Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Чиста бакча" операциясе 30.06.2016

Бүген мәктәпкүләм "Чиста бакча" операциясе үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр түтәлләрдәге, чәчәклекләрдәге чүпләрне утадылар, су сиптеләр. Бакчабыз чистарып, матурланып калды.
-
28 июня - День молодежи 28.06.2016

-
ЧЫГАРЫЛЫШ - 2016 27.06.2016
26 нчы июнь көнне мәктәбебездә “Чыгарылыш кичәсе” булып үтте. 11 нче сыйныф укучыларын котларга мәктәп администрациясе, укытучылар һәм укучыларның әти – әниләре килгән иде. Алар укучыларны аттестат алулары белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.Кадерле укучылар! Менә бүген сез мәктәп белән аерылгысыз булган балалык чорына, үсмер елларыгызга йомгак ясыйсыз. Унбер ел буена куйган тырыш хезмәтегезнең җимешләрен җыясыз. Сезне шушы чорны лаеклы үтүегез белән, кулларыгызга өлгергәнлек аттестаты алуыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз.Сезне киләчәктә зур юллар көтә. Кайларда гына йөрсәгез дә, ниләр белән генә шөгыльләнсәгез дә, Кеше дигән олы исемгә тап төшермәгез.Тормыш ваклыклары, язмыш кытыршылыклары сезнең күңелләрегезне каралтмасын. Корган планнарыгыз, уй -теләкләрегез, кылган гамәлләрегез һәрвакыт изге булсын. Хәерле, изге юллар сезгә, укучылар!Канат ярган нәни кошлар сыманТалпынасыз очып китәргә,Яшьтән күңелегезне җилкендергәнХыялларны чынлык итәргә.Аерыласыз сөйгән мәктәп беләнГомерегезнең алсу таңында.Хәерле юл теләп озатабызАк чәчәктәй тормыш язына. -
26 июня - Международный день борьбы с наркоманией 26.06.2016

-
Котлыйбыз! 25.06.2016
24 нче июнь көнне мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы булып узды.Кадерле укучылар! Сезне чын күңелебездән аттестат алуыгыз белән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда чиксез бәхет-шатлыклар, укуыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. -
Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләренә киңәшләр 25.06.2016
Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек аттестатлары тотып, үзләре сайлаган һөнәрләр буенча белгечлек алырга дип, югары уку йортларына юл тотар.Хөрмәтле әти –әниләр! Балагыз нинди дә булса белгечлек сайлаганда, киңәш бирер алдыннан, беренче чиратта, аның нәрсәгә сәләтле булуына һәм тартылуына игътибар итегез. Әгәр башкарган эше кызык түгел, көченнән килми яки аңа аны мәҗбүриләп такканнар икән, бу кеше зур уңышларга ирешә алмаячак.Бүген бик абруйлы саналган һөнәрнең дә тагын 5-6 елдан дәрәҗәсе бөтенләй төшәргә, рейтинг баскычының ахыргы өлешендә калырга мөмкин.Шуны истән чыгармагыз: балагыз сезнең теләкләрне генә үтәп йөрү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен дөньяга килмәгән. Әгәр сез яшьлегегездә ниндидер югары уку йортына кереп укый алмагансыз икән, моны бала эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Әгәр югары белем алгансыз икән, улыгыз яки кызыгыз, нәкъ менә сезнең юлдан китәргә тиеш дип уйлау, шулай ук зур ялгышлык.Югары уку йорты дипломы, һичшиксез, эш табу мөмкинлеге, югары хезмәт хакы гарантияли дип уйлап та хаталанмагыз. Кайда да эшен яратып, белеп башкаручыга, башы эшләгән, яхшы холыклы, сау-сәламәт кешегә өстенлек бирәләр.Балагызга ышаныгыз, һөнәр сайлаганда ярдәм итәсегез килә икән, үзегезне таләпчән укытучы кебек тотмагыз, якын дус булыгыз. Улыгыз яки кызыгыз ялгышлык эшләгән кебек тоелса да, юл кую дөресрәк булмас микән? Бу – ул сайлаган һөнәр, аның тормышы. Үзе абынган еламас, диләр. Әлеге гамәле өчен ул үзе җавап бирәчәк, хатаны да үзе төзәтәчәк. Сезнең киңәшне тотып ялгыштым, дип гомер буе үкенерлек булмасын! -
Ял белән уку бергә 23.06.2016

Укучыларыбыз уку елы дәвамында төрле олимпиадаларда бик теләп катнаштылар. Казан Федераль Университеты үткәргән олимпиадада катнашып, биология фәненнән югары нәтиҗәгә ирешкән 10 нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинова Илсинә, бүгенге көндә университет каршында югары сыйныф укучылары өчен оештырылган “Квант” мәктәп - лагеренда ял итә. Алар ял белән беррәттән укуны да онытып бетермиләр. Төрле практик конференцияләрдә, очрашуларда катнашалар, лекцияләр тыңлыйлар. Күңелле яллар сиңа, Илсинә!
-
22 июня - День памяти и скорби 22.06.2016
Вечный огонь – это пламя Победы.Но в нем есть другая еще сторона –Дата начала действий военных,День скорби о тех, кто ушел навсегда.И пусть в тишине минуты молчанья,Наше «спасибо» до них долетит.Годы для памяти – не расстоянья.Вечно признательны. Помним. Скорбим. -
Су кергәндә сак булыгыз! 21.06.2016
Челлә. Урамда түзеп тора алмаслык кызу. Ирексездән күләгәле урынга качасы килә. Эссе көннәрдә елга-күл буйларында су коену, кызыну үзе бер рәхәт. Кызганыч, кайберәүләр, белә торып та, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен боза. Шул сәбәпле, еш кына аяныч хәлләр килеп чыга. Күңелсез статистика да куркытмый аларны.Шул исәптән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртә. Иминлек таләпләрен санга сукмау - еш кына аянычлы төгәлләнә бит.Искәрмә!Таныш булмаган сулыкларда су коенырга ярамый! Балалар өлкәннәр күзәтүеннән башка коенырга тиеш түгел! -
ЕГЭ по химии и физике 20.06.2016












