11 нче сыйныф укучылары дәвам итте. Укучыларны бәйрәм белән котларга районыбыз вәкилләре дә килгән иде. Район башкарма комитетыннан Котдусов Илнур Илдус улы укучыларга чын күңеленнән эчкерсез теләкләрен җиткерде. Республика олимпиадасында татар теле фәненнән җиңу яулаган 11нче сыйныф укучысы Зәйнагиева Зәлинәгә мактау грамотасы тапшырды. Чиратта, башка кунаклар да укучыларга якты, өметле киләчәк, ак юллар теләп калдылар.Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган кешеләр, әлбәттә, укытучылар. Ничә ел буена белем биргән, яхшы тәрбия биреп кеше иткән укытучыларына рәхмәтләре чиксез иде. укучыларның.Кичә ахырына якынлашты, соңгы кыңгырау чыңлады. 11 нче сыйныф укучылары кыңгырау чыңы астында, соңгы дәрескә керделәр...Укучылар! Сезне барыбыз исеменнән дә шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәктә озын гомер, иң мөһиме – сәламәтлек, имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, теләгән уку йортларына керүегезне теләп калабыз. Кайда гына булсагыз да, һәрчак кеше булып калыгыз, кеше булып калыгыз!Галимҗанова Рәфидә, 10 нчы сыйныф укучысы. -
Бәйрәм белән! 25.05.2016
Хөрмәтле укытучылар коллективы, кадерле укучылар! Сезне чын күңелебездән шатлыклы да, бераз моңсу да булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда чиксез бәхет – шатлыклар, сәламәтлек, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез. Ә 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булып калуларын теләп калабыз. Ак юллар сезгә, укучылар!Зур юлларга озатып кала,Мәктәп кыңгыраулары.Еллар аша озатып барыр,Соңгы яңгыраулары.Алда юллар, алда еллар,Зур сынаулар көтәләр.Кыңгыраулы хыялларың,Киләчәккә илтәләр.Алдамасын сине чорның,Тышкы ялтыраулары,Адаштырмый әйдәп барсын,Күңел кыңгыраулары.Һәр чорның үз кыңгыравы,Чыңласын юлларыңда.Аларның ничек чыңлавы,Синең үз кулларыңда.Зур юлларга дәшә бүген,Тәүге кыңгырауларың.Күңелеңдә гел чыңласын,Көмеш яңгыраулары. -
ЧЫГАРЫЛЫШ - 2016 25.05.2016

-
ЧАКЫРУ 24.05.2016

25 нче май көнне барлык гомумбелем бирү йортларында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Безнең мәктәбебездә бу тантаналы кичә 9.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Уку елы тәмамлана 24.05.2016

Уку елы тәмамлана..." Чебешләрне көзен саныйлар”, дисәләр дә, мәгариф системасында эшкә нәтиҗәне яз көне ясыйлар. 2015-2016 нчы уку елын йомгакларга да санаулы гына көннәр калып бара.1,9,11 нче сыйныф укучылары өчен 25 нче май - соңгы уку көне, ә 2-8, 10 нчы сыйныфлар 31 нче майда уку елына нокта куячаклар. Бу көннәрдә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары өчен кызу эш бара. 9,11 нче сыйныфлар ДЙА һәм БДИ га әзерләнәләр. Калган укучылар күчеш контроль эшләре эшлиләр, зачетлар тапшыралар. Бакчада орлык чәчү, җир әзерләү, җыештыру һ.б. эшләр башкарыла.
-
Тимурчылар 23.05.2016

Бүген 7 нче сыйныф укучылары Шәрәфиева Мәрьям апага тимурчылыкка бардылар. Алар аңа йорт эшләрендә булыштылар.
-
Чәчәклекләр ясыйбыз 23.05.2016

Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Шунлыктан, иртә яздан ук мәктәбебездә чәчәк үсентеләре үстерелә башлый. Хәзерге вакытта бакчада чәчәклекләр ясау эше бара. Ә үсентеләр, чәчәклекләргә утыртканны көтәләр...











