Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Ремонт дәвам итә 08.04.2016

Мәктәбебездә ремонт эшләре тулы көченә бара. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча яңага алмаштырылды. Ашханәбезне заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртәләр. Ә тышкы эшләр инде төгәлләнеп килә.
-
7 апреля - Всемирный день ЗДОРОВЬЯ 07.04.2016

-
Квест - уен 07.04.2016

6 нчы апрель көнне Саба гимназиясендә М.Твенның "Том Сойер маҗаралары" әсәре буенча квест - уен үткәрелде. Уен чын мәгънәсендә мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Мәктәбебезнең V сыйныф укучылары Яруллина Азалия һәм Минкәбиров Айзат бу уенда актив катнашып, грамота һәм сертификат белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Ата - аналар җыелышы 05.04.2016

4 нче апрель көнне мәктәбебездә ата - аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибе буенча мәктәп директоры З.Ф.Гибадуллинның чыгышыннан соң, авылыбыз фельдшеры Р.С.Валиева туберкулез, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм аларга каршы профилактика чаралары турында сөйләде. III чирек нәтиҗәләре турында укыту эшләре буенча директор урынбасары З.Р.Шакирова, мәктәптә тәрбия эшенең торышы турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Н.Шиһабиевалар чыгыш ясады. Соңыннан җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
-
3 апреля - День Геолога 03.04.2016

-
Балалар китабы - сихри бер дөнья. 2 нче апрель - Халыкара Балалар китабы көне. 02.04.2016

2 апрель – Халыкара Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, Дания әкиятчесе - Ганс Христиан Андерсен (02.04.1805) белән бәйле. Балалар китабы көне 1967 нче елдан бирле, әкиятченең туган көнендә билгеләп үтелә. Әкият остасының әсәрләре дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Һәркем балачактан ук Г.Х.Андерсен әсәрләре белән яхшы таныш. Аның геройлары артык кыю да, батыр да булмавы, киң күңеллелеге, усаллыгы, шул ук вакытта саф йөрәкле, талантлы булулары белән дә аерылып тора. Шуңа да аның әсәрләре дөнья балалары тарафыннан бүген дә зур популярлык белән яратып укыла.
-
Чисталык икеайлыгы 02.04.2016

Әйләнә - тирәбезнең чисталыгы, матурлыгы үзебездән тора. 1 нче апрельдән республикада санитар - экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шул максаттан, сыйныф сәгатьләрендә укучылар белән әңгәмәләр, җыеннар үткәрелә. Педагог - оештыручы Ахатова Тәгъзимә Айрат кызы III сыйныф укучылары белән чисталык темасына җыен уздырды.Соңыннан алар, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган мемориал тирәсен чистарттылар.
-
Кошлар - канатлы дусларыбыз! 01.04.2016

Кышның салкын бураннары үтә
Менә кабат җиргә язлар җитә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.
Җылы яктан очып кайтырлар
Көзен киткән кошлар, кошкайлар.
Җырлый-җырлый оя сайларлар
Безнең якын дускайлар!
Ел яздан башлана. Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала.Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып, тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына, яз үзенең тулы хокукын ала кебек.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела һәм Халыкара “Кошлар көне” билгеләп үтелә башлый. Ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап “Кошлар көне”н үткәрү традициягә кергән. Шул уңайдан һәр елны мәктәбебездә “Кошлар көне” билгеләп үтелә. Быел ул КВН формасында үтте.
-
С днем Смеха! 01.04.2016

С днем смеха вас сердечно поздравляем!
И пусть сегодня ждет лишь радость всех!
В день первого апреля вам желаем
Веселья, шуток, смеха звонче всех!
-
Татарстан варислар берлегенең чираттагы утырышы 31.03.2016
28-30 нчы март көннәрендә "Костер" сәламәтләндерү лагерында (оздоровительно-образовательный лагерь) Татарстан варислар берлегенең чираттагы утырышы булып узды. Әлеге утырышта Саба муниципаль районының балалар Думасы спикеры - Явлаштау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Габдулхакова Айгөл катнашты. Язгы смена дәвамында төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар, кызыклы акциялар, мавыктыргыч квестлар булып узды. Һәр районнан килгән укучыга Татарстан варислар берлеге символы төшкән футболка бирелде. 30 нчы март иртәсендә активистлар, әлеге сменадан тулысынча канәгать булып, өйләренә таралыштылар.











