Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
19 нчы май - Пионерия туган көн 19.05.2016

19 нчы май – һәр кеше күңеленә Пионерия туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап, ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши... Кемдер үзенең балачагын муенындагы кызыл галстугы белән хәтерли, ә кемгәдер пионер быргысы чакыруы бөтенләй таныш түгел. Кайчандыр шаулап - гөрләп яшәгән Пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буын да бер урында таптанып тормый. Татарстан укучыларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Кыскасы, һәр бала ниндидер эш белән шөгыльләнергә, тормышын кызыклырак итәргә тырыша: эзләнә, таба, куллана. 18 нче май көнне Арташ авылының гүзәл урман аланында, Пионерия туган көненә багышланган слет узды. Бирегә районыбызның 22 балалар оешмасыннан иң актив, сәләтле, иҗади эзтабар һәм варислары, педагог - оештыручылар җыйналды. Слетта балалар оешмаларының еллык эшчәнлегенә йомгак ясалып, ел дәвамында иҗади конкурсларда җиңү яулаган, актив катнашкан укучыларга Грамоталар тапшырылды. Укучылар өчен күңелле спорт уеннары оештырылды.
-
Котлыйбыз! 19.05.2016

18 нче май көнне район мәдәният йортында фән олимпиадаларында район һәм республика күләмендә призлы урын алган укучыларны һәм "Ел укытучысы - 2016" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Тантанага шулай ук укучыларның әти – әниләре һәм олимпиадаларга әзерләгән укытучылары чакырылган иде. Безнең мәктәптән бу тантанада татар теле фәненнән республика күләмендә призлы урын яулаган 11 нче сыйныф укучысы Зәйнагиева Зәлинә, “Ел укытучысы - 2016” конкурсы җиңүчеләре - Гафиятова Гөлүсә Айрат кызы, Файзыханова Айсылу Ильяс кызы, Халиков Рамил Рафис улы катнашты. Җиңүчеләрне чын күңелебездән җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез. Без сезнең белән горурланабыз!
-
19 нчы май - Татарстан матбугаты көне 19.05.2016

1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм, Петербург шәһәренә барып тоташа. 1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы “Нур”ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләп үтелә.
-
Татар теленнән мониторинг тикшерү эше 18.05.2016

Бүген 11 нче сыйныф укучылары урта гомуми белем курсы буенча, татар теленнән мониторинг тикшерү эше (сочинение элементлары белән изложение) яздылар.
-
Бөтенрәсәй тикшерү эшләре дәвам итә 17.05.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бөтенрәсәй тикшерү эше эшләделәр.
-
17 нче май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 16.05.2016

17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Ышаныч телефонының төп бурычы – балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан сабыйларны яклау, аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү. Балалар ышаныч телефонында махсус укытылган белгечләр – психологлар эшли. Анда һәр кеше, шул исәптән ата-аналар, олылар да шылтырата ала. Исем-фамилияңне, адресыңны, бүтән мәгълүматларыңны атамасаң да була. Ышаныч телефоны аноним һәм бушлай ярдәм күрсәтә. Четерекле хәлгә юлыккансың икән – шалтырат! Балалар ышаныч телефонының номеры – 8-800-2000-122.
-
"Инициатива - 2016" фестивале 16.05.2016
12 -15 нче май көннәрендә "Костер" балаларны сәламәтләндерү һәм тәрбия бирү лагеренда "Инициатива - 2016" фестивале узды. Анда Саба районыннан Явлаштау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Габделхакова Айгөл балалар район Думасы спикеры буларак катнашты. Фестиваль кысаларында "Иң шәп әйдаман", "Актив года", "Я - гражданин России" конкурсларының финал этабы үтте. Әлеге бәйгедә үз районнарында уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булган укучылар көч сынашты. 13 нче май көнне "Иң шәп әйдаман" конкурсы финалистлары Татарстан Варислар Берлеге активистлары өчен төрледән - төрле кызыклы һәм файдалы квестлар, мастер - класслар үткәрде. 14 нче май көнне 2016-2017 нче уку елында тормышка ашырылачак проектлар белән таныштыру максатыннан, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Лариса Олеговна Сулима белән берлектә эшлекле очрашу булып узды. Фестиваль активистлар өчен генә түгел, ә аларны озатып килгән укытучылар өчен дә файдалы һәм мавыктыргыч узды.А.А.Габделхакова. -
Марафон «Доверься! Скажи, о чем молчишь». 16.05.2016
17 мая 2016 года с 10.00 до 14.00 по московскому времени Фонд поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации, проводит общероссийский марафон «Скажи, о чем молчишь». Его цель – повышение узнаваемости детского телефона доверия, а также повышения уровня доверия к телефону среди детей и подростков как услуге экстренной психологической помощи в конфликтных ситуациях, при стрессах, межличностных проблемах. -
15 мая - Международный день семьи 15.05.2016
С Днем семьи!Что может быть семьи дороже?Теплом встречает отчий дом,Здесь ждут тебя всегда с любовью,И провожают в путь с добром!Любите! И цените счастье!Оно рождается в семье,Что может быть ее дорожеНа этой сказочной земле! -
Җәйге спартакиада - 2016 14.05.2016

14 нче май көнне укучылар җәйге спартакиадасының район туры үтте. Ярышларда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Мишәбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Шакирова Айзилә 30 м.лы дистанциягә йөгерү буенча II урынны яулады. Котлыйбыз, Айзилә!











