Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Әвәләү шөгыле. 25.01.2018

Зурлар төркеме балалары әвәләү шөгылендә җылы якта яшәүче хайваннар турында сөйләштеләр. "Чунга-чанга" җыры балаларның кәефләрен күтәрергә, җылы яктагы үсемлекләр һәм җәнлекләр турында күбрәк белү теләген уятырга булышты.Аларга маймыллар турында сөйләшү бик ошады, шунлыктан балалар маймыл әвәләргә уйладылар. Маймылның банан яратканын белеп алар үзләре әвәләгән маймылны банан белән сыйлап та алдылар.
-
"Җырлыйбыз да биибез..." 23.01.2018

Кечкенәләр төркемендә музыка шөгыле күңелле hәм мавыктыргыч уза. Музыка астында атлап йөрү, бию хәрәкәтләре өйрәнү, кушылып җырлау белән рәттән музыка коралларын тотып карап уйнарга өйрәнәләр балалар. Бүген кашыклар белән уйнау бигрәк ошады балаларга.
-
Зурлар төркемендә математика шөгыле. 23.01.2018

Буген математика шөгылендә балалар 0 һәм 7 саны белән таныштылар. Ә "Кайтаваз" уены алалрга 0-7 саннарын истә калдырырга һәм игътибарлырак булырга кирәклегенә төшенергә булышты.
-
Рус теле шөгыле. 23.01.2018

Бүген зурлар төркеме балалары рус теле шөгылендә "Кыргый хайваннар" дигән бүлекне өйрәнә башладылар.Алар кышкы урманга экскурсиягә барып куян һәм төлке белән очраштылар.Аларның ничек кышлауларын белделәр һәм эзләреннән танырга өйрәнделәр.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт... 22.01.2018

Безнең бакча балалары һәр иртәне зарядка ясаудан башлап җибәрәләр.Күңелле музыка астында зарядка ясау балаларга бик ошый.
-
"Юлда дөрес йөр!" 19.01.2018

Прогулкага чыккач юл билгеләрен кабатлыйбыз һәм юл аша тиешле урыннан гына чыгарга кирәклеген беләбез.
-
"Кошларны сыйлыйбыз". 17.01.2018

Кыш җиттеме, кошлар өчен,
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
"Рәхим итеп, ашагыз!"
-
Без бүген-бассейнда. 15.01.2018

Без бүген бассейнга бардык. Безне анда тренер Таңсылу Махмутовна каршы алды. Бассейнга кергәнче һәм кергәч үтәләчәк кагыйдәләр, тәртипләр белән таныштырды. Безгә бассейнда бик ошады.
-
Ашагыз, кошкайларым! 14.01.2018

Кыш көне бездә кышлаучы кошларга азык табу кыен булганлыгын балаларның тагын бер кат исләренә төшереп, бергәләп җим салып кошларны сөендерергә булдык.
-
Зурлар төркемендә рәсем шөгыле. 12.01.2018

Буген зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә кышкы уеннар турында сөйләштеләр. Алар үзләре яраткан кышкы уенны чагылдырып "Кышкы уеннар" дигән сюжетлы рәсем ясадылар. Башта алар кечкенә әңгәмә кордылар,ә аннан тау, кеше рәсемен ясау тәртибе белән таныштылар. Шөгыльнең практик өлешендә алар үзләрен сурәртәп рәсемне ясап та куйдылар.









