Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
"Ел тәрбиячесе - 2018" конкурсы. 04.12.2017

Районыбызда һәр елны үткәрелеп баручы "Ел тәрбиячесе-2018" конкурсы быел да башланып китте. Безнең бакчадан коллегабыз - тәрбияче Шәкүрова Чулпан Нуриәхмәт кызы район үзәгендәге "Балачак" балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары белән рус теленнән "Моя семья" дигән тема буенча шөгыль күрсәтте.Ул балаларны кызыксындыра алу белән бер рәттән куелган бурычларына да иреште,үзенең эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
-
Яңа ел уенчыклары. 01.12.2017

Зурлар төркеме балалары чыршы бизәү өчен төсле кәгазьдән фонарик уенчыклар ясадылар. Башта алар кыш фасылы турында кечкенә әңгәмә кордылар, аннан, кыш турында шигырь тыңладылар, үзләренең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган Яңа ел бәйрәме якынлашуын искә төшерделәр. Аннан, әзер уенчыкны карап аны ясау алымы белән таныштылар. Узләре ясаган фонарикларны гирляндага җыеп бүлмәгә элеп тә куйдылар.
-
Мәйданчыгыбыз матурланды. 29.11.2017

Балаларыбызны сөендереп, бакчабыз мәйданчыгы яңа җиһазлар белән тулыландырды. Балаларны сөендергән өчен, барлык җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Әниләр бәйрәме. 24.11.2017

В средней группе прошёл Мамин праздник.Дети рассказали стишки мамам,пели песни и танцевали современный флешмоб. Ведь мама слово самое дорогое слово на свете.Мамам очень понравилос как их дети выступали.
-
Без-нәни патшалар һәм патшабикәләр. 24.11.2017

Бүген зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә төрле патшалыкларның патшаларына һәм патшабикәләренә таҗлар ясадылар. Алар башта баш киемнәренең төрләрен атадылар, аларны төркемнәргә бүлделәр. Нинди баш киеме кайсы очракта кулланылуын әйтеп бирделәр. Ә үзләре таҗлар ясап, таҗларны үз фантазияләре буенча бизәделәр. Нәтиҗәдә күп төрле патшалыклар өчен таҗлар килеп чыкты.
-
Бәйрәм мизгелләре. 24.11.2017

Бу бәйрәмне зурлар төркеме балалары бик көтеп алдылар. Чөнки алар үзләренең яраткан әниләрен бик тә сөендерәселәре килде. Балалар бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр. Әниләренә багышлап җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Чын йөрәктән!" 23.11.2017

Тиздән бик тизән балаларның көтеп алган бәйрәмнәренең берсе - "Әниләр көне" җитә. Шунлыктан зурлар төркеме балалары үзләренең яраткан әниләренә бик тырышып бүләк ясадылар. Алар ясаган бу чәчәкләр әниләр өчен иң кадерле бүләк булыр дип ышанасы килә.
-
Кружок ПДД 21.11.2017

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре түгәрәгендә, юл билгеләрен өйрәндек. Юл аша чыкканда игътибарлы булырга, билгеле урыннан гына зебра аша чыгарга кирәклеген искә төшердек. Юл билгесе булмаган урында юл аша чыкканда башта сул якка, аннары уң якка карап, машина килмәгәнгә ышангач кына, юл аша чыгарга кирәклеген өйрәндек.
-
Әниемә бүләккә... 21.11.2017

Тиздән "Әниләр көне" бәйрәме уңаеннан зурлар төркеме балалары әниләренә үз куллары белән китапчык ясап бирергә уйладылар. Китапчыкны алар "Әнием" дип атадылар. Китапның беренче битенә әниләренә бәйрәмгә нәрсә бүләк итәргә теләүләре, ә икенче битендә нинди тәмле әйбер пешереп сыйлаячаклары, өченче битендә әниләренең портретын ясап куйдылар.
-
Юлда булсан бул өлгер... 21.11.2017

Зурлар төркемендә сөйләм үстерү шөгылендә «Машина йөртүче һәм җәяүлене кисәтүче куркынычсызлык билгеләре» дигән тема өйрәнелде.Бу шөгыль атна темасын да яктыртучы тема булды.Теманың бурычлары:1. Балаларда урамда, җәмәгать транспортында, торак зонасында үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.2. Юлларда күзәтүчәнлекне, фикерләү мөстәкыйльлеген,игътибарлылыкны үстерү.3. Юл билгеләрен аера белү, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү иде.
Балалар шөгыль барышында үзләренә күп кирәкле мәгълүмат алдылар. Алар "ПДД" дип аталган лэпбуктагы материаллар белән таныштылар. "Серле китап" дип аталган юл йөрү кагыйдәләрен чагылдыручы китаптан "Куян гаиләсе маҗаралары" турында әкият тә тыңладылар. Шөгыль бик кызыклы һәм файдалы үтте.









